
Иң самими мәзәкләр балалар белән сөйләшүдән туа.
- Аяз (8 яшь)
– Әни, мин, үскәч, хирург булам бит инде.
– Әйе, тырышып укысаң – буласың.
– Мин түләүле хастаханәдә эшләргә телим.
– Сиңа эшләгән өчен хезмәт хакы түләячәкләр.
– Хезмәт хакы гынамы? Күпме инде ул?
– Нинди хирург буласың инде…
– Ә минем даими клиентларым булачакмы?
- Аяз (8 яшь)
– Улым, нишләп шулай ямьсез язасың? Бер хәрефең һавага менеп киткән, икенчесе сызыктан чыккан, өченчесе артык зур…
– Бу әле – нормаль. Мин бит киләчәктә табиб булам, миңа алар кебек язарга өйрәнә башларга кирәк.
- Аяз (8 яшь)
– Әни, синең «җил чәчәге» (ветрянка) белән авыручы туганнарың бармы?
– Нигә?
– Ашыгыч рәвештә аларны кунакка чакырырга яки аларга кунакка барырга кирәк. Балачакта авыру җиңелрәк уза, диләр. Минем, үскәч, «яшелгә батып», авыруны авыр итеп кичереп ятасым килми. Аннары хатынымның миңа «Шрек» дип әйтүен дә теләмим.
- Аяз (8 яшь)
– Әни, синең «бывший»ларың бармы?
– Ммм... (әни кеше ничегрәк җавап бирергә дип аптырап тора).
– Алар бөтен кешедә була.
- Аяз (3 яшь)
– Әни, минем туган көнем җитәме әле?
– Менә агачлардагы яфраклар коелып бетә дә, синең туган көнең була.
– Мин аның тизрәк җитүен телим («коелыгыз, коелырга вакыт җитте» дип, нәни Аяз, яшь агачны дер селкетеп, яфракларны коя башлый).
- Ибраһим (7 яшь)
Укытучы Ибраһимны санарга өйрәтә.
– Әни – бер, әти – ике…
– Әти ике булмый…
- Булат (4 яшь)
Кечкенә энекәше мәктәптә укучы абыйсыннан:
– Кайчан велосипедта утыртып йөртәсең?
– Каникулга чыккач.
– Каникул кайчан башлана?
– Май беткәч инде.
– Әйдә, мин сиңа майны ашарга булышам.