Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар йортындагы нәниләрнең зур фаҗигасе: "Бер кызны асфальт буйлап сөйрәп йөрткәннәр диярсең - бөтен җире тырналып беткән иде"

Казанның 18 нче балалар хастаханәсендә тәрбияләнүче нәниләр быелгы җәйне төрлечә каршы алды: кемдер яраткан әнисе белән бергә, кемдер яңа гаиләдә, ә кемдер, кабаттан хыянәткә дучар булып, ташландык балалар стационарына кайткан...

news_top_970_100
Балалар йортындагы нәниләрнең зур фаҗигасе: "Бер кызны асфальт буйлап сөйрәп йөрткәннәр диярсең - бөтен җире тырналып беткән иде"

Чистай балалар йортында тәрбияләнгән Полина һәм ике яшьлек Саша 2018 елның гыйнварында яңа гаиләгә киләләр. Казанда яшәүче ханым аларны Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге аша опекага ала. 

Әмма балалар язмыш тарафыннан икенче тапкыр кагылуга дучар була. Яңа “әни” сүзләренчә, язын Сашаның ниндидер өянәкләре башлана.

“Сәбәпсез күз яшьләре агыза, көйсез, истерикага бирелә. Бала һәрдаим егыла, авызыннан күбек килә, дип сөйләгән. Ягъни, балада эпилепсия чире бар дип зарланган”, - дип сөйли 18нче шәһәр хастаханәсенең ташландык балалар стационары бүлеге мөдире Резеда Галимова.

Башта ханым шундый зарлар белән ханым эпилептологка мөрәҗәгать иткән. Баланы тикшерәләр, ләкин табиблар авыруны ачыкламый.

“Ул өянәкләрне табиб кебек аңлатты. Сүзен сүзгә... Табиблар авыруны ачыкламадылар. Бала күпме вакыт монда, бернәрсә дә юк, хәтта истерика булса да, шәфкать туташлары мине чакырыр иде, ләкин берни дә юк”, – дип гаҗәпләнә Резеда Галимова.

Әлбәттә, бертуган кызларны тулысынча сау-сәламәт дип әйтеп булмый, диләр табиблар. Мәсәлән, алты яшьлек Полинаның медицина карточкасында баш сөяге эчендәге басым югары булуы турында язма бар. Гомумән, сабыйлар ташландык балалар бүлегенә сау-сәламәт килеш сирәк эләгә.

“Өч яшьлек Камилла белән ике яшьлек Никитаның әлегә кадәр туу турында таныклыклары юк – әниләре вакыт таба алмый. Башка эшләре бик күп, күз алдына китерәсезме! ДЦП авырулы кыз бары тик гомоген туклануда гына, операция кирәк. Яхшы хәлдә монда беркем дә килми. Бер кызны асфальт буйлап сөйрәп йөрткәннәр диярсең, бөтен җире тырналып беткән иде. Барлык балалар да дистрофик диярлек. Кайвакыт критик хәлдә алып киләләр”, - дип сөйләде балалар стационарының ташландык балалар бүлеге мөдире.

Хәзерге вакытта бүлектә 32 бала бар, аларның җидесе балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм алар балалар лагерьләренә эләкмәгәннәр.

“Алар кечкенә һәм сәламәтлек торышлары буенча лагерьгә бара алмыйлар. Хроник авырулар яки йөрәк авырулары белән чирлиләр. Аларны лагерьгә җибәрмиләр һәм без аларны вакытлыча, терелгәнче үзебезгә алып торабыз”, - дип аңлатты балалар стационары мөдире, табиб-педиатр Татьяна Мороз.

Стационарның чирек гасырлык эшчәнлеге дәвамында төрле очраклар булган. Кайвакыт балалар кире үз гаиләләренә кайта яки аларның социаль статуслары билгеләнгәч, балалар йортына җибәрәләр. Барысы да балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм опека органнары тикшерүеннән тора. Үз гаиләләренә кире кайткан балалар еш кына бүлеккә кире эләгә.

“Кемнеңдер әнисе эчә, кайберләренең наркотиклар кабул иткәне ачыклана”, - диде Резеда Галимова.

Балалардан кабат баш тарту очраклары санаулы гына. Табиблар сүзләренчә, балалар йортыннан опекага алган сабыйдан баш тарту - аны сату, хыянәт итү белән бер.

“Опекага алган балаларны кире кайтару – бу минем 24 ел монда эшләү дәверемдәге өченче очрактыр. Бу, әлбәттә, минем өчен шок. Мин моны сату, балага хыянәт итү дип саныйм, бигрәк тә икенче тапкыр. Опекунлык – ул җитди адым, хәтта үз балаңны табуга караганда биш мәртәбә җитдирәк”, - дип аңлата Татьяна Мороз.

Балалар стационары мөдире мәгълүматларына караганда, бер елда якынча 20-30 процент сабый кабаттан үз гаиләләренә кайта. Калганнары яңа әти-әниләрен көтеп балалар йортында кала.

Бүлеккә 18 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы балалар стационарына булышлык күрсәтүче Иҗтимагый хәйрия фонды ярдәм итә. Фондта волонтерлардан һәм теләге булган барлык кешеләрдән җиләк-җимешләр, соклар, уеннар, дымлы салфеткалар, балалар кремнары, өч яшькә хәтле балалар өчен витаминнар кабул итәләр.

Шулай ук, теләкләре булганнар бүлектәге сабыйлар өчен бәйрәмнәр уздыра ала – Яңа ел, баланың туган көнен. 

Бүлеккә һәм балаларга ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнен, фонд хезмәткәрләре оешманың рәсми сайтында сөйләде.



 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100