Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар санкционка өчен көрәшә... Яки яңа татар каһарманына бүләге дә яңа кирәк

КФУ студенты Ильяс Хаҗиев «Туган батыр» проекты кысаларында үткән көрәш ярышларыннан уйлана.

news_top_970_100
Балалар санкционка өчен көрәшә... Яки яңа татар каһарманына бүләге дә яңа кирәк

Соңгы елларда «Туган батыр» дигән проект зур адымнар белән алга атлый. Әле бер ел элек кенә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким тарафыннан тәкъдим ителгән «татар батыры» турындагы әкият, бүген инде мультфильм булып дөнья күрә. 

Мультфильмда, әкияттә күрсәтелгән Туган батырның төп максаты балаларга Человек-паук, Бэтмен, Капитан Америка кебек популяр каһарманнарны алыштырырдай каһарман барлыгын күрсәтү, балаларда үз тарихыңа, халкыңа һәм, иң мөһиме, беркайчан да җимерелә алмаган рухи кыйммәтләр булдыру.

Күптән түгел Казанда үткән форумда «Туган батыр» проекты чит ил кунакларына да тәкъдим ителде. Бүген исә «Туган батыр» исеме астында үтүче тагын бер зур проект узды. Ул грэмплинг, көрәш һәм грек-рим көрәше кебек ярышларны үз эченә ала.

Сезгә бу ярышның нинди форматта үтүе, нинди кагыйдәләр буенча үтүе турында сөйләмим. Мин үзем дә артык зур белгеч түгел бу өлкәдә. Кайбер кеше футбол турында: «Мин дурак мәллә 11 матур причёскалы кешенең туп артыннан йөгереп йөрүен карап утырырга?» дип әйтә бит. Минем дә көрәш турында фикерем шул сүзләрдән ерак түгел. Ләкин футбол белән хоккейны шул сүзләр белән шәрехләсәләр, көрәш турында шул ук кешеләр:

– Идәндәге пычрак җыеп йөрүчеләрне карарга дурак мәллә мин? – дип әйтә. 

Шуңа күрә кагыйдәләр турында сөйләмим. Кыскача әйтсәң: йомшак идәнле 4 мәйданчык, дүртесендә дә трикодагы яшь егетләр бер-берсен аунатып йөртә. Ләкин репортаж дигәч – репортаж булсын инде, бу ярышны ничегрәк күрдем, шулай языйм.

«Даёшь молодёжь?»

Мин кечкенәдән спортның команда белән уйналган төрләренә күбрәк өстенлек бирдем. Ә бүгенге кебек индивидуаль, йомшак келәмдә үтә торган спорт ярышлары миндә 2010 елларда телевизорда барган «Даёшь молодёжь» комедия скетч-сериалы белән ассоциацияләнә. Төгәлрәк әйтсәң, анда уйнаучы ике төп герой белән. Аларның исемнәре: Тамик һәм Радик.

«Даёшь молодёжь» скетч-сериалындагы Тамик белән Радик.

Әгәр дә сез бу сериалны белмисез икән, бәлки аңа охшаган, ләкин инде олырак аудиториягә юнәлтелгән «6 кадров»  сериалы белән таныштыр? 2010 елларда мондый скетч-сериаллар популяр иде бит. Шуңа күрә, күрмәгән булсагыз да, сез бу сериаллар турында ишетергә тиеш.

Бүген дә яшь ярышчыларның кысып торучы купальник кебек костюмнарын күреп, кыскач инде аңлашыла, бүксәдән астарак урнашкан «әйберләрен» рәтләгәннәре һәрбер минут саен күзгә төшкәч, шул скетч-сериал хәтердә калыкты. Анда да Тамик белән Радик шулай итә иде, ул аларның бер фишкасы иде. Ләкин бу – башта гына.

Аннан ярыш башланды. Бер яктан әти-әниләр үз балалары өчен җан ата, бер яктан инде җиңелгән яшь спортсменнарның күз яшьләре... Ул аңлашыла да: һәр категориядә җиңүчеләр өчен бүләк бик шәп. Бүген санкцияләр аркасында тагын да бәясе күтәрелгән: «Playstation 5» (65,000 сум торучы уен приставкасы).

Буфеттагы бәяләргә обзор

Җиңелгән көрәшчеләрнең күңелләрен күтәрер өчен, әти-әниләр балаларын буфетка алып китә. Анда барысы бар: пончик, туңдырма, чәк-чәк, цезарь, кофе... «Ютуб»тагы блогерлар, төрле кафе-рестораннардагы ризыкларга күзәтү ясап, миллионлаган язылучы һәм акча эшлиләр. Мин исә сезгә бушка ясыйм:

Чәкчәк (50 гр) 70₽

«Цезарь» (210 гр) 290₽

Токмач ашы (250 гр) 120₽

Өчпочмак (100 гр) 150₽

Әфлисун  60₽

Пончик (100 гр) 70₽

Борщ (250гр) 140₽

«Королевская ватрушка» (100 гр) 150₽

Гөбәдия (100 гр) 120₽

Карабодай+гуляш (250 гр) 290₽

18+

Бәдрәфтә – үзгә тормыш. Бер көрәшче «зур эшен» эшләп утырам!» дип кычкыра, шул ук вакытта икенчесе аңа: 

– Әйдә тизрәк, синең 12 минуттан көрәшергә чыгасың бар! – ди.

Бетте бугай. Әкияттән башладык, 18+ та бетердек. Тагын нәрсә кирәк инде?

***

Бүләк турында  берничә сүз әйтәсе килә. «Playstation 5» – бик әйбәт инде ул, ләкин әгәр сез татар батыры турында әкият, аннан соң мультфильм, гомумән татарча бәйге ясыйсыз икән, татар телен үстерү, балаларда тарих белән кызыксынуны уятырга телисез икән, аның, мөгаен, бүләге дә балаларда татар теленә, тарихка кызыксыну уятырга тиештер? Ул бала бит, кайтып «Playstation»да шул ук Человек-паук, Бэтмен, Супермен турындагы уеннарны уйнаячак... Әле икенче, өченче урын алган дусларын да чакырачак... Әгәр ил күләмендә сез балалар өчен яңа каһарман уйлап чыгарасыз икән, американнарныкы белән көрәшәсез икән, бүләк мәсьәләсендә дә бүтәнчәрәк фикер йөртү кирәктер...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 август 2023
    Исемсез
    Миңа ошады!! Актуаль мәсьәләләр, юмор белән язылган. Әфарин!!!
  • 15 июнь 2023
    Исемсез
    Коточкыч язма! Бәдрәфтәге тормыш... Ни кыланасыз сез, җегетләр??? Шушы да булдымы язма?! Сүзем юк...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100