Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар үскәндә кайда йөргән?» - Рәфинә Ганиуллина әтисенең әнисен үпкәнен күрсәтте

Инстачылар ике лагерьга бүленеп, фикерләрен белдергән.

news_top_970_100
«Балалар үскәндә кайда йөргән?» - Рәфинә Ганиуллина әтисенең әнисен үпкәнен күрсәтте
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Җырчы олыгайган әтисенең әнисен үбәргә тырышканын видеога төшергән һәм «еллар үткәч тә мәхәббәт сүрелми икән ул» дип язган.

Инстачыларның бер өлешенә бу күренеш бер дә ошамаган.

«Абау, нигә җәфалый ул аны, миңа бик жәл булып китте. Әниегез исенә төшкәнмени? Мәхәббәтне яшь чагында уйласын иде, 5 баланы калдырып киткәндә»;

«Бу мәхаббәт түгел инде, куштанлык, торыр урыны калмагандыр. Мескен хатынны шул хәлгә җиткергән дә хәзер кыланган була»;

«Җылы эзләп кайткандыр, хәзер соң инде! Биш баланы ташлап, хатынын чиргә сабыштыручы. Күрә алмыйм бу кешене»;

«Рәфинә, әниегезне нигә һаман мыскыл иттерәсез? Әниегездә моңа кадәр әтиегезнең мыскыллавына түзеп яшәгәннең нәтиҗәсе түгелме соң?»;

«Йөзен яшерә, җанашым, төртеп җибәрергә хәле юк»;

«Маймыл бу, ир түгел. Яшь чагында балалар үстерешмәгән. Хәзер әти булган, карарга да авыр»;

«Нинди мәхәббәт ди ул, исенә төшкән гомер азагында, караучысыз калгандыр, әниегезне жәлләп куйдым»;

«Бу яшьтә килешми инде мондый күренеш, яшь вакытта балалар үстергәндә кайда йөргән?» - дип усал комментарийлар калдырганнар.

Икенче төркем инстачылар «Бер яшьлектә, бер картлыкта ди. Молодцы, кызлар, үткәннәргә ачу сакламыйсыз, хөрмәтем чиксез»; «Җәмәгать, зинһар, хафаланмагыз. Зөлфия апаның йөрәге олы аның, Әтиләре булмаса, биш кызым булмас иде дип күптән кичерде инде ул аны. Монда судья булып, кызларның йөрәкләренә тоз сипмәгез, болай да күпне күргән кызлар инде алар. Видеоны куйганнар икән, димәк, шулай кирәк», «Әллә ниләр язмагыз инде. Кешеләр турында гел әшәке уйлар уйламыйк. Әтиләре бит! Үзләре беләдер», — дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100