Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар үскәндә ниләр генә күрмисең...» – Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә күңелсез хәл

news_top_970_100
«Балалар үскәндә ниләр генә күрмисең...» – Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә күңелсез хәл
социаль челтәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевлар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан. Аларның уллары Гомәр кулын имгәткән. Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдәге беренче фотода Гомәрнең гипсланган кулын күрсәтә, ә икенчесендә – энесен кызганып үксеп елап утырган кызлары Ләйләне.

Фото: © социаль челтәрләр

«Балалар үскәндә нәрсә генә күрмисең. Егылулар да, киселүләр дә, сынулар да. Иң мөһиме, үтә торган булсын һәм менә шундый борчылучы абый-апалар, эне-сеңелләр булсын», – дип яза ул.

Язылучылары, Гомәргә күз тигәндер, дигән фикердә. Чөнки әле кичә генә җырчы балаларының барысы бергә җыйнаулашып утын ташыган видеоларын күрсәткән иде. Гомәр анда аеруча тырышлык күрсәтте.

Ландыш һәм Фәрит Таишевлар берсеннән-берсе остарак чиста татарча сөйләшүче һәм бик талантлы 4 бала тәрбияли.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100