news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар тудыру йортында янгыннан ике йөздән артык кешене, шул исәптән яңа туган алтмыш сабыйны алып чыкканнар

Узган төндә өченче ярты тирәсендә хастаханәдә янгын чыккан.

news_top
Балалар тудыру йортында янгыннан ике йөздән артык кешене, шул исәптән яңа туган алтмыш сабыйны алып чыкканнар

Уфада балалар тудыру йортында янгын чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Төнге өченче ярты тирәсендә 112 номерына янгын турында хәбәр килгән. Коткаручылар килгәндә, беренче катта шәфкать туташы постында ут чыгуы ачыкланган.

Бала тудыру йортындагы 238 кешене, шул исәптән яңа туган 60 баланы күршедәге хирургия бүлегенә, якындагы балалар тудыру йортларына күчереп урнаштырганнар.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар