Балаларга ничә яшьтән шоколад ашатырга ярый?
Бу мәсьәләдә төрле ил галимнәренең фикере туры килә.
Россия һәм Америка педиатрлары фикеренчә, балаларга ике яшьтән соң шоколад ашатырга ярый. Бөекбритания табиблары исә шоколадны 4 яшьтән соң бирергә кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Шоколадта шикәр, туендырылган майлар күп була, бу исә кариес һәм артык авырлык барлыкка килүгә китерә.
Нәни балаларга көненә 40 граммнан артык шоколад ярамый, ә олы кешеләргә иң күбе 60 грамм шоколад ашарга ярый, диелә бу хәбәрдә.