Дәүләт Думасының туризм буенча комитет рәисе Сангаджи Тарбаев бала өчен чит ил паспорты рәсмиләштергәндә иске үрнәктәге документны сайлау уңайлырак булуын әйтте. Бу турыда ТАСС яза.
Аның сүзләренчә, биш еллык чит ил паспорты тизрәк ясала һәм арзангарак төшә. Бу аеруча балалар өчен әһәмиятле, чөнки аларның тышкы кыяфәте тиз үзгәрә, шуңа күрә ун елга биометрик паспорт ясату һәрвакыт максатка ярашлы түгел.
Россиядә чит ил паспортының ике төре бар:
- иске үрнәктәге — 5 елга;
- яңа үрнәктәге (биометрик) — 10 елга.
Дәүләт пошлинасы күләме:
- 14 яшькә кадәрге балалар өчен — биш еллык паспортка 1 мең сум, ун еллыкка 3 мең сум;
- 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен — иске үрнәктәге паспортка 2 мең сум, биометрик паспортка 6 мең сум.
Шул ук вакытта Тарбаев биометрик булмаган чит ил паспортын барлык башка илләр дә кабул итмәвен искәртте. Сәфәр планлаштырганда билгеле бер илнең таләпләрен алдан ачыклау мөһим.
Моннан тыш, 20 гыйнвардан 14 яшькә кадәрге балаларның Россиядән чыгу тәртибенә яңа кагыйдәләр кертелде. Элегрәк балигъ булмаганнар Абхазия, Белоруссия, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Кыргызстан дәүләтләренә туу турында таныклык белән генә бара ала иде. Хәзер исә бу илләргә бару өчен 14 яшькә кадәрге балаларга чит ил паспорты кирәк.
14 яшьтән өлкән Россия гражданнары әлеге дәүләтләргә элеккечә эчке Россия паспорты белән керә ала.