Сеченов исемендәге Ана һәм бала үзәге гастроэнтерологы Светлана Жучкова баланың гармонияле үсешендәге төп кагыйдәләр белән уртаклашты. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Табиб әйтүенчә, сәламәтлек формуласы 3 мөһим өлештән тора: дөрес туклану, даими хәрәкәт активлыгы һәм вакытында медицина тикшерүләре узу.
Спорт секцияләренә йөргән балаларның иммунитеты гына түгел, нерв-психик халәте дә яхшырак була. Нәтиҗә яхшырак булсын өчен, атнага 2-3 тапкыр берәр сәгать шөгыльләнергә кирәк, ди табиб.
Табиб кышкы спорт төрләренең аеруча файдалы булуына басым ясаган. Педиатр аңлатканча, фигуралы шуу яки хоккей белән шөгыльләнү борын һәм тамак авырулары – ларингит, ринит, фарингитны кисәтүдә нәтиҗәле булырга мөмкин. Бу – аеруча сулыш юллары белән бәйле хроник проблемалары булган балалар өчен файдалы, диелә хәбәрдә.