«Балалар табигатькә сакчыл карарга өйрәнә» - Татарстанда 192 мәктәп урманчылыгы эшли
Яңа 2026-2027 уку елында Татарстан Республикасының 192 мәктәп урманчылыгы үз ишекләрен ачты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мондый берләшмәләр яшьләргә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, ә табигатьтән рациональ файдалану күнекмәләрен формалаштыру, тикшеренү сәләтләрен үстерү һәм урман тармагының булачак белгечләрен әзерләү мөмкинлеге бирә торган экологик белем бирүнең нәтиҗәле формаларының берсе булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларының эше «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Мәктәп урманчылыклары – үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше. Балалар теоретик белемнәр алып кына калмыйча, практик эшчәнлек аша табигатькә дә сакчыл карарга өйрәнәләр, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина. – Хәзерге вакытта мәктәп урманчылыкларында 2,6 мең кеше исәпләнә».
Программа кысаларында укучылар агач утыртуда, урман массивларын чистартуда, орлык җыюда һәм республиканың урман ресурсларын саклауга һәм торгызуга юнәлдерелгән башка чараларда катнашалар.
План нигезендә, 2026-2027 уку елы дәвамында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Урманны саклыйк», «Макулатура бир – агачны коткар», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга оя бүләк итик», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Чиста яр» кебек экологик акцияләрдә катнашачак. Урман хезмәткәрләре көненә, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара елгалар көненә, Халыкара урманнар көненә, Кошлар көненә, Халыкара Җир көненә, Җиңү көненә багышланган һ.б. чаралар үткәреләчәк.