«Балаларга мал бүлгәндә талашканнар». Башкортстанда 60 яшьлек ир-ат хатынын яндырган
Башкортстанның Югары суды «Аеруча вәхшилек белән кеше үтерү» маддәсе буенча 60 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Башкортстан прокуратурасы һәм Башкортстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәтләре мәгълүматы буенча, ир-ат һәм аның хатыны арасында низаглар килеп чыккан. 2024 елның гыйнварында алар арасында йортта балаларга өлеш бүлеп бирүдә ризасызлык аркасында чираттагы тавыш чыга. Ир-ат өйдәге көнкүреш газы баллонын билгесез әйбер белән тишә.
Шуннан соң чыгып торган газга ут төртә һәм ялкынны хатынына таба җибәрә. Хатынның сулыш юллары һәм тәненең 95 проценты пешә. Соңрак ул хастаханәдә вафат була. Бу җинаятьтән соң ир-ат күршеләренә янгын турында хәбәр итә, тик хатынына ут төрткәнен әйтми.
Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган. Суд аны 12 елга кырыс режимдагы төзәтү колониясенә хөкем иткән һәм 1 елга иреген чикләгән. Инвалидлыгы булу аркасында өй аресты хөкем карары үз көченә кергәнче гамәлдә була.