Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар табибы: «Казанда энтеровирус чоры башланды»

news_top_970_100
Балалар табибы: «Казанда энтеровирус чоры башланды»
социаль челтәрләр

Балалар табибы Илдус Лотфуллин Казанда энтеровирус чоры башлануы турында хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, энтеровирус периоды июльдән сентябрьгә кадәр бара. 

«Пациентлар арасында күбесенчә Коксаки вирусы һәм энтеровирусның башка төрләре очрый. Зинһар өчен Коксакины табиб Кавасаки белән бутамагыз. Коксаки - Япониядәге энтеровируслар өйрәнелгән шәһәр.

Гадәттә, температуралары югары күтәрелгән, авыз эченә авырта торган бетчәләр чыккан балалар мөрәҗәгать итә. (энтеровируслы везикулез фарингит). Бездә дә, Америкада да бу авыруның дөрес булмаган атамасы бар - герпангина. Дөрес түгел - чөнки бу авыру герпес түгел. Авыз эченә генә түгел, аяк табаннары һәм уч төпләренә дә бетчәләр чыгарга мөмкин. Ул очракта авыру «аяк-кул-авыз» синдромы дип атала. Бала терелгәннән соң кул һәм ак бармакларының тиресе купшаклана, кайвакыт тырнаклар төшә.

Энтеровирус инфекциясе һәр кешедә төрлечә үтә. Бик сирәк очракта гына бу авыру геморрагик конъюктивит, симптомсыз лихорадка, миокардит, перикардит, үзәк нерв инфекцияләре (энцевалит яки менингит), сүлпән параличларга китерергә мөмкин.

Сүлпән параличлы энтеровриус очраклары 1979 елда СССРда күзәтелгән.

Бәхеткә алар хәзер бик сирәк очрый. Гаәттә авыру тиз һәм җиңел уза. Авыртуны басу өчен туңдырма яки башка берәр салкын әйбер ашарга мөмкин. Әлеге инфекция белән берничә тапкыр чирләүчеләр дә бар. 

Интернет киңлекләрендә 2008 елда «Российская газета» да басылган бер кызык язма таптым. «Үлем куркынычлы энтеровирус инфекциясе Приморьега үтеп керде» дип язылган. Рәсми газетада. Әйе, 2000 елларда энтеровирусның арту очраклары күзәтелде. Кызганыч, күп очракта медицина темасына язылган материлларда төгәлсезлекләр булу күзәтелә. Энтеровирус инфекциясенең куркыныч булмавын хәзер беләбез инде», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

 

Фото: © Илдус Лотфуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100