Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларча булмаган күңел ачулар, яки интернетта балаларны нинди куркыныч сагалый

Бүген күпчелек балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын интернет дөньясында үткәрә. Бөтендөнья “пәрәвез”ендә нинди куркыныч сагалавы турында алар үзләре дә, якыннары да уйламый.

news_top_970_100
Балаларча булмаган күңел ачулар, яки интернетта балаларны нинди куркыныч сагалый

Наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрне пропагандалау, экстремистик оешмаларга һәм секталарга тарту, үз-үзенә кул салуга яки тирә-юньдәгеләргә карата агрессия, көч кулланырга этәрү, балалар порнографиясе – бу әле Интернетның чиксез киңлекләрендәге хәвефләрнең тулы исемлеге түгел.

ICM 19 мең интернет-сәхифә тапкан

Хокук саклау структуралары тормыш чынбарлыгына яраклашырга мәҗбүр. Җинаятьчеләр күптән инде Интернетны үз максатларында оста файдаланалар.

Татарстан Республикасы прокуратурасы системалы рәвештә интернетта тыелган мәгълүматның таралуына каршы көрәштә законнарның үтәлешен тикшерә. Күзәтчелек ведомстволары башлангычы белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан “I.C.M. Интернетында хокук бозуларга каршы тору системасы” (Illegal Content Manager) мәгълүмати-аналитик комплексы булдырылган.

Әлеге система наркотиклар, экстремизм, кешенең үз-үзенә кул салуы, балалар порнографиясе, комарлы уеннар, законсыз төстә дару, исерткеч эчемлекләр һәм ялган документлар сату турында тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган интернет-ресурсларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

“Алынган мәгълүмат алга таба прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан анализлана, алар Роскомнадзорга тыелган интернет-контентны файдалану мөмкинлегенә чик кую өчен тикшерү материалларын җибәрү турында хәлиткеч карар кабул итә. Республика прокуратурасының үзәк аппаратыннан тыш, система белән эшләүгә шәһәр һәм район прокуратуралары да җәлеп ителә, бу исә мәгълүматны тагын да тулырак һәм үз вакытында эшкәртергә мөмкинлек бирә”, - ди ТР прокурасының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Узган елның июленнән башлап, бу уникаль система ярдәмендә 19 меңнән артык тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган интернет-сәхифә ачыкланган. Аларның 5 меңнән артыгы тыелган контентны файдалану мөмкинлеген чикләү өчен элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтенә җибәрелгән. Бүгенге көндә, прокурорларның тырышлыгы белән, тыелган контент урын алган 2 меңгә якын интернет-сәхифәне файдалану мөмкинлегенә чик куелган. Аларның бер өлеше Тыелган сайтларның бердәм реестрына кертелгән.

“Узган елның гыйнварында ICM программа комплексының “Тыелган интернет-ресурсларның ачыклыгы мониторингы” дип аталган икенче модуле булдырылды. Әлеге программа автомат рәвештә тәүлек әйләнәсе Роскомнадзор тарафыннан тыелган сайтлар реестрына кертелгән интернет-ресурсларның Русия кулланучылары өчен ачык булуын анализларга мөмкинлек бирә. Комплекс ил территориясендәге 10 меңнән артык провайдерны колачлый”, - дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Экстремизмга каршы көрәш кысаларында 2015 елның июленнән хәзерге вакытка кадәр республикада 13600дән артык интернет-сайт ачыкланган, шуларның 60ы ябылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ICM ның гамәлдәге 15 бүлегенең иң катлаулысы - «экстремизм» категориясе. Прокурор материаллары буенча Роскомнадзор Интернетта экстремистик контентлы 1556 сәхифәне япты. Шулай ук прокурорларның судка мөрәҗәгатьләре буенча җиде китап экстремистик дип табылды.

«Кибердружина» куркынычсыз Интернет сагында

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә виртуаль мохиттәге җинаятьләргә каршы көрәшергә «Кибердружина» төбәкара иҗтимагый яшьләр хәрәкәте ярдәм итә. Оешма 2011 елда төзелгән, бөтен Русия буенча 20 меңнән артык ирекле ярдәмчене берләштерә .

