Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар урологы: «Сәламәт ир - ул сәламәт ил дигән сүз»

Урология авыруларының килеп чыгышына нәрсә сәбәпче, беренчел билгеләре нинди була - балалар урологы-андролог Рәшит Салих улы Байбиков белән шулар хакында сөйләштек.

news_top_970_100
Балалар урологы: «Сәламәт ир - ул сәламәт ил дигән сүз»
pixabay.com/ru

— Рәшит әфәнде, уролог һөнәрен ничек сайладыгыз?

— Буа медицина училищесын тәмамладым, кулымда «бишле» билгеләреннән генә торган фельдшер дипломы бар. Армиядән соң, кыска әзерлек курсларын узгач, Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетына укырга кердем. Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Өченче курстан алып, студентлар арасында акушерлык һәм гинекология буенча фәнни түгәрәк рәисе эшен башкардым.

Укыган вакытта Ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер, медицина институтының Фәнни-тикшеренү лабораториясендә лаборант, 12нче хастаханәнең хирургия бүлегендә эшләргә туры килде. 12нче хастаханәдә медбрат булып эшләгәндә кураторым уролог иде. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе каршындагы интернатурада бик яхшы кеше, балалар хирургиясе кафедрасы доценты, остазыбыз Алмаз Ахунҗанов белән танышу алдагы язмышымны тәгаенләде.

Ул мине үзе янына Республика балалар клиник хастаханәсенә дәште. Урология бүлегендә әлегә буш урыннар юк иде, шуңа күрә эндоскопия кабинеты каршында уролог-эндоскопист булып урнаштым, аннан соң эндоскопия бүлегенә күчтем.

1997 елда урология бүлегенә штатка алдылар. Беренче эш көненнән югары технологияле эндоскопия чаралары һәм дәвалау чараларын диагноз куелганда, авыруны ачыклаган вакытта кулланышка кертергә тырышам. Шул нисбәттән, 2013 елда Россия Икътисади үсеш министрлыгының аккредитация буенча Федераль хезмәт эксперты буларак билгеләндем. 2015 елда кандидатлык диссертациясен якладым.

2016 елдан Казан сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш балалар урологы-андролог, баш эксперт булып торам. 2019 елдан бирле Сәламәтлек саклау өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәт эксперты, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш, штаттан тыш, балалар урологы-андролог. Узган ел «Балалар урологиясе-андрология» белгечлеге буенча аккредитация комиссиясе рәисе булып сайландым. 

30 елга якын гади табиб буларак хезмәт куйганда, карьера ясармын дип һич уйламаган идем. Язмыш үзе хәл итә, күрәсең. Бүгенге көндә балалар урологиясе бүлеген җитәклим. Татарстанда балалар урологиясе, уронефрология хезмәтен оештырып җибәргән остазыбыз алдында баш иям, аның бу бүлекне оештыруда нинди зур хезмәт куюын яхшы аңлыйм. Балалар урологиясе-андрология хезмәте өчен җаваплылык көчле миндә хәзер. 

Россия эндоскопия хирурглары оешмасында, Европа балалар урологлары җәмгыятендә торам. Киләсе елда медицина университеты тәмамлавыма да 30 ел тула. Эшемнең нәтиҗәсе күзгә күренә башлады. 

Урология авырулары нинди була? Ата-аналарга баланың нинди зарына аеруча игътибарлы булырга?

— Бала карында вакытта төрле проблемалар килеп чыгарга мөмкин, гадәттә, алар 12 атнага кадәр инде оеша. Шуңа, йөклелекнең 11нче атнасыннан алып 14нче атнасына кадәр хатын-кызларга беренче тикшерүне узарга киңәш ителә. Бала үсешендә тумыштан килгән кимчелекләр, хромосомнарда булырга мөмкин аномалияләр гариплеккә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу — аларны ачыклау өчен иң кулай вакыт санала. Хатын-кыз бәбигә узгач, беренче өч айда кичекмәстән тикшерү узарга тиеш. Икенче һәм өченче триместрда да балага скрининг үткәрелә. Бөер, сидек-җенес органнары авыруларының беренче билгеләре күренә башлый.  

