Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар учак яккан» – Татарстанда нәни малайның тәненең 60 проценты пешкән

news_top_970_100
«Балалар учак яккан» – Татарстанда нәни малайның тәненең 60 проценты пешкән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Алексеевский бистәсендә 7 яшьлек малайлар чүп-чарга ут төрткән. Бер баланың тәненең 60 проценты пешкән. Бу турыда «Татар-информ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Кичә кич өй янында чүп яну хакында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Урынга янгын сүндерүчеләр бара. Утның гаражга күчү куркыныч була.

Соңрак ачыкланганча, ут балалар шуклыгыннан килеп чыккан. 4 бала шырпы сатып алган, гараж артына барып учак яндырганнар. Чыбыклар, такталар җыеп, ут төрткәннәр, аннары учакка пластик шешә ыргытканнар. Шешәдә эреткеч булган, дип фаразлана.

Шешә эри башлый. Балаларның берсе шешәне учактан ала, шул чакта аның эчендәге сыеклык малайларның берсенә чәчри, аннары киеменә ут каба.

Шулай итеп 7 яшьлек малай пешә, аны район хастаханәсенә реанимациягә салалар, аннары Казанга балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100