Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларда сезонлы аллергия буламы?

Сорауга ДРКБның аллергология бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәйнетдинова җавап бирә:

news_top_970_100
Балаларда сезонлы аллергия буламы?

- Берничә ел элек балаларда аллергиянең классик формалашуы турында сөйли идек. Бу ни дигән сүз? Ике яшькә кадәр азык-төлек аллергиясе, мәктәп яшенә җиткәндә өй-тирәлек аллергиясе (йорт хайваннары, бөҗәкләр), яшүсмер чорга җиткәндә генә сезонлы аллергия диагнозы куела иде. Соңгы елларда исә сезонлы аллергия – серкәгә сизгерлек белән очрашкан балаларны дәваларга туры килә.

Биш яшьтән башлап, балаларга аллергия сәббен ачыклый торган терапия ясала.

Биш яшькәгә кадәр исә база терапиясе ягъни, аллерген ризыкларны рационнан алуга юнәлтелгән диета билгеләнә. Серкә аллергиясе молекуласы азык-төлек аллергиясенә охшаган. Шуңа күрә кайбер балаларга үсемлекләр чәчәк атканда гына түгел, ел әйләнәсе индивидуаль диета билгеләнә. Биш яшькәчә балаларга, профилактика максатыннан, аллергия симптомнарын булдырмауга препаратлар билгелибез.

Биш яшьтән соң махсус дәвалаулар бирелә. Бу – аллергенны тире һәм тел астына кертеп тикшеренү-дәвалаулар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100