Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар премиясе»: нәниләр өчен бәйрәм һәм җырчылар белән балалар турында сөйләшү

Казанда өченче тапкыр «Балалар премиясе» узды. Балалар өчен чын бәйрәм үткәргән «Барс медиа» компаниясе молодец! Балалар үзара татарча аралашса, тагы да кәефем күтәрелер иде, әлбәттә, ләкин хәзер бу хакта түгел...

news_top_970_100
«Балалар премиясе»: нәниләр өчен бәйрәм һәм җырчылар белән балалар турында сөйләшү
Салават Камалетдинов

15 бала һәм 3 төркем – 18 хыял

«Балалар премиясе» – «Барс медиа» компаниясенең проектларының берсе. Быел ул өченче тапкыр узды. Гади итеп аңлатканда, бу – нәни «Татар җыры». Сыннар балаларга таратыла. Балаларның чыгыш караганда ниндидер җитешеп бетмәгән як, гаеп эзләп утыру дөрес булмас, дидем. Алар тырыша, ә иң мөһиме – татар телендә сөйли, җырлый. Кайберләре сәхнә артына чыгуга ук әти-әниләре белән русча сөйләшә башласалар да, 3-5 минут булса да татарча «яшиләр бит». Аннан соң, татар телен күбрәк ишеткән саен, дөньяда менә дигән, матур, шулхәтле бай тел бар икәнен дә белә алар. 

Бу тамашада мин күбрәк җырчылар белән аралаштым. Без концертта язылган репортажда үз фикеребезне белдерәбез, гадәттә. Монысында алай булмаячак. Балалар матур, әти-әниләре, матурдан-матур туфлиләргә, күлмәкләргә, малайлар өчен, мәсәлән, костюмнарга акча кызганмыйча, балаларына матур кичә бүләк итте. Балалар бәхетле. Мин үскәндә мондый проект булмады, үзем өчен кумир дәрәҗәсендә булган җырчым белән дуэт та башкармадым. Шуңа күрә оештыручыларга һәм әти-әниләргә шушы балаларны сөендерер өчен нәкъ менә шушы ысулны кулланганнары өчен рәхмәт.

Бер генә як бар… Берара бу концерт ачык фестивальгә яки бәйгегә охшап калды. Уртада жюри әгъзалары утыра, килгән балалар һәм ата-аналар үз чыгышларын көтә. Чыгыш тәмамлана – нәкъ шушы конкурсант өчен җан атучылар залдан чыгып китә. Тыз-быз йөрделәр инде. Өстәвенә ишекне ябарга онытты кайберләре. Бер әңгәмәдәшем әйтмешли, безнең халыкның дәрәҗәсен күрсәтә инде бу гамәл. Ишек янында басып торучы ханым болай да әйтеп карады, тегеләй дә дәште – «толк» юк. 

​Ярый, аралашуларның үзенә күчик. Продюсер Җәүдәт Гыйльманов минем белән сөйләшкән арада бер фикер әйтте. Мин аның белән килешәм. «Балалар бәйрәме булгач, балалар җырларын тыңлармын, дип килгән идем», – диде ул. Чыннан да, 7-10 яшьлек бала мәхәббәт турында җырлаганда, ни дип җырлаганын аңлый микән? Бу, минемчә, «балалы-өлкәнле премия» булды инде. 

«Умырзая» татар халык җырын башкаручы Амелия дә матур җырлый. Тик умырзаяның «подснежник» икәнен белә микән ул?! Ул үзе дә, әнисе дә татарча белми, кызганыч.

Шулай да бәйрәм кичендә кызлар үзләрен принцесса итеп тойды, малайларга да кызык иде бугай. Балалар бакчаларында «утренник» үтә бит, шуның кебек. «Мама», «папа» дип кычкырып йөриләр, йөгерешәләр, кайсыныңдыр ашыйсы килә, кемнеңдер эчәсе килә. Ничә бала булды микән анда?.. Кызыклы проект, алга таба да аңа – уңышлар, ә оештыручыларга яңадан-яңа идеяләр телик.

Хәзер премия тантанасында чыгыш ясаган балаларның исемнәрен язам. Аларны булдыра алганча исегездә калдырыгыз, бәлки, нәкъ менә алар киләчәктә татар эстрадасының йөзек кашлары булыр. 

