news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларга ковидтан прививканы ничек ясаячаклар?

«Вакцина теркәлгәч, аны куллануга рөхсәт бирелгәч, балаларга һәм үсмерләргә прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар», — дигән Кузнецова.

news_top
Балаларга ковидтан прививканы ничек ясаячаклар?

Россиядә балаларга һәм яшүсмерләргә ковидтан прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар. Бу турыда Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова әйткән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Россиядә балалар өчен COVID-19 вакицанасы теркәлмәгән. Аны теркәү өчен клиник тикшеренүләр уздырырга кирәк. Гамалея исемендәге үзәк тикшеренү ясау өчен рөхсәт алган.

«Вакцина теркәлгәч, аны куллануга рөхсәт бирелгәч, балаларга һәм үсмерләргә прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар», — дигән Кузнецова.

Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург балалар өчен вакцинация сентябрьдә башланачак дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар