Балалар «яратучы» тренер
«Балачакта мине көчләгәннәре турында әнигә үсеп җиткәч кенә сөйләдем. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Бу хәл 6 ел элек булса да, ул бүген дә миңа тынычлап яшәргә бирми. Вакыйганы күпме онытырга теләп, искә алмаска тырыштым. Тик, еллар үткән саен, ул күңелемдә авыр йөккә әйләнде», – дип сөйләде «Интертат»ка танышым.
Хәзер миңа 20 яшь. Очрашып йөргән сөйгән ярым бар. Егетем кулын билемә куйса да, каушап калам, куркуга төшәм. Минем белән булган хәл күңелемдә каршылык булып тора. Ә ул исә мине тыйнак, оялчан кыз дип белә. Күңелемдә булган борчуларымны ачып бирсәм, егетем куркып качар төсле тоела. Әмма минем түземлегем бетте. Яшүсмер вакытта булган кайгым белән бүлешмәсәм, шартлармын сыман.
«Вакытында әйтелгән сүзләр бәладән коткара»
Бу хәл 6 ел элек булды. Яшүсмер вакытта бик теләп җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Чыгышларыма туганнарым, дусларым, танышларым һәм бигрәк тә минем тренерым горурланды. Исемен әйтүдә мәгънә юктыр дип беләм. Күптән булган хәл аркасында, барыбер ул кешене судка бирә алмыйбыз – дәлилләр дә юк. Гариза язсак, ул турыда бөтен кеше беләчәк. Оятка калырмын дип, кеше миңа карап шуны гына уйлар дип куркам. Минем исемемә тап төшерәсем килми, тик яшь кызларга минем кебек куркак булмаска киңәш итәм. Вакытында әйтелгән сүзләр бәладән коткарып кала.
Без команда белән ярышка чит шәһәрләргә бара идек. Әти-әни дә өйдә тормаганыма ияләшкән иде. Атнасына алты тапкыр тренировкага йөрдем. Минем өчен җиңел атлетика һәрвакыт беренче урында булды. Билгеле бер ераклыкка чабу, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү миңа ләззәт бирде. Укудан да, дусларымнан да аны өстенрәк күрдем.
Алты ел элек без Мәскәүнең бер өлкәсенә ярышка бардык. Татарстанның бер кечкенә шәһәрчегендә туып үскәч, минем өчен бу зур дәрәҗә иде. Имештер, дөнья күрәм.
Беренче көне дүрт йолдызлы гостиницада урнаштык. Спортчыларга карата тудырылган шартлар әйбәт иде. Һәр бүлмәдә өчәр бала. Кызлар аерым, егетләр аерым. Бүлмәдә душ бүлмәсе, телевизор, киң караватлар бар иде.
Әле дә кичәге шикелле хәтерлим: ярыш алдыннан нык борчылдым. Мине икенче көне җаваплы чыгыш көтә иде. Мәскәүнең үзеннән бер көндәшем килә икәнне ишеткәч, кәефем төште. Бөтен команда минем хәлемә керде. «Борчылма, җиңәсең син аны», «барысы да яхшы булыр», «син аннан җитезрәк» дип, күңелемне күтәрергә тырыштылар. Аларга рәхмәтем зур.
Кояш бата башлагач, без әйберләребезне шкафка тутырып куйдык. Бергәләп, кичке ашка әзерләндек. Бөтен нәрсә гадәти, ел саен кабатлана торган кебек иде...
«Пычрак» эше мәңге күңелдә калды»
Соңрак, тренер мине үз янына дәшеп алды. Ул башта салмак кына хәлләремне сорашты. «Әзерме Россия чемпионы булырга?» – дип сорады.
Ә үзе, сөйләнә-сөйләнә, бүлмәсендә зур булмаган маталар җәйде. Аннары ул каршысында тартылырга кушты. Гадәттә, ул ярыш алдыннан тартылырга киңәш итми иде, шуңа күрә бу сәер булып тоелды. Мин, кроссовкиларымны салып, матага утырдым. Тренировка вакытында эшләгән күнегүләрне аңа күрсәтә башладым.
Тренер үзе 45 яшьләрдә булгандыр. Ул һәрчак зәңгәр спорт киемендә йөрде. Чәчләре сары булса да, кояшта җирән төскә кереп ялтырый иде. Бите шадра, маңгае киң. Хәер, бүгенгесе көндә ул олырак күренә.
Тренер минем сәерсенеп караганымны сизеп: «Тартылырга гади ярыш алдыннан ярамый, ә иртәгә – синең мөһим чыгыш! Монда тартылырга кирәк. Синең Мәскәү кызын җиңәсең килә бит?» – диде.
Ничек кенә тырышсам да, «юк, алай түгел», «дөрес ясамыйсың» дигән кисәтүләр башланды. Мин, кашны җыерып, әйбәтрәк ясарга тырыштым.
Ярыш алдыннан тренерның минем кәефемне бозарга тырышуы башыма сыймады. «Ник дөрес түгел? Шулай ук ясыйм бит!» – дип, үземнекендә торып карадым, әмма минем һәр сүземә ул катырак җавап бирә барды.
Ул кичне мин гомеремдә беренче тапкыр аның белән сүзгә килдем. Аның миңа карата әйткән кисәтүләре мәгънәсез иде. Минем нервыланганны күргәч, тренер тавышын киметте. «Ярар инде, син – иң яхшы спортчы бит, талантың бар синең. Әйдә, мин сиңа җиңәргә булыша торган физик күнегү ясашам?» – диде.
Гаҗәпләнеп, аңа карадым. Ул җайлап кына минем җилкәмә кагылды. Аннары акрын гына матага яткыза башлады. Сүзсез калдым.
Нишләргә соң? Кеше берәр куркыныч нәрсә сизсә, я акыра башлый, я катып кала. Миндә икенче халәт иде. Күңелем белән «качарга кирәк» дип уйладым, ә тәнем миңа буйсынмый иде.
Тренер минем өстемә ятып, ышкыла башлады. Мин күзне каты итеп йомдым да аның мышнаган тавышын ишеттем. Ул үз гамәлен «бу күнегү сиңа җиңәргә булышачак» дип аңлатты.
Күпме шулай дәвам иткәндер, хәтерләмим. Әмма ул соңыннан миңа бүлмәдән чыгып китәргә кушты. Ишеккә җиткәндә, әти-әнигә берәр сүз әйтсәм, үземә үпкәләргә әйтте. Бу очракта ул мине командадан төшереп калдырырга сүз бирде.
Ул минем итәк астына кермәде, кулы белән тәнемә орынмады. Әмма шул «пычрак» эше мәңге күңелдә калды. Хәзер мин яхшы аңлыйм: мин беренче һәм соңгысы түгел.
Алты ел элек бу турыда беркемгә дә сөйләмәдем. Мин аны куркыныч төш сыман тизрәк онытырга тырыштым. Тренерның башка кагылганы, миңа карата тагын шул гамәлен кылганы булмады. Әмма, ярышларга баргач, башка кызларны бүлмәсенә алып кереп киткәнен күргәнем булды.
Ул көн минем хәтердә мәңгегә сеңеп калды. Кайвакыт төнлә куркыныч төшләр күреп елап уяна идем. Үсә төшкәч, егетләр белән дә сөйләшә алмадым. Мин алардан җирәнә идем.
«Психологларга 50 меңнән артык акча түктек»
Әнигә бу хакта берничә ай элек кенә сөйләдем. Без аш бүлмәсендә икәүдән-икәү генә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдык. Бу хәбәрне ишеткәч, ул өзгәләнә-өзгәләнә елады. «Ник әйтмәдең? Ник безгә бу хакта сөйләмәдең, кызы-ым!» – дип өзгәләнде.
Ул бит сөйли торган әйбер түгел. Бала кеше ярамаган гамәл кылгач, иң беренче чиратта, «әни белсә, үтерә» дип уйлый. Үземне ничек тотарга, нәрсә уйларга белмәдем.
Әнигә бу хакта сөйләгәнче, аңардан тавыш куптармаска сүз бирүен сорадым. Ул чагында өйдән очып чыгып, тренерның «башын өзәргә» торган халәткә җитсә дә, әни үзен тыеп кала алды. «Әни, миңа болай да кыен, зинһар, янына барма», – дидем. Ничек кенә булмасын, кеше сүзе мине әле дә борчый.
Әнинең миңа ничек тә булса булышасы килде. Шуңа күрә, соң булса да, Казан психологына йөртә башлады. Сеанслар безнең гаилә өчен бик тә кыйммәт. Чөнки әти белән әни ике ел элек аерылышты. Шушы ике айда психологларга 50 меңнән артык акча түктек. Дөресен генә әйткәндә, бер файдасын күрмим. Алар сиңа сораулар бирә, ә син гадел җавап бирәсең. Син аларга үз проблемаларыңны ачып саласың, ә алар, синең өчен чынлап та борчылган сыман кыяфәт чыгарып, акчага тыңлап утыра.
Күңелем белән миңа беркем дә булышмаячагын аңлыйм. Барыбер моның белән миңа гомер буе яшәргә. Мин, чын күңелемнән, әти-әниләргә үз балаларын ерак юлга нинди кешегә ышанып чыгарып җибәргәннәрен яхшылап тикшерүләрен сорыйм. Баланың тормышын җимерергә күп кирәкми.