Димәк, «Балалар премиясе»нә лаеклы булучылар: Наилә Славина, Ләйлә Таишева, Аслан Миргаязов – бу балалар концертны Рамил Шәрәпов белән бергәлектә алып та барды, шулай ук тамашада җырладылар да. Бар яктан да уңган инде татар балалары!

Алга таба: Айсэль (исемен дөрес яздым микән, журналистларга бирелгән исемлектә шулай күрсәтелгән), Азалия Гыйләҗева, Амелия Фәтхиева, Әминә Сабирова, Әминә һәм Мәдинә Рәсүловалар (игезәк кызлар игезәк Айдар – Алмаз Юнысовлар белән җырлады), Ясминә Гарипова, Алия Төхвәтуллина, Милина Хәйруллина, Зилә Шабаева, Самир Гобәйдуллин, Раяна Мейджик (җырчы Ильвинаның кызы), Айза. Бию төркемнәре: «Казан» бию ансамбле, «Тодес» бию төркеме, «Littie Stars» (Нефтекамск шәһәреннән «Кечкенә йолдызлар») төркеме. 

Балалар әти-әниләре белән кызыл келәмнән үтте. И-и, балалар эчкерсез елмая инде алар, чын күңелдән. Кызлар, кайсыгызның кызыл келәмнән үтәсегез килмәде икән балалыкта? Әйе, ул кызыл келәмне белмәдек тә инде без. Башка авылга укырга барганда юл сазлы булмаса, бәхет булыр иде… Заманалар алга бара. Шушы балалар өчен сөендем! 

Алга таба «Балалар премиясе»ндә катнашкан берничә артист белән җәһәт әңгәмәләремне китерәм. 

Таңсылу: «Татар җырлары ничектер җылы алар, үзебезнеке»

Таңсылу, телевизорда үзең генә башкарган җырлар күренгәли. Алга таба җырчы буларак үсү максатың бармы?

Аллаһ боерса, әйе. 1-2 ел элек әни белән (Ләйсән Гыймаева – ИТ) дуэт буларак җырлый башладык. Алга таба үземнең генә дә җырлыйсым килә. 

Син хәзер 11нче сыйныфта. Имтиханнардан соң кайда укырга керергә уйлыйсың? 

Телләр белән кызыксынам, шушы өлкә буенча укыйсым килә. Әмма җырны да ташламаска исәбем бар. Аллаһ боерса, килеп чыкса, бу ике юнәлешне дә ташламас идем. Мин музыка мәктәбен тәмамладым, төпле белемем бар. 

Сәләтле булуың иҗади гаиләдә үсүең белән бәйлеме, яки үз тырышлыгың күбрәкме?

Бәләкәй чактан вокалга йөрим, укытучы белән һәрвакыт җырлау дәрәҗәмне яхшыртырга, шомартырга тырышам. Тырышлыксыз булмый. Шулай ук әти белән әниемнең җырлавын күреп үскәч, алардан да килгәндер.

Татар халык җырларын беләсеңме?

Беләм, бик еш булмаса да, тыңлыйм. «Күбәләгем», «Ай, былбылым», «Эх, тала, тала» җырларын беләм. Аларны башкара да алам. 

Татар эстрадасында кемне тыңлыйсың?

Эльмира Кәлимуллина, әти-әниемне тыңлыйм.Татар җырлары ничектер җылы алар, үзебезнеке. Әмма, күбрәк, Көнбатыш җырчыларын тыңлыйм. Шулай ук Корея сәнгатен дә үз итәм. 

Көнбатыш эстрадасында төрле экспериментлар була. Ничек уйлыйсың, безнең эстрадада алар кирәкме?

Экспериментлардан куркырга кирәкми, тик чамасын белеп кенә. Безнең тамашачы традицион поп-музыканы күбрәк үз итә.

«Барс рекордс»ның диджитал юнәлешенең җитәкчесе Алмаз Гыйльметдинов: «Без үскәндә, Интернет урынына авыл урамы иде»

Ни ул «диджитал», Алмаз?

Диджитал юнәлеш – социаль челтәрләр белән эшләү.

Бу проекттагы чыгышларны социаль челтәрләрдә урнаштыргач, караучылар саны артамы?

Әлбәттә, аеручы артистларның балалары чыгыш ясаса, «лайк»лар, караулар бермә-бер арта. 

«Балалар премиясе»нең төп максаты нидә, синеңчә?

Татар телен саклауга нинди дә булса бер «тамчы» тамызу, чөнки балалар татар музыкасын, телен, җырларын тыңлап үсә. Безнең каналда бүген турыдан-туры трансляция булачак, димәк, концертыбызны Россиядә һәм башка төбәкләрдә дә караячаклар. Бу проектны күбесенчә балалар карарга ярата. Алар татар сәнгатенә тагы да ныграк тартылачак.

Бүген чыгыш ясаячак балаларның кайсысы алга таба эстрадабызда үз урынын булдыра алыр икән?

Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый. Мәсәлән, Наилә Славина бу сезонда Казанның Кремль залында чыгыш ясады. Җәмилә Асадуллина исә Казанда «Татар җыры» сәхнәсенә чыкты. Алар, яшь булуларына карамастан, шундый зур сәхнәләрдә сыйфатлы итеп җырлыйлар. Алар, шулай ук дәвам итсәләр, киләчәктә зур үрләр яуларга мөмкин.

«Татар җыры» сәхнәсендә чыгыш ясаган Җәмиләнең тәҗрибәле җырчылар белән беррәттән премия алуын аңлап бетермәгән журналистлар бар иде.

Бездә язарга, сөйләргә яраталар, чөнки бездә акыллы кешеләр бик күп. Кешене балачакта мактарга, исемнәр бирергә, бүләкләргә кирәк.

Психология белән бәйле бу.

Әйе, безнең атказанган һәм халык җырчылары белән дә шулайрак бит. Кайбер җырчыга исем бирсәләр, тамашачы, шатлану урынына, ризасызлыгын белдерә. Ә бар инде күп еллар сәхнәдә эшләп тә, атказанган булып я исемсез йөргәннәр. Аннан соң әле, андый-мондый берәр хәл була калса, бер көн алдан исем биреп куялар...

Кызың Сәфинә татарча беләме? 

Татарча белә, ләкин без үскәндәге кебек түгел. Шушы белү-белмәү мәсьәләсе балаларның кызыксынулары белән бәйле. «Барс медиа» бу проектны балаларның игътибарын җәлеп итәр өчен оештыра да. Өйдә сөйләшергә кирәк, диләр. Өйдә балалары белән татарча аралашканнарның да уллары-кызлары русча сөйләшә. Медиамәйданчыкларда татар телен популярлаштырырга кирәк. Ә без авылда үстек, без үскәндә, медиа, Интернет урынына авыл урамнары һәм аралашу иде. 

Ул иҗатка тартыламы?

Тартыла! Теләге булса, бәлки, киләчәктә җырлар да. Әмма ул әле кечкенә, аның балачагы күңелле үтәргә тиеш. Минем кайчандыр чынга ашмаган хыялымны балама элмәячәкмен.

Синең дә җырчы буласың киләме?

Юк, мин – белемем буенча театр артисты. Театр училищесын тәмамладым. 

Театрда эшләү теләгең бармы?

Бар да, чакырсалар, ризалашыр идем. Әмма чакырмаслар, дип уйлыйм. 

Фәрит Таишев: «Эстрададан куылырга мөмкин иде ул...»

Ни сәбәпле сез эстрададан киттегез?

Белмим инде, мин заманында да артык популяр артист булмадым. Эшне үзгәрттем дә бу өлкәдән, гомумән, китеп алган идем. Хәзер исә эшлибез, соңгы 2 елда Ландыш белән дуэтлар яздырабыз. Төрле мәҗлесләрдә алып баручы булып эшлибез.

Сез алып барасыз, Ландыш җырлый?

Икебез дә җырлыйбыз да, алып та барабыз. 

Кайсы өлкәгә киткән идегез? Хәзер һаман андамы сез?

Җитештерү өлкәсендә эшлим. Белемем буенча мин – инженер. 

Ләйләгә сокланып туймаслык, күз тимәсен. 

Аңа сәләт бирелгән инде, Аллаһка шөкер. Балачактан ук беленә башлады ул. Кызым иртә сөйләшә башлады. Чыгыш ясарга үзе тели. Театр югары уку йортына керәм, ди. «Апуш» театр студиясенә йөри, аның белән «авырый». Мәктәпкә бармаса бармый, тик анда ашкына. Арый, сүз дә юк. Арып кайта да, дәресләрен хәзерли башлый. 

Ләйлә кем белән күбрәк серләшә? Кайсыгыз усалрак, димме.

Әнисе белән күбрәк серләшә. Мин балалар тәрбияләүдә таләпчәнрәк. Әмма кызым белән дә, улларым белән дә дустанә мөнәсәбәттә без.

Сез вакытында продюсер булып та алган идегез. Шушы тәҗрибәгездән чыгып, бүгенге эстрада турында ни әйтә аласыз?

Яңа исемнәр, стильләр барлыкка килә. Заманча җырлар яңгырый башлады. Аранжировкалар да сыйфатлырак. Артистлар сәхнәдә үзләрен тотышына да игътибар бирә башлады: бию, сүз осталыгы. Шоу элементларын да кертергә маташалар. Конкуренция дә бар. Әмма шунысы кызганыч, «Барс»та продюсерлык үзәге булганда, без акча дип кенә эшләмәдек. Кешедә сәләт күрсәк, чакыра идек тә эшли идек. Хәзер күбрәк акча белән бәйле. Шунысы куркыта: күп сәләтле егет-кызларның хәзер сәхнәгә чыгарлык мөмкинлекләре кими.

Бер елны татар шоу-бизнесын тетрәндергән идегез. Сез Ландышка: «Кирәкми», – дип, кире күндереп карамадыгызмы?

Чик иде инде, башка чара калмады. Я каршы чыга идек, я Ландышны «басалар» иде. Русча әйтмешли, «накипело», бу хәлдән арынырлык башка ысул юк иде. Эстрададан куылырга мөмкин иде ул. 

Динә Гәрәева белән Иркә турындагы «интрижкаларны» да чыгардыгыз. Монысы кирәк идеме?

Анда бит бөтенесе бер-берсе белән бәйле. Мәгълүматны өзеп-өзеп бирсәк, тамашачы да, башкалар да берни аңламас иде. Аннан соң шунысы бар: безнең «Барс»ка карата бер шелтәбез дә юк иде. Без талашмадык. Нәкъ шушы кешеләр белән генә чишелеш таба алмый торган мәсьәләбез бар иде.

Илнат Фәрхуллин: «Ятып та җырларга мөмкинмен»

Илнат Фәрхуллин үз кызы Диана белән чыгыш ясады. Улы Тимерлан бераз авырып тора икән. Аннан соң, җырчы сүзләренчә, ул әле кечкенәрәк тә – аңа 6 яшь. Дуэт «Күбәләк» җырын башкарды. Юк, бу – халык җыры түгел, бу теге «күбәләкнең гомере кыска, диләр, озак яшәгәннәре бик сирәк» дигән җыр.

Балалар белән эшләү ничегрәк?

Диана белән эшләмәдем дә. Бер тапкыр да репетиция ясамадык. Әле Чувашиядә 2 көн булдым, менә кайттым. Сәхнәдә генә күрештек. Безнең энергетика охшаш, шуңа менә дигән килеп чыкты. Кызымның 5 ел эчендә 80гә якын кубогы бар. Ул физик яктан бик көчле, һәр эшне профессиональ яктан башкарырга тырыша. Нефтекамск шәһәреннән килгән «Little Stars» төркемендәге балалар – һәрберсе үзенчәлекле. Төркем – төркем инде ул… Һәрберсен җыярга кирәк. Әти-әниләре чабыша.

Син җырчы буларак формалаштың, теге төркемдә калсаң, бәлки, болай ук тамашачы каршында ачыла да алмас идең.

«Сольный» проект – башка төрле инде ул. Мин – ирекле кеше: нишлисем килә, шуны эшлим. Ятып та җырларга мөмкинмен.

Ятып җырласаң, безнең тамашачы кабул итәр микән?

Сәхнәдә ятканым юк дип уйлыйсың әллә?! Ятыла да, басыла да, утырыла да инде. Күңел халәте бит ул, бер хәрәкәтем дә уйланып чыгарылмаган.

Быелгы сезонның яртысы үтеп бара. Ничек сиңа?

Сезон әйбәт, мин канәгать. Быел «Пирамида» залында концерт куйдым. Әкренләп, йөрибез. Бер районнан да: «Билетлар сатылмады, концерт булмый», – дип шалтырату булмады.

Синең турында аерылган, диләр.

2 балам бар, шөкер. Ә син мине аерылган дип уйлыйсыңмы?

Бәлки, рәсми рәвештә аерылмагансыңдыр да. Аерылган, дип ишеттем мин.

Журналистлар шулай уйлап чыгарды. Син дә менә белмисең. Нәрсәгә бәйләнергә белмәүдән микән инде бу?! Бәлки, популярлыкның бер төредер. 

Син «пиар» өчен бу сүзләрнең таралуын кулланасыңмы?

«Пиар» белән шөгыльләнгән юк. Ныклап алынсам, минеке профессиональ дәрәҗәдә һәм башка төрле булачак. Кирәк дип уйлыйсыңмы?

Әйе, бәлки. 

Ә халык мине кабул итәрме?

Ятып җырлавыңны кабул иткән тамашачы кабул итәрдер. Концертыңа барырга иде. Кайчан чакырасың?

Октябрьнең 7се – «Татнефть Арена»да.

Ә? «Арена»?

Син ышанмыйсың?

Сөенәм һәм горурланам гына.

Артист кеше хыяллана белергә тиеш. Илнат киләсе елдагы концерты «Татнефть Арена»да үтмәс, «УНИКС» булыр ул. Тик хыяллану, максат кую – бөтен эштә дә бик кирәкле беренче адымнар. 2-3 елдан Илнатның шушы хыялы тормышка ашсын иде, амин. 

Композитор Эльмир Низамов: «Вакыт – иң зур эксперт»

Ничек сезгә балалар белән эшләү, Эльмир?

Балалар белән эшләү бик кирәк, чөнки музыкага, иҗатка карата мәхәббәт балачакта барлыкка килә. Баланы кызыксындырмасаң, аңа бәләкәй чагында ук сәхнәне күрсәтмәсәң, соңыннан шушы хисне булдыру җиңел булмый. Аннан соң сәхнәдә җырлаучы баланың чыгышын карау кызыклырак бит ул. Алар өчен танылган артистлар белән бер сәхнәдә басып тору – могҗизага тиң.

Сез үзегез татар эстрадасын тыңлыйсызмы?

Еш тыңлыйм дип әйтә алмыйм. Татар эстрадасында зәвыклы музыка табарга җиңел түгел. Әлбәттә, мин татар музыкасын тыңлыйм. Төрле альтернатив төркемнәр дә бар. Төрле экспериментлар да бар. Алга бару, эзләнү бертөрлелектән коткара. Ә бертөрлелек, берзаман, безнең музыканың кызыгы югалуына китерергә мөмкин. Яңа буын килә, алар чит ил музыкасын тыңлый, чөнки анда кызык экспериментлар бар. Төрле форматлар, жанрлар, юнәлешләр кирәк: рэп та булсын, джаз да, рок та кирәк. Татар теле барлык музыкаль стильләрдә яңгырый ала, дип уйлыйм мин.

Мин Илүсә Хуҗинаның күптән түгел чыккан альбомын тыңлыйм бу арада. Тямаевның «Бөктермә»се бер читтә торсын инде менә…

Беләсезме, кайбер әйберләр вакытлыча гына бит. Әйтик, берәр җыр бүген радиодан яңгырый, ә иртәгә аны искә төшерерләрме? Вакыт – иң зур эксперт. Сәләтле җырчылар мирасыбызда, тарихыбызда калыр, дип уйлыйм мин. Тормышта төрлечә була инде. Әлбәттә, укырга кирәк, профессиональ сәхнәгә чыгу өчен күп белем кирәк. 1-2 көнгә һәркем дә таныла ала инде ул, ә мин күп еллар, дистә еллар сәхнәдә. Сыналган җырчы профессиональ була. Нәрсәгә аңа белем, аның бит социаль челтәрләрдә язылучылары күп, халык аны болай да белә, диләр. Әмма, минем тәҗрибәм буенча, күп елларга сәхнәдә бары тик профессиональ җырчылар гына кала. Халыкка шоу-бизнестан кала да иҗат бар икәнен күрсәтергә кирәк. Гел бәрәңге генә ашаган кешегә төрле деликатеслар кирәкми, чөнки ул аның барлыгын белми...

Сез Ульяновскидан бит? Бер 5 ел элек сезнең татар телен белүегез бу кадәр камил түгел иде, хәзер яхшырак сөйләшәсез татарча.

Татарча белә идем мин, тик шулай да сез хаклы, хәзер татарча күбрәк аралашкач, телне белүем артты. Дусларым татар, мондагы мохит үзе – татар.

Кияүдә булмаган укучылар: «Ник сорамадың инде?» – дияләр. Сез өйләнгәнме?

Юк, мин өйләнмәгән әле. 