Оешма эшчәнлеге тарихында ун меңнән артык сылтама ябылган. Зарарлы контентка каршы эш алып барган бөтенрусия иреклеләр хәрәкәтенең төбәк ячейкасы Татарстанда 2016нчы елның сентябрь аенда барлыкка килде. Республикада бу хәрәкәткә 600 дән артык кеше кушылды, әмма 23 кеше генә актив эшли.

«Татарстан активистлары югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә аңлату эшләре алып бара, Интернетта зарарлы контент эзли һәм социаль челтәрләрне позитив мәгълүмат белән баета. Шулай ук суицидаль балалар төркемнәрен ачыклыйлар, наркотикларны пропагандалау, порнография, неонацистик һәм экстремистик берләшмәләрне, фанатларда тискәре рух тәрбияләүче «футбол тирәсендә» («околофутбола») дип аталган төркемнәрне ачыклыйлар. Без хокук саклау органнарына ай саен 60 сылтама җибәрәбез», – дип хәбәр итте «Кибердружина ТР» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе Аппараты белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәтенең рәисе киңәшчесе Сабина Вафина.

Яшьләр социаль челтәрләрне һәм видеохостингларны караштырып бара. Алар радикаль исламны пропагандалаган 20 гә якын ролик тапкан. Казанда активистларның җыелышлары иҗади яшьләр Академиясе базасында уза. «Кибердружина» әгъзалары махсус өйрәтелә, алар өчен югары уку йортлары укытучылары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Мәскәү һәм башка төбәкләрдәге фикердәшләре белән даими очрашулар үткәрелә.

«Бу елның язында без социаль челтәрләрдә балалар суицидын пропагандалаган уенга каршы актив көрәш алып бардык. Әти-әниләргә социаль челтәрләрдә балаларының кем белән аралашуын күзәтеп тору файдалы булыр иде. Күптән түгел шундый бер вакыйга булды: Татарстаннан бер укучы Инстаграмда турыдан-туры эфирга еш чыга. Ул үзен эзәрлекләгән маньякның игътибарын җәлеп итә. Вакыйга ирекле ярдәмченең әти-әни игътибарын кызларының тәртибенә юнәлтүе белән тәмамланды», – дип сөйләде Сабина Вафина.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, күп вакытын виртуаль дөньяда үткәргән балада интернет-бәйлелек формалаша. Интернет җанлы аралашуны алыштыра һәм җитди куркыныч тудыра. Бала яки яшүсмер башта кызыксынуын күрсәтә, аннары, үзе дә сизмәстән, секта яки экстремистик берләшмә ятьмәсенә эләгә. Шуңа күрә белгечләр ата-аналарга Интернетта балаларының нинди төркемдә торуларына, кем белән һәм нинди темаларга аралашуына игътибарларын юнәлтергә киңәш итә.

Сак булыгыз: радикаль төркемнәр

Ныгып җитмәгән психикалы яшьләр чит йогынтыга тиз бирелә. Экспертлар интернет челтәрендә аларны төрле куркыныч сагалавы турында кисәтә. Әйтик, нацизм, фашизмны пропагандалаган радикаль төркемнәр, радикаль дини агымнар.

Мондый шикле төркемнәргә кергән яки аларның вәкилләре белән хат алышкан яшьләр җинаять җаваплылыгы турында истә тотарга тиеш. Бөтен ил буенча бу юнәлештә аңлату эшләрен «Кибердружина» төбәкара иҗтимагый яшьләр хәрәкәте алып бара.

«Төп басымны без яшьләр белән профилактика эшен үткәрүгә ясыйбыз. Аларга юрисдикциянең нәфрәт йә дошманлык уяту турындагы маддәсенә эләгү мөмкинлеген тудырган вакыйгалар чылбыры хакында сөйлибез. Шик тудырган контентны табу белән, тикшерү эшләрен башкару өчен профиль белгеч-экспертларга тапшырыла. Уңай карар чыгарылган очракта, тиешле чаралар күрелә. Еш кына бер репост нигезендә оператив эш башкарыла. Тикшерүчеләр электрон формада яки шәхси язмаларда нәфрәт уяту турындагы маддәгә караган материаллар гына табып калмыйлар, хәтта террористлар белән аралашу, тыелган материаллар тарату, теракт әзерләү кебек очракларга да тап булалар», – дип сөйләде «Кибердружина» төбәкара иҗтимагый яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Григорий Пащенко.

