Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар урамда уйный, әтиләре өй тирәсендә, әниләре өйдә юк чакта нәни малай һәлак булган

news_top_970_100
Балалар урамда уйный, әтиләре өй тирәсендә, әниләре өйдә юк чакта нәни малай һәлак булган
Фото: https://t.me/krksledkom

Красноярск краенда янгында 5 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, янгында имгәнгән 5 бала хастаханәдә алып барганда үлүе турында 9 октябрьдә кич белән Тикшерү идарәсенә хәбәр итәләр. Җинаять эше ачылган.

Якынча белешмә буенча, малай Черемшанка авылында күп балалы гаиләдә әти-әнисе белән яши.

Төш вакытында балалар барысы да урамда уйнап йөри, әтиләре хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Әниләре эшләре белән чыгып киткән.

Шул чакта 5 яшьлек малай өйгә кереп китә, һәм икенче катта янгын чыга. Фаҗига бала шуклыгы аркасында чыккан булуы ихтимал, диелә ведомство хәбәрендә.

Уттан куркып калган малай баскычтан төшеп урамга чыга алмый. Бераздан төтен баскан бүлмәдә аны абыйсы таба. Хастаханәгә илткәндә малай үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100