Һәр атна саен, сишәмбе көнне Республика клиник хастаханәсе табиблары Республика балалар клиник хастаханәсенең алдынгы белгечләре катнашында Бала табу үзәгендә консилиум-киңәшмә оештыра. Биредә катлаулы аномалияләр табылган очракларны тикшерәбез, аларны ничек хәл итеп булуы турында сөйләшәбез. Пандемия вакытында да бу очрашулар булды, киңәшмә видеоконференция аша үткәрелде. Ниндидер патология аркасында бала исән-сау тумаска мөмкин булганда йөклелекне туктатырга туры килә. 

Сау-сәламәт балаларның ата-аналарына шуны киңәш итәсем килә: балаларның җенси органнарын чиста тоту бик зарур. Аларның сигән вакытта үзләрен ничек тотуына, ничек сигәненә аеруча игътибарлы булыгыз. Эчнең аскы өлеше авыртып торса, сидекнең төсе, исе үзгәрсә, күкәй янчыгы тигезсез булса, кызарса, сидек-җенси органнары шешсә, уролог-андрологка алып барырга, ашыгырга киңәш итәм.

 Балаларда урологик авырулар ни сәбәпле барлыкка килә? Алар нәселдән күчәме?

— Урологик авырулар тумыштан да килә, яшәү дәверендә дә барлыкка килә. Әйе, кайбер авырулар нәселдән дә күчә. Әйтик, бөер үсешендә, сидек-җенес органнарында төрле аномалияләр, төнлә аска сиеп җибәрүләр күчәргә мөмкин.  

 Әлеге патологияләр еш күзәтеләме? Аларны ачыклау кыенмы?

— Балаларда очрый торган тумыштан килгән авыруларның яртысы — бөердә һәм сидек чыгару юлларында булган аномалияләр. Саннарга карасак, сидек һәм җенес органнары аномалиясе белән 10-14 % бала туа. Әйтеп үткәнемчә, әлеге авырулар скрининг вакытында күренә һәм бу балалар тугач та патологияләр яки хирургия бүлегендә тикшерү уза. Монда аларга рентген тикшеренүләреннән алып, компьютер томографиясенә кадәр ясала. 

 Әлеге патологияләр буенча Республика балалар клиникасында операцияләр еш ясаламы?

— Бездә ел саен ике меңләп бала дәвалана. Аларга елына 2500 тирәсе операция үткәрелә. Операцияләр югары һәм түбән урнашкан сидек чыгару юллары авырулары вакытында, бөердә таш булса, бөер, сидек чыгару юлларына, җенси органнарга травма алганда, сары су җыелганда, варикоз киңәйсә, күкәй янчыгы «үткен» булса, сөннәтлек тишеменең тар булуы һәм аннан соң тышкы җенес әгъзасының очы кысылуы аркасында, бөердә, сидек юлларында, җенси органнарда шеш килеп чыгуга бәйле операцияләр үткәрелергә мөмкин. 

Күңелдә озак сакланган очраклар бармы?  

— Бездә дәваланган кайбер балалар әле дә хәтердә. Бөерләрендә шеш үскән очраклар аеруча истә кала. Сидек-җенси органнарда чит әйбер булу очраклары да күңелдә. Әле шушы көннәрдә генә 13 яшьлек малайның сидек куыгыннан 20 см озынлыктагы тимерчыбык алдым. 27 ел элек булган бер вакыйга бүгенгедәй күз алдымда. Яңа ел алдыннан 14 яшьлек малайның сидек куыгыннан тегү машинасы энәсен алырга туры килде. Бәйрәм алдыннан еш кына өйгә дә чакырталар. Бу инде күбесенчә бөер, сидек чыгару каналына җәрәхәт алу сәбәбе белән. 

 Сидек чыгару юллары, җенси органнар ничек җәрәхәтләнергә мөмкин? Ярдәм күрсәтүе авырдыр?

 — Андый очраклар еш түгел, әмма булып тора. Бар җәрәхәтләнүләрнең 5 % чамасы. Бу, гадәттә, көнкүреш тормышта, урамда, мәктәптә травма алу нәтиҗәсендә килеп чыга. Юл-транспорт һәлакәтләре аркасында да булырга мөмкин. Урамда яки мәктәптә булган травма тышкы яктан җәрәхәтләнүгә китерә. Кызганыч, соңгы елларда юлларда булган аварияләр аркасында бөерләрнең җәрәхәтләнү очраклары нык артты. Балалар ашыгыч ярдәм машинасы белән безгә китерелә, аларга УЗИ тикшерүе үткәрәбез, рентген ясатабыз һәм тизрәк ярдәм чарасын күрергә ашыгабыз.  

 Балаларның бөерләрендә таш була аламы? Аның билгеләре нинди? Ул нәселдән шулай киләме?

— Балаларның бөерләрендә таш булырга мөмкин. Күкрәк балаларында ул сирәк очрый торган күренеш. Бары 1 % кына тәшкил итә. Ә 3 яшь — 11 яшьлек балаларда еш очрый. Малайларда да, кызларда да булырга мөмкин. Соңгы вакытта бу авырудан зарланып килүчеләр артты. Бала авыру барлыгын кайчак тоймый да, авыру УЗИда ачыклана. Сидек чыгару системасында ташның барлыкка килүенә сәбәпләр күп төрле. Генетик яктан килергә мөмкин. Аннан соң, сидек чыгару органнарында аномалияләр булса, матдәләр алмашында үзгәрешләр күзәтелгәндә, суны аз күләмдә эчү, дөрес ашамау, инфекция, ялкынсыну килеп кушылса да булырга мөмкин. 

 Әгәр баланың сигән вакытта берәр төрле авырту тоям дисә, сезгә алып килергәме? 

— Әйе, сигәндә авырту тойса, сигән вакытта берәр төрле үзгәрешләр күзәтелсә, сидек анализлары начарайса — бу күп кенә урологик авыруларның билгеләре булып санала. Ләкин кайчагында хирургия ягыннан патология да булырга мөмкин. Сөннәтлек тишеменең тар булуы, җенес әгъзасының очы белән бәйле кимчелекләр аркасында да сигәндә авырту тоялары бар.

 Балаларда урологик авыруларны вакытында ачыклау өчен нәрсә үтәргә кирәк? 

 — Балаларның бөерләрен планлы рәвештә 1 айлык вакытта, 6 яшь һәм 15 яшьтә тикшерү каралган. Авырту булса, УЗИ үтәргә мөмкин. Бер яшькә кадәр булган сабыйларны балалар урологына күрсәтеп алу бик мөһим. Бу җенси органнар үсешендә генетик яктан кимчелекләрне ачыкларга ярдәм итә. Әлеге авыруларны иртәрәк дәвалый башласаң яхшырак. 3 яшьтә малайларның җенси органнарында су җыелырга, бүсер килеп чыгарга мөмкин. Аларны иртә күрү хәерле. 14 яшьтә дә урологка күренү бик кирәк. Бу вакытта малайларда күкәй тамырларында төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән ир балалар укырга кергәнче һәм мәктәптә укыганда 3, 7, 15 һәм 17 яшьтә уролог-андрологка күренеп алырга тиеш.

 Әлеге авырулар ирләрнең интим өлкәсе белән нык бәйле. Табибка бару алдыннан баланы психологик яктан ничек әзерләргә?

 — Кечкенә балаларны табибка күрсәткәндә әллә ни әзерлек кирәкми. Гадәттәгечә, запас салфеткалар, пеленка булса яхшы. 3 яшь тулганнарга азрак аңлатсаң, әйбәт. Табибка барасын, аңа нечкә җирен күрсәтәсе була икәнен әйтеп узарга мөмкин. Табибның «авыртамы-авыртмыймы» дигән соравына яшермичә, дөресен әйтергә кирәк икәнен алдан әйтеп узу кирәк. 

Аннан соң, ир балаларны барлык малайлар, ир-егетләр елына бер тапкыр булса да бу табибка күренергә тиеш дип үстерергә кирәк. Авыртканда гына күренергә түгел, авыртмас өчен табибка барырга кирәклеген алар яхшы аңларга тиеш. Башлангыч мәктәптә укучы балаларга андрологка ни өчен йөргәнне инде тирәнрәк итеп сөйләргә мөмкин. Уролог-андрологның ни белән шөгыльләнүе, ир кеше өчен җенси органнарның сәламәт булуы аның киләчәктә ата була алуына бәйле икәнен аңлатырга кирәк. Табибка күренү алдыннан юынып чыгарга кирәклеген онытмаска, чиста эчке кием киеп барырга кирәк булуын өйрәтергә. Әгәр җенси органнардан ниндидер ят бүленүләр борчый икән, таплы киемне үзегез белән алып килергә була.  

Яшүсмерләр исә, җенси органнарының нигә кирәклеген яхшы аңлый. Алар белән саграк булырга кирәк. Ул сезнең табибка аның белән бергә керүегезгә дә каршы булырга мөмкин. Сүзен тыңларга туры килер. Андролог белән күзгә-күз очрашсын, ачыктан-ачык сөйләшсен, дип киңәш бирергә була.  

 Ничә яшькә кадәр балалар урологка ата-ана белән керә? 

— Балалар 15 яшьтән алып табибка үзләре генә дә күренә ала. 

Яшүсмерләрне кабул итүе авырмы?

 — Гадәттә, бернинди проблема тумый. Балалар ачыла, үзләрен борчыган әйберләрне аңлатып бирә. Күбесенчә алар мәктәптә профилактик тикшеренүләрдә патология ачыкланганга, безгә килә.

Җенси тормыш, контрацепция чаралары турында балаларга сөйләргә кирәкме? Аны гаиләдә кем сөйләргә тиеш дип саныйсыз?  

— Әлбәттә, без үскәндә әти-әниләр белән бу турыда сөйләшмәдек. Мәктәптә дә сөйләүче булмады. Контрацепция чаралары, төрле партнерлар булуы хакында бигрәк тә. Без укыдык, киләчәккә планнар корып яшәдек. Безнең балалар исә, интернет челтәре аша күп мәгълүматка ия. Бу ситуацияне контрольдә тотарга кирәк, дип саныйм. Кыз балаларга ана, ир балаларга ата кеше сөйләргә тиештер. Ләкин интим тормыш турында сөйләү — ата-ананың төп бурычларыннан түгел. Без балаларны яратырга, җаваплы, итагатьле булырга, хөрмәт итә белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта, ул тиешле вакытта гаилә корачак һәм тормыш иптәшен яратып торачак, аның белән мөнәсәбәтләре яхшы булыр.  

 Клиника шартларында малайларны сөннәткә утырту мөмкин бит? Моны кайчан эшләү яхшы?

— Ир балаларны сөннәткә утырту югары квалификацияле белгечләр тарафыннан башкарылырга тиеш дип саныйм. Ә Республика балалар клиник хастаханәсе 2016 елда Россия медицина оешмалары арасыннан беренче булып хәләл таләпләргә туры китереп, медицина хезмәте күрсәтү буенча сертификат алды. Әлеге операция планлы рәвештә 2 яштән соң башкарылырга тиеш. 

Операция үткәргәндә наркоз кулланыламы? Бу ир-ат саулыгына ничек тәэсир итә?

— Операция ясар алдыннан без баланы башка белгечләргә күрсәтеп узабыз. Анализлар тапшырыла, ЭКГ ясала. Билгеләнгән көнне бала ач карынга урология бүлегенә яткызыла. Операция ясала һәм шул ук көнне берничә сәгать узгач, үз киңәшләребезне биреп, баланы өенә кайтарып җибәрәбез. Наркозсыз булмый. Дөрес, яшүсмерләргә үз теләге буенча, өлешчә генә авыртуны басып эшләнергә мөмкин. 

Әлеге операция дини яктан гына түгел, гигиена һәм медицина таләпләре буенча да башкарылырга мөмкин. Сидекне чыгару авырлашуы, кайчак хәтта бөтенләй сия алмау аркасында да әлеге операция ясала. Җенси авырулар, җенси органнарда ялкынсынулар еш булу аркасында да сидек юллары тарая башлый. Сөннәт бизләре бүлендеге җыелуы да онкология авыруына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа, сөннәтләнмәгән ирләрнең хатыннары аналык муентыгы рагы белән ешрак авырый дип санала. Сөннәтләнгән ирләр венерик авырулар һәм СПИД белән сирәгрәк авырый. 

Өй шартларында сөннәткә утыртуга ничек карыйсыз?

