«Балаларга, мине акула тешләде, дип әйтәм»: кул-аякларын югалткан кешеләр ничек яши
Аяксыз калу – хөкем карары түгел, ә тормышның бер өлеше. Чаллыда яшәүче Александр Сизов һәм Виталий Гришин (соңгы геройның үтенече буенча исем һәм фамилиясе үзгәртелде) аякларын югалтуны шулай кабул итә. Өстәвенә, заманча протезлар белән инвалидлыкны тоймый да башлыйсың, диләр.
«Протез кигәннән соң тимераякта шуарга өйрәндем»
– Өч балам өчен минем бер хикәям бар: диңгездә йөзгәндә аягымны акула тешләде, тимер аяк кияргә туры килде, дим. Улларым һәм кызым бу хикәя белән горурлана. Хатыным кайчак минем шундый үзенчәлегем барлыгын оныта да, йокларга ятканда гына искә төшерә. Протезны сала башлагач: «Әй, оныттым», – ди, – дип сөйли Александр Сизов.
Чынлыкта, мин балтыр өлешенә кадәр аягымны 20 ел элек Сургут шәһәрендә булган авариядә югалттым. Кыш көне трассада безнең автомобиль шуып китте, каршыдан килүче машина мин утырган пассажир ягына килеп бәрелде. Аягым кысылып калды, мин капот өстенә чыгып очтым, аягым шунда өзелде. Дуслар каеш белән жгут салдылар, бинт белән бәйләп куйдылар. Соңрак табиблар могҗиза белән исән калуымны әйтте. 2 литр кан югалткан идем. Операциядән соң 1 тәүлек реанимациядә калдым, хатыным янымда иде. 2 атнадан соң хастаханәдән чыгардылар.
Фантомлы авыртулар барлыкка килде. Авырту тизарада бетәргә яки ярты сәгать дәвам итәргә мөмкин. Руль артында барганда, йокларга ятканда, балалар белән йөргәндә авырта башларга мөмкин. Хәзер миңа 33 яшь, мин инде 13 ел шушы авыртулар белән яшим.
Депрессия булмады, реанимациядә аңыма килгәч һәм аягымның бер өлеше юклыгын күргәч, төшенкелек булды. Ләкин бу – кыска вакытлы. Кайчагында йөгергәнем, куышлы уйнаганнарым искә төшә. Бүген болай булдыра алмаячагымны аңлыйм.
Протезны үзләштерү өчен 1 атнадан артык вакыт кирәк булды. Бүген протезлау бик алга китте – чиратлар юк, чөнки электрон сертификат барлыкка килде, аның ярдәмендә үзеңә кирәкле протезны һәм инвалидлык вакытында кирәк булган бөтен нәрсәне сайлый аласың. Процедураны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша узасың. Барысын да дәүләт түли. Минем соңгы протез 600 мең сумга төште.
Егылудан курку беркайчан да булмады, киресенчә, протезны мөмкин кадәр тизрәк үзләштерергә тырыштым, чөнки минем улым һәм тормыш иптәшем бар иде, аларны тәэмин итәргә кирәк иде. Мин хатын-кыз җилкәсендә утыручы ирләрдән түгел. Башкортстанда мерчандайзер булып урнашкан беренче эшемә мине теләр-теләмәс кенә алдылар. Тупланган тәҗрибә ярдәм итте. 7 ел элек Чаллыга күчендек, чөнки монда хатынның әти-әниләре яши. Мондагы эш бирүчем кешеләрне эшкә алганда аякларына түгел, ә башына каравын әйтте. Сәүдә вәкиле булып эшлим. Эш буенча машинада йөрим – механика белән дә, автомат белән дә идарә итәм.
Беләсезме, мин беркайчан да тимераякта шумаган идем, протез кигәннән соң өйрәндем. Велосипед белән проблемалар булыр, дип уйлаган идем, ләкин алар да булмады. Фитнеска йөрдем – тулы дәресләргә. Тренер: «Бөтен чикләүләр безнең башыбызда, чынлыкта алар юк», – диде. Спорт протезы турында уйлар бар иде, әмма хәзер балаларны кайгыртасы бар. Көнкүрештә проблемалар кичермим – өйдә барысын да гади ир-ат кебек эшлим. Күптән түгел балконга ремонт ясадым.
Протезлардан әлегә музей ясарга җыенмыйм. Ләкин соңгы өчесен саклыйм. Хәтерлим, беренче гильзаны (протезның өске өлеше – ред.) без хатыным белән папье-машедан элементлар белән бизәдек. Аннары техник джинс, татуировка рәвешендәге гильзаларым булды. Хәзер минем гильзам карбон төсле, җиңеләйтелгән, кара төстә. Гомумән, мөмкин булганча экспериментлар ясыйбыз.
«Әти, аягыңа нәрсә булды?»
