Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар стоматологы Ольга Гыйзәтуллина: «Тешнең төсе сәламәтлеге турында сөйләми»

Балалар түгел, олы кешеләр дә стоматологка барырга шүрли. Тешләрне кечкенәдән ничек сакларга һәм баланың теш табибы алдында куркуын ничек бетерергә? Бу хакта «5нче санлы балалар стоматология хастаханәсе»нең югары квалификацияле теш табибы Гыйзәтуллина Ольга Семеновна белән сөйләштек.

news_top_970_100
Балалар стоматологы Ольга Гыйзәтуллина: «Тешнең төсе сәламәтлеге турында сөйләми»
https://pixabay.com/ru

Сөт тешләре белән бәйле күп мифлар бар. Бүгенге мәгълүмат дөньясында күпләр югалып кала, кайсының дөрес, кайсының ялган булуын тиз генә аңлап булмый.

1. Сөт тешләрен дәваларга кирәкми, алар барыбер төшәчәк, диләр. Бу гыйбарәдә хаклык бармы?

Сөт тешләрен дәваларга кирәкме, юкмы икәне баланың яшенә бәйле. Тешләр алышыну процессы бара икән, 7-8 яшьләрдән соң, төшәргә әзер тешне дәвалап тормасаң да була. Сөт тешләре прикусы, гадәттә, 10-12 яшьләргә кадәр саклана. Тикшереп карап, дәваларгамы, юкмы икәнен табиб үзе хәл итәчәк. Әгәр тешләр инде 5 яшькә кадәр үк бозыла башлый икән, әлбәттә, аларны дәваларга кирәк. Вакытында бу эшкә алынмасаң, алар иртә төшә. Ә бу инде, үз чиратында, ортодонт өлкәсендә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин: казналык үсеше тоткарлану, прикусның дөрес формалашмавы.

2. Сөт тешләрен көмешләү (серебрение) кариестан коткара.

Әйе, тик кариесның башлангыч формасында гына тешләрне көмешләү уңай нәтиҗә бирәчәк. Ак тап булганда гына. Әгәр теш бозылган яисә кариес эчкәрәк үткән икән, бу очракта көмешләү дөрес булмаячак. Бу 1,5-3 яшькә кадәр очрый. Вакытында эшләнсә, тешләрне сакларга ярдәм итә. Шуны истә тоту мөһим: көмешләгәннән соң бөтен теш түгел, ә менә аның бозыла башлаган җире каралып торачак. Профилактика йөзеннән, кайчак фтор лак белән каплыйбыз тешләрне. Әлбәттә, бу сәламәт тешләргә генә кагыла.

3. Тешләр соңрак чыккан саен, озаграк сакланачак.

Прикус өч яшькә кадәр формалаша. Кайберәүләр 1 яки 1,2 яшьтә баласының тешләре чыкмаганга борчылып киләләр. Тешнең соң чыгуы патология түгел. Иртә чыгуны да яхшы дип әйтеп булмый, эмале йомшак була. Ярты елга бер табибка күренү әйбәт булыр иде бу очракта. Сөт тешләренә йөклелекнең беренче триместрында нигез салына. Шул вакытта булачак анада токсикоз булуы, дарулар эчүе, кирәгеннән артык борчылуы, ниндидер минераль матдәләрнең җитешмәве — барысы да сөт тешләрендә чагылачак.

4. Озак күкрәк сөте имезү кариес барлыкка килү куркынычын арттыра.

Юк, бу алай түгел. Бу күбрәк шешә имүчеләргә кагыла дияр идем. Ике яшьтән соң инде аны туктатырга кирәк, чөнки аскы һәм өске алгы тешләргә тәэсир итә. Күкрәк сөтен имү, киресенчә, яхшы, бөтен авыз эчендәге мускуллар эшли.

5. Ак тешләр — сәламәт тешләр.

