Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар шуклыгыннан фаҗига: 4 яшьлек Салихның күзенә шприц энәсе кереп киткән

Балалар шуклыгыннан фаҗига: 4 яшьлек Салихның күзенә шприц энәсе кереп киткән

news_top_970_100
Балалар шуклыгыннан фаҗига: 4 яшьлек Салихның күзенә шприц энәсе кереп киткән
Черкесск шәһәрендә балалар уены фаҗига белән тәмамланган. Хәзер 4 яшьлек малай әнисе белән Ставрополь хастаханәсендә ята. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

"Табиблар Салихның бу күзе 1 процент булса да күрсен өчен тырыша. Әлегә аның бу күзе бер дә күрми", - дип сөйли малайның әнисе Зәлинә Ауесовна.

Бер атна элек нәни Салих 12 яшьлек туганы белән уйнап йөри. Олырак малай - Зәлинәнең каенсеңлесенең баласы. Балалар аш бүлмәсендә шаяра. Алар суыткычны ачып, шунда медицина шприцы табалар. Кычкырып елаган тавышны ишетеп, Салихның әнисе килеп җитә. Балалар шукланып, Салихның күзенә шприц энәсе кадалган булып чыга.

"Мин бу хәл ничек булганын күреп тормадым. Баланың күзе кызарган иде. Табиблар фикеренчә, шприц белән күзгә инфекция керткәннәр. Баланың күзе бик үлекләде. Ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килде", - дип сөйли Салихның әнисе.

Баланы Мәскәүгә җибәрергә җыеналар. Тик аңа кадәр инфекцияне дәвалап бетерергә кирәк. Салих әлегә капельница һәм уколлар белән Ставрополь хастаханәсендә дәвалана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100