Әйтик, былтыр Казанның Совет суды 19 яшьлек Ф.Евгенийга карата җинаять эшен тикшерә башлады. Егетне социаль челтәрләрдә неонацизмга караган фото һәм видеомәгълүмат урнаштырган өчен нәфрәт йә дошманлык уяту турындагы маддә буенча гаеплиләр.

Яшь кеше 2013 елда ук хокук саклау органнарының күзенә чалына. Ул иптәшләре белән бергә «славян кыяфәтендә булмаган» егеткә һөҗүм итүдә катнаша. Тикшерү версиясе буенча, бу вакыйгадан соң ул неонацистик төркемгә керә һәм аның актив әгъзасына әйләнә.

2015 елда Казанның Вахитов районы суды егеткә карата шундый ук маддә буенча кузгатылган җинаять эшен срогы үтүгә бәйле рәвештә туктаткан була. Әмма соңрак оперативниклар аның интернет-сәхифәләрдә көч куллануга өндәүче мәгълүмат куюын дәвам итүен ачыклый.

Полицейскийлар Евгений яшәгән йортта тикшерү үткәрә һәм экстремистик эчтәлекле стикерлар ябыштырылган шкаф табалар. Егет тикшерүчеләргә стикерларны күптән сатып алуын, шкафтан котылырга теләвен аңлата. Тикшерүчеләр системалы блок, маршрутизатор һәм нацистик характердагы рәсемнәр һәм язмалар белән тулы 96 битле дәфтәр табып алалар. Нәтиҗәдә, суд Евгенийны гаепле дип таныды һәм 30 мең сум күләмендә штраф салды.

Сентябрь аенда 28 яшьлек Әлмәт кешесен социаль челтәрләрдә нацистик символика урнаштырган өчен гаепләделәр.

2015 нче елның сентябрь аенда ук ул үзенең ВКонтакте битендә «Вольфсангель» рунасы төшерелгән Украина милли гвардиясенең символикасын урнаштырган була. Әлмәт шәһәр суды егетне 10 тәүлеккә кулга алырга дигән карар чыгарды.

Октябрь аенда Менделеевск шәһәреннән 34 яшьлек элек хөкем ителгән ир «Нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен төшерү» маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылды. Тикшерү версиясе буенча, былтыр гыйнвардан июньгә кадәр социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә экстремистик эчтәлекле видеороликлар, текстлар һәм сурәтләр урнаштырган. Экспертиза материалларны милләт, дин, нинди дә булса социаль төркемгә карау буенча кешеләр арасында дошманлык уятуга китерә дип бәяли. Элек тә бу ир-ат шундый ук гамәлләре өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Аны рәсми рәвештә экстремистик эшчәнлек алып баруның тыелуы турында кисәткәннәр. Суд ир-атка җәза рәвешендә ике ел да бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне, ике елга сынау срогын билгеләгән.

Шуны да онытмаска кирәк: былтыр җәй Русия Президенты Владимир Путин тыелган сайтларга керү җайланмаларын тыючы законга кул куйды.

Эксперт киңәшләре

  • Беркайчан да буенча таныш булмаган сылтамаларны ачмагыз.

  • Интернетта үзләре сезне тапкан, канунга каршы темаларга әңгәмә корган таныш булмаган шикле кешеләр белән аралашмагыз.

  • Агрессив һәм радикаль эчтәлекле өндәмәләр булган яңа төркемнәргә керергә ашыкмагыз.

  • Үзегезнең сәхифәләрдә тыелган яки шикле фотосурәтләр, видеороликлар яки агрессив һәм радикаль эчтәлекле өндәмәләр урнаштырмагыз.

  • Ата-аналарга балалары белән ешрак аралашырга, аларның мәнфәгатьләре һәм Интернетта аралашу мохите белән танышып торырга кирәк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100