Балалар судан курыкмасын өчен нишләргә: 100 яшьлек бабайдан киңәш - видео
Балалар судан курыкмасын өчен нишләргә: 100 яшьлек бабайдан киңәш - видео

Берлинда яшәүче Леопольд Кучвалекка 100 яшь. Ул 15 яшьтән бирле йөзәргә өйрәтүче инструктор һәм суга батудан коткаручы булып эшли.
Яшенә карамастан, Лео бабай атнага ике тапкыр балаларга дәресләр бирү өчен бассейнга килә.
"Судан бик куркучы балалар була. Курыккач, алар йөзәргә өйрәнә алмый. Шуңа алардан ул куркуны алып ташларга кирәк", - дип киңәш итә бабай.
Лео бабай суда йөзәргә өйрәтүче дөньядагы иң өлкән инструктор.
Балаларны бик яратам, ди ул. Бабайның үз оныклары юк.