Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар утырган машина таудан тәгәрәп төшеп киткән

Көньяк Уралда булган фаҗигадә ун һәм җиде яшьлек ике бала имгәнгән.

news_top_970_100
Балалар утырган машина таудан тәгәрәп төшеп киткән
Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

24 августта Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәре янында М5 трассасында идарә ителми торган пикап таудан төшеп киткән. Бу вакытта машина эчендә ун һәм җиде яшьлек ике бала булган. Чиләбе телевидениесе шул хакта хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, Ямал-Ненец автономияле округыннан килә торган гаилә тау түбәсендә тукталыш ясый. Алар «чокыр эчендәге шәһәр» фонында фото төшермәкче була. Ир белән хатын салоннан чыга, аларның ике баласы машинада утырып кала. Балалар ручнигын ычкындыргач, машина таудан тәгәрәп төшеп китә. Идарәсез калган автомобиль шәхси йортның сараена бәрелеп туктый.

Машина шактый каты җимерелгән, аның бамперы, капоты изелгән, кузовы да ватылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларны машинадан чыгарган. Алар сабыйларны металл арасыннан алу өчен гидравлик корал кулланган.

«Ике баланың да баш мие селкенгән, җиде яшьлек малайның эче дә имгәнгән», — дип сөйләгәннәр төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Хәзерге вакытта балаларны хастаханәгә озатканнар. Фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100