Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар табибы Илдус Лотфуллин: «Бала суда тыныч кына, кычкырмыйча бата»

news_top_970_100
Балалар табибы Илдус Лотфуллин: «Бала суда тыныч кына, кычкырмыйча бата»

Балалар табибы Илдус Лотфуллин балаларның суга батуы проблемасына игътибар итәргә чакыра.

«Ай ярым эчендә генә дә Кабан күлендә 15 яшьлек кыз, Азнакайда 18 яшьлек игезәкләр, Тукай районында 7 яшьлек кыз, Биектауда 2 үсмер малай батып үлгән… Бу әле – мин интернет аша эзләп тапкан саннар гына. Якыннарының кайгысын уртаклашам….

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы суга батучы балалар проблемасын игътибардан читтә калган төп проблемаларның берсе дип атый. Бик дөрес! Бала лейкоз яки сепсистан үлгәндә, аны коткару өчен күпме көч куелганлыгын белсәгез иде сез. Ә монда бөтенләй башка ситуация – балалар бата. Бу – безнең тарафтан көрәшү юллары булмаган фаҗига кебек кабул ителә. Ләкин, мәсәлән, Татарстанда ай ярым эчендә 6 бала берәр авырудан вафат булса, бу катастрофа булыр иде. Ә 6 баланың суга батып үлүе гадәти әйбер буларак кабул ителә.

Суга бата башлаган кеше үзен контрольдә тота алмый башлый. Бу – үзенә күрә бер инстинктив халәт, һәм ул кинолардагы суга бату күренешләренә бер дә охшамаган:

бала суда тыныч кына, кычкырмыйча бата;

ярга карый;

су авызы тирәсендә;

башы артка ташланган (авызны мөмкин кадәр өстәрәк тотар өчен);

гәүдәсе вертикаль, аяклары эшләми;

куллары баскычтан менгәндәге кебек хәрәкәтләр ясый;

Бу вакытта сезнең кешене коткару өчен 20-40 секундыгыз бар», – дип яза табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100