– Кызым тумыштан барысын да күрде. 9 яшендә, аңлы яшьтә, «аягыңа ни булды» дип сорады, «авыртты, коткара алмадык» дидем. Тыныч кабул итте. Хәзер аңа 12 яшь, без аның белән яхшы дуслар. Мине дуслар таныштырган хатыным да ничек бар – шулай кабул итте. Мин аңа миңа ышанганы өчен рәхмәтле, – дип аңлата Виталий Гришин. – Хәзер миңа 53 яшь, 1999 елда, 28 яшь булганда, тездән югарырак аягымны ампутацияләделәр. Ампутациягә авыру – тромбоз китерде. Тромб тез астында тыгылып калган иде. Бәрелдем дип кенә уйладым. Минем хәлем начарлана барды. Хастаханәдә: «Ник болай соң килдең?» – диделәр. Операция ясадылар – тромбны, аннары ретромбозны алдылар. Барлыгы 4 операция уздым, ләкин аякны саклап калып булмады. Ул карала башлады, гангрена китте. Табибларга аякны ампутацияләргә рөхсәт бирмәдем – бу, мөгаен, депрессия сәбәпле булгандыр. «Үзеңә кара. Ләкин ат кебек басып кына йокларга туры килер, югыйсә авыртуларга чыдый алмаячаксың», – диде табиблар. Һәм, чыннан да, тере килеш черегәндә, коточкыч авыртулар булды. Соңыннан ампутациягә ризалыгымны бирдем.
Бу вакыт эчендә янымда һәрвакыт әнием булды, дусларым килде. Ул сөйләшүләр, ярдәм белән мине мораль яктан коткарды. Ә физик яктан мин култык таякларын бик тиз үзләштердем. Операциядән соң 2 атнадан чыгардылар. Фантомлы авыртулар бетте, башта сызлады, булмаган аякның үкчәсе кычытты.
Протезлау сыйфаты хәзер 25 ел элек булганнан күпкә яхшырак. Тендерлардан, чиратлардан башка, күпкә сыйфатлырак протезлар. Электрон сертификат буенча акчаларны банк картасына күчерәләр, син протезлар, култык таягына чехоллар, инвалид коляскалары, култык таяклары һәм башкаларны сатып аласың. Инвалидлыгы булган һәр кешенең үз исемлеге бар. Мин немец һәм япон компанияләренең протезларын кулландым. Хәзер Исландиянеке – микропроцессорлы бионик, аның бәясе – 2,5 миллион сум. Анда барысы да программалаштырылган. Уңайлы – тезләнә дә, утыра да аласың. Нык итеп эшләнгән. 2 сәгать зарядкада тотыла, 2 тәүлеккә җитә. Минем гильзага камуфляж ясалган.
Аягымны югалтканчы сак предприятиесендә эшләдем, аннары шунда ук офис эшенә күчерделәр. Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамладым. Заводка урнаштым, мастердан башладым, аннары баш белгеч булдым, бүген – цех начальнигы урынбасары. 97 хезмәткәр өчен җавап бирәм. Эш бирүчеләр һәрвакыт аңлап карадылар.
Спорт залына йөрдем. Протезны сындырганнан соң гына йөрми башладым. Хәзер көн саен өйдә зарядка ясыйм. Кайвакыт мәктәптә чаңгы узышларында катнашканымны искә төшерәм, медальләрем дә бар иде. Хәзер инде булмый. Минем хобби – бакча. Көнкүрештә ирләр эшен башкару буенча бернинди чикләүләрем дә юк.
«Бионик протезлар үтемлерәк булды»
– Һәр кеше, җенесенә, яшенә һәм социаль статусына карамастан, уникаль, шуңа күрә протезлау һәм тернәкләндерүнең барлык этаплары индивидуаль тәртиптә уза, – ди «Оро-ИННОВАЦИИ ПОВОЛЖЬЯ» ҖЧҖ директоры Әлфия Фәхретдинова.
Ампутацияләүнең иң еш очрый торган сәбәпләре булып шикәр диабеты, төрле этиологиядәге кан тамырлары зарарланулары, автомобиль юлларында, җитештерү, көнкүрештәге җәрәхәтләр тора. Безнең статистика буенча, ир-атлар ешрак мөрәҗәгать итә.
Безнең күпьеллык эшебезне анализлаудан һәм Россия буенча статистикадан чыгып, ампутация ешрак аякларга туры килә. Аяк протезларын кулларныкына караганда үзләштерү җиңелрәк. Протезлар берничә көннән берничә айга кадәр үзләштерелә ала, һәр очрак кешенең физик халәтенә карап индивидуаль була. Аларга безнең «Йөреш мәктәбе» инструкторлары ярдәм итә, дәресләр махсус яктыртылган залларда уза.
Бүген протезлау, шул исәптән бионик протезлар, чыннан да үтемле. 2021 елдан илдә реабилитацияләүнең техник чараларын сатып алуга электрон сертификат эшли, бу – аларны кыска вакыт эчендә алырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, алучылар протезны һәм реабилитацияләүнең техник чараларын үзләре сайлый ала.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.