Дөрес түгел. Сәламәт тешләр — ул кариесы булмаган тешләр. Тешнең төсе — эмальнең төсе генә, тешләр сәламәтлеге турында сөйләми ул. Һәр кешенең үз эмаль төсе. Сары тешләр дә сәламәт була ала.

6. Ата-аналарының тешләр белән проблемалары бар икән, балаларының да тешләре начар булачак.

Монда 50гә 50 дияр идем. Прикус әти-әнисенекенә охшый. Мәсәлән, кайвакыт баланың теш аралары артык киң була. Карый башлыйсың, әтисенең, я әнисенеке шулай икәне ачыклана. Ә кариес күбрәк тешләрне ничек карауга бәйле, генетикага түгел.

7. Сөт тешләренең тамырлары юк һәм аларны алу авырттырмый.

Бөтен тешләрнең дә тамырлары була. Һәр группа тешләрнең үзләренең чыгу һәм тамырларының бетү, кайту (рассасывание) вакыты бар. Әгәр сөт тешенең төшәр вакыты җитеп, селкенә башлый икән, бу очракта аны алдыру җиңел булачак, чөнки тамырлары инде беткән. Барысы да баланың яшеннән тора. 5 яшьтә дә, 12 яшьтә дә теш алдырырга килергә була, аерма булачак инде.

8. Сөт тешләрендә пульпит булмый.

Була. Сөт тешенең төзелеше аннан соң чыга торган даими тешләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Бары бер генә аерма — сөт тешенең нерв ачыла торган пульпа камерасы бик якын урнашкан. Шуңа балалар стоматологиясендә, кагыйдә буларак, кечкенә кариес яисә пульпит дигән диагноз гына куела ала. Тирән кариес дигән төшенчә юк. Балаларда теш бозылу процессы тиз бара. Кечкенә табы булган тештә бер айдан соң тешнең яртысы булмаска мөмкин. Бигрәк тә тешләрне карамыйча, төрле төче әйберләр, конфет, мармелад ише нәрсәләрне күп ашау шундый хәлгә китерә.

9. Балалар өчен махсус теш пастасы һәм щеткасы алмасаң да ярый.

Элек нәрсә бар, шуны куллана идек. Хәзер инде яшьләренә карап бүленгән пасталар, казналыкка карап ясалган теш щеткалары — балалар өчен нәрсә генә юк! Шуңа күрә махсус теш пасталарын һәм щеткаларын тәкъдим итәр идем. Балалар теш пастасын йоткан очракта да бернинди зарар булмаячак. Ике яшькә кадәр бармакка кидерелә торган махсус силиконлы щетка да җитә. Баланың ничә теше барлыгына да карарга кирәк. Кемнеңдер инде 1,5 яшьтә 16 теше була, ә кемнеңдер 1 яшьтә чыга гына башлый. Сораулар туа икән, табибка килеп күренеп, аның белән киңәшләшүдән дә яхшысы булмас. Белгеч щетка белән теш пастасы сайлауда да ярдәм итәчәк. Паста составындагы фтор, кальцийга һәм аның ни дәрәҗәдә абразив булуына да игътибар итәргә кирәк. Кайбер агарта торган теш пасталары белән, мәсәлән, атнага бер генә чистартырга ярый.

10. Тешләрне ешрак чистарткан саен яхшырак.

Юк, көненә ике тапкыр җитә: иртән ашаганнан соң һәм кич йокларга ятар алдыннан. Артык озак та кирәкми, өч минутка кадәр булса, бик яхшы.

11. Электр теш щеткаларын балаларга кулланырга ярыймы?

Шәхсән үзем киңәш итәр идем. Алар бик яхшы чистарталар. Әлбәттә, белеп, дөрес итеп кулланырга кирәк. Аннары кечкенә чакта балалар аның тавышына ияләнә һәм теш табибына барганда: «Хәзер нәкъ өйдәге кебек тешләреңне карап алалар», — дияргә була. Баланың куркуы кими, стоматологларга да ияләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100