— Өйдә бала табу, аборт ясату кебек, җинаять операция… Антисанитария шартларында, тиешенчә тикшермичә, авыртуны басмыйча гына, операциядән соң булырга мөмкин кан китүләрне уйламыйча ясату. Аннан соң катлауланулар булганда безгә киләләр, балалар яңадан дәвалана, кайчак хәтта тагын операция узарга тиеш була. Сидек-җенси органнарда аномалияләр булу сәбәпле операция ясату мөмкин булмаган очраклар да бар бит. 

Ир бала үсеп җиткәч сау-сәламәт булсын өчен безгә нишләргә?

 — Без, балалар табиблары, урологлар балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәт булуларын кайгыртабыз. Алар сау-сәламәт булса, киләчәктә репродуктив өлкәләре дә сәламәт булыр. Ир балаларның ирлек функцияләренә начар тәэсир итәрдәй авыруларның 64 %ы бала вакытта һәм яшүсмер чагында барлыкка килә дип санала. Репродуктив система органнарының җенси яктан өлгергәч кенә хәрәкәткә килүе дөрес түгел. Җенси күзәнәкләрнең хәтта 6 айлык чагында ук төрле үзгәрешләр кичерә башлавын морфологик тикшеренүләр инде исбатлады. Кайчагында дәваланмаган яки дөрес дәваланмаган урологик авырулар киләчәктә онкология килеп чыгуга, бала тудыруга сәләтсез булуга да китерә ала. Шуңа күрә һәрвакыт тикшеренеп торыйк, вакытында табибка барыйк. Сау-сәламәт бала — ул сәламәт ир, сәламәт ир — сәламәт гаилә, сәламәт ил дигән сүз.

Татарстанда балалар урологиясе тарихы Казан Император университетының медицина факультетына барып тоташа. 1814 елда биредә балалар хирургиясе буенча укытуга алыналар. 1837 елда хирургия һәм бала таптыру осталыгы буенча (хатын-кыз һәм балалар авырулары, бала тапкан хатын-кызларга ярдәм күрсәтү эше, яңа туган сабыйларны дәвалау буенча) аерым кафедра ачыла. 1847 елда Казанда беренче мәртәбә ике профессор Ф. О. Елачич һәм А. А. Китер балаларга эфирлы наркоз белән операция ясый башлый. 3 яшьлек баланың сидек куыгыннан 3 таш уңышлы гына алына.

Университетта белем алган студент Н.А.Толмачев 1870 елда балаларның сидек юллары каналлары клапаннарын тикшерүгә алына. Үз эшен ул Германиядә стажировка вакытында дәвам итә һәм 1875 елда Россиядә беренче мәртәбә, тумыштан булган кимчелекләр балаларның сигән вакытта килеп чыккан үзгәрешләренә сәбәпче буларак өйрәнелә. Әлеге тема буенча докторлык диссертациясе яклана. 

Алга таба Казан урологиясендә профессор Н. Н. Феноминов (1855-1918), В. И. Разумовский (1857-1935), В. Л. Боголюбов (1874—1935), Н. А. Геркен (1886-1962), А. В. Вишневский (1874-1948), И. Ф. Харитонов (1898—1985) исемнәре яңгырый.

Татарстан балалар урологиясе үсешенә һәм уронефрологик хезмәтенә профессор, академик, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, остазыбыз Алмаз Әсхәт улы Ахунҗанов (1937-2016) зур өлеш кертә. Балаларның сидек чыгару системасында тумыштан булган авыруларын ачыклау һәм аларны дәвалау өчен шактый күп көч куя. Ул 4 докторлык, 10 кандидат диссертациясе, 650 язма эш, 98 рационализатор тәкъдиме, 14 авторлык таныклыгы, 6 патент, балалар хирургиясе һәм урология буенча 150 төрле инструмент, уродинамик җайланма авторы. 1977 елда Татарстанда яңа ачылган Республика балалар клиник хастаханәсендә ул беренче булып операция ясый.

Хәзерге вакытта биредә 40 кешегә исәпләнгән урология бүлеге яхшы гына эшләп килә. Аннан соң, Яр Чаллы һәм Түбән Камада 20шәр кешегә исәпләнгән 2 бүлек хезмәт куя. 2022 елда Алмаз Ахунҗанов оештырган урология бүлеге эшли башлавына 45 ел тулачак. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100