news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаларга кәбестә ашатуның биш ысулы

Кәбестә - бик шәп диетик ризык ул.

news_top
Балаларга кәбестә ашатуның биш ысулы
https://pixabay.com

Витаминнарга һәм минералларга бай булган кәбестәне балаларга ашатырга кирәк. Тик бала-чага кәбестәне яратып бетерми. Сабыйларны җайлауның биш ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Фантазия кирәк — балалар матур ризыкны ашарга ярата. Кәбестәдән кызык фигуралар ясагыз, брокколи — ул нәни агачлар, төсле кәбестә ак булса да, төсле дип атала — диебрәк төрле кызыклар сөйләгез.

Игътибарны кәбестәдән читкәрәк юнәлтегез. Рагуга кәбестә салсагыз да, аның биредә булуын әйтеп тормагыз. Балаларның күбесе аны күреп тә тормый, ашап бетерә.

Бала ярата торган ризыкларга кәбестә кушыгыз. Мәсәлән, бала макарон яратса, брокколи белән соус ясап куегыз.

Төшке ашка кадәр баланы ашатмый торыгыз. Иртәнге аштан соң вак-төякләр биреп, баланың аппетитын бетермәгез.

Рационны төрлеләндерегез. Мәсәлән, кәбестәне ит белән бирегез яки духовкада сыр белән пешерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар