news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар шагыйрәсе коронавирус йоктырганнан соң үлгән

Корней Чуковский исемендәге премия лауреаты 75 яшендә вафат булган.

news_top
Балалар шагыйрәсе коронавирус йоктырганнан соң үлгән
Владимир Васильев

Балалар шагыйрәсе Инна Гамазкова вафат булган. Facebook челтәрендә шагыйрь Герман Лукомников сүзләренчә, Инна Гамазкова хастаханәдә үлгән, ул коронавирус йоктырган булган. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Инна Гамазковага 75 яшь булган. Ул Омск шәһәрендә 1945 елда туа. Аннары әти-әнисе белән Мәскәүгә күченеп килә. Булачак шагыйрә биология техникумын тәмамлый аннары Крупская исемендәге Мәскәү педагогика институтының биология һәм химия факультетын бетерә. Инна Гамазкова бөҗәкләр белән көрәшү өчен чаралар эзләү белән шөгыльләнә.

Инна Гамазкова 1990нчы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый, шул чакта аның балалар өчен язылган шигырьләре һәм китаплары чыга.

Инна Гамазкова — балалар әдәбияты өлкәсендә Корней Чуковский исемендәге премия лауреаты. «Азбука в загадках», «У кого какие мамы», «Говорящая занавеска», «Про мальчишек и девчонок. Озорные частушки» һәм башка китаплары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар