Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар нефрологы: «Суны күбрәк эчсәк, бөер чирләре дә азрак булыр иде»

“Балалар табибы ни сөйли” сәхифәсендә Республика балалар клиник хастаханәсе нефрологы Чулпан Әшрәфуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Табиб бөер, сидек юллары инфекцияләре балаларга нинди кыенлыклар тудыруы, суны күп эчү әһәмияте турында сөйләде.

news_top_970_100
Балалар нефрологы: «Суны күбрәк эчсәк, бөер чирләре дә азрак булыр иде»
Солтан Исхаков, Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Сидек юллары инфекцияләре, бөер авыруларының төп сәбәпләре нидә? Бүген нинди тенденция күзәтелә?

Гадәттә җәмгыятьтә, йөрәк һәм сулыш системасы авырулары белән чагыштырганда, сидек юлы инфекцияләре сирәк очрый дип уйлыйлар. Әмма сидек юллары инфекцияләре туганнан ук башланырга мөмкин. Кызганыч, соңгы елларда аларның күбәйгәнен күзәтәбез, елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә сидек юллары инфекцияләре 1 меңгә 18 очрак тәшкил итә. Кызларга караганда, кечкенә малайларда дүрт тапкыр ешрак очрый. Үсә төшкәч, кызларда күбәя башлый.

Моның сәбәбе — ата-аналарның бик сәламәт булмавы. Әниләр үзләре дә күп вакытта йөкле вакытта шул инфекцияләрне кичерә.

Икенчесе — балаларның иртәрәк, җитлекмичә тууы. Бүген 500 граммлы балаларны да саклап калабыз. Җитлекмәгәч, бөерләре дә җитлекмәгән була, бу да үзенә күрә риск.

Бу авыруларның беренче билгеләре нинди? Бала елыймы?

Күп вакытта симптомсыз да була ала. Ешрак шулай була да. Өч ай тулгач, баланың сидек анализын бирәләр, шунда кинәт кенә үзгәрешләр күреп алалар. Клиника да булырга мөмкин. Температура күтәрелү, ашаудан туктау кебек билгеләр… Күп вакытта без сидек юллары инфекцияләрен сидек-җенес системасы җитлекмәү белән бәйләп аңлатыла. Бу инде уротрегидронефроз, сидек куыгы рефлюксы дигән авыруларга кагыла. Аларның саны бүгенге көнгә арта. Бу авыр категория. Урологлар белән берлектә, республика хастаханәсендә күбрәк шул балалар белән шөгыльләнәбез. Күп вакытта операцияләр дә ясыйлар. Аларда бөер инфекцияләре гадәттә хроник процесска әйләнә.

Хроник чиргә әйләнмәсен өчен нишләргә?

Йөкле вакытта ук башларга, чөнки УЗИда скрининг ясаганда, баланың бөерләрендә үзгәрешләр күренә башлый. Аннан әнисенә авырлы вакытта чирләмәскә, вакытында бәвел анализларын биреп, дәваланырга кирәк. Әнине дәваламасак, яшь балада да шул инфекция күзәтелергә мөмкин. Анасында бөер ялкынсыну булса, балада да пиелонефрит булу куркынычы бар.

Йөкле хатын-кызларны ул очракта антибиотик белән дәвалыйлармы?

Клиникасына, йөклелек срогына карап. Гадәттә, без йөкле вакытта кулланырга ярый торган антибиотиклар белән дәвалыйбыз. Әниләргә шуны истә тотарга кирәк: әгәр йөкле вакытта үзенең анализлары начар булса, баланың да вакытында сидек анализларын бирүгә игътибарлы булу кирәк.

Балаларга кайсы очракта, ничә яше тулгач операцияләр ясала?

Сидек юллары үсешендә тайпылышлар булырга мөмкин. Гидронефроз — сидек юлларында су җыелу авыруы бар. Аны урологлар белән бергә дәвалыйбыз, чөнки күп кенә вакытта аларга операция кирәк.

Бу яшьтән түгел, үзгәрешнең никадәр авыр булуыннан тора. Үз вакытында ясасак операцияләрне, пиелонефрит та көчәйми. Үзләрен яхшырак хис итәләр, хроник процесс та булмаска мөмкин.

Кечкенәдән бөерләренә салкын тидергән балалар, үсә төшкәч, нинди проблемаларга юлыгырга мөмкин? Йөклелеккә узу проблемасы булырга мөмкинме?

Андый проблемалар, әлбәттә, була. Кечкенәдән пиелонефрит белән авырса, йөкле вакытта бу зур риск тудыра. Пиелонефриттан көчлерәк чирләр дә бар. Гломерулонефрит (бөерләрдә көчле инфекция) булса, кайбер очракларда бала табу бөтенләй рөхсәт бирелми. Шуңа күрә бу хатын-кызлар өчен зур проблема. Алар йөккә узса да, авыр кичерә, кан басымы күтәрелә, шешенүләр балага да начар тәэсир итә.

Бөер җитешсезлеге булган балалар диализга бәйле. Бу нинди кыенлыклар тудыра?

Ни кызганыч, бөер җитешсезлеге елдан-ел арта. Бүген республикада гемодиализда 12 бала бар. Без аларга Республика балалар хастаханәсендә ярдәм күрсәтәбез. Бездә гемодиализ, пеританиаль диализ узала, аннары трансплантация. Гемодиализда аппарат аша кан чистартабыз. Пеританиаль диализ корсак куышлыгы ярдәмендә ясала. Ә трансплантация әлегә бездә юк, Мәскәүдә федераль үзәкләрдә генә ясыйлар. Ул иң оптималь вариант. Күбесенчә, балалар өчен пеританиаль диализ кулайрак, ә трансплантация иң оптималь вариант.

Ләкин соңгы елларда балаларга бөер күчереп утырту кими башлаган. 2017 елда 105 трансплантация ясалса, быел 50 генә. Балалар транпслