Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Балалар яратып уйный торган слаймда нинди куркыныч бар?

Балаларга сыйфатсыз уенчык бирмәскә тырышыгыз.

news_top_970_100
Балалар яратып уйный торган слаймда нинди куркыныч бар?
https://pixabay.com

Слайм антистресс-уенчык буларак бик яхшы. Ул тискәре уйлардан арынырга ярдәм итә. Гиперактив балалар өчен дә слайм бик мавыктыргыч. Тик ул сыйфатлы булырга тиеш. Роскачество экспертлары кул сагызы — слаймда сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр булуын ачыклаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр иттлә.

Экспертлар 14 төрле слаймны тикшергән. Аларны Россия, Украина һәм Кытай җитештерүчеләре ясаган. Бер үрнәктә микроорганизмнар күләме ике тапкыр, икенчесендә алты тапкыр артык булуы ачыкланган. 

Кайсыбер үрнәкләрдә чүпрә һәм күгәрек гөмбәсе булган. 

Галимнәр фикеренчә, мондый тайпылышлар уенчыкны дөрес сакламаудан килеп чыга. 

Шул ук вакытта слайм аллергия китереп чыгармый. Мондый товарларны җитди сатучылардан гына алырга, ялган һәм сыйфатсыз уенчыклар алып кайтмаска тырышырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100