Айдар Галимов: «Һәр буынның үз җырчысы була»

Айдар абый, сезнең кызыгыз Айгизә җырлый. Ник бүген аның белән чыгыш ясамадыгыз?

Безнең бергә җырлаган чаклар булды. Айгизә инде ул хәзер бала-чага түгел, аның үз юлы. Без хәзер дә бергә җырлыйбыз, тик аның хәзер үз репертуары, үз стиле, үз тоемлавы бар. Аның белән сирәк кенә очрашып, җырлашып алсак та яхшы була. 

Ничек сезгә бу проект?

Миңа бик ошады. Күпләр, бу елгы концерт җылырак, ди. Мин үзем чагыштыра алмыйм. Беренче ел белән өченче елны чагыштырсаң, барыбер әзрәк алга китеш була. Беренче еллары реклама буларак кына эшләгәндер. 

Без сезне беләбез, ә менә үсеп килүче буын Айдар Галимовны беләме?

Барысы да белеп бетерә дип әйтә алмыйм. Һәр буынның үз җырчысы була. Миннән яшьрәкләрне беләләр икән, шатланам гына.

Балалар белән чыгыш ясау җаваплылык өстиме?

Үземнең студиям каршында балалар студиясе бар. Бүгенге көндә аларның саны 70тән артык. Мин алар белән еш кына сәхнәгә чыгам, йомгаклау концертларын да бирәбез. Аларны Казанга китерү генә бик җиңел түгел. Балаларның аурасы бик яхшы, шундый чиста алар.

Сезнең белән бергә җырлаган Айзаның бер хыялын тормышка ашырдым, дип уйлыйсызмы?

Очраклы гына булды минем өчен. Айза үзе дә, әниләре дә минем белән җырларга теләк белдергәннәр дип беләм. Шушы баланың бер хыялын тормышка ашыру өчен булса да, кирәк бу проект. Балачакта һәр очрашу, һәр вакыйга истә кала, киләчәккә этәргеч була ул. 

Тәмамлап...

Минем өчен концертта иң истә калырлык чыгышлар – Эльмира Кәлимуллинаның «Улым» җыры, Татарстанның атказанган артисты Чулпан һәм Илсөяр Юсуповаларның «Без биш бала үстек» җыры. Еладым, рәхмәт. Чулпан белән Илсөяр ханымның бу җыры тамашачыга да башкача тәэсир итте. Тыз-быз йөргән ата-аналар да туктап калды хәтта. Шундый бер кульминацион өлеш булып алды ул. 

Марат Яруллин белән Ильвинаның кызы Раяна Мэйджик чыгышы шоу кебек иде. Раянада күпме энергия, машаллаһ! Ул, сүз уңаеннан, визажист икән. Курслар үткән, үзе бизәнә һәм хәтта әнисенең күзенә сызыклар, ягъни «стрелка»лар ясый. Бик актив бала, шундый эчкерсез.

Язмамның ахырында бу тамашада ике төп рольләрдә булган кешене мактап үтим. Берсе – ул бу кичәнең сценаристы, режиссеры Гөлназ Сәфәрова. Һәр режиссер өчен һәр яңа проект үз баласы кебектер инде ул. Сценарий шәп. Алып баручылар – агентлар кебек. Балаларның үзләренә дә кызыклы булырлык сценарий язган Гөлназ. Сценарий дигәннән, Аслан Миргаязовның фамилиясен әйтүенә гашыйк булдым. Каты «г» хәрефе белән әйтә ул аны. Төпченеп утырма, димәгез, йөрәгемә май булып ятты «прәме». Икенчесе – алып баручы Рамил Шәрәпов. Мастер инде менә! Чын артист. Рамил, киләчәктә тагы да популярлашып, сәләтен тулаем күрсәтәчәк әле. Аннан да интервью алдым. Безнең әңгәмәне башка материалда укый алачаксыз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2023
    Исемсез
    Айдар Галимов белэн жырлаган кыз, шундый матурлар булды
  • 22 февраль 2023
    Исемсез
    Илнат аерылмаган булгач, ник узе ук концертында урамда калдым, фатирсыз, машинасыз дип сойли сон? Ир кеше сузе бер булырга тиеш. То болай, то тегелэй. Эйе, туры килмэдек диген, Нинди ояты бар инде! Эйтерсен ул гына аерылган! Аерылмаса бик шэп! Без шат кына. Йоз торле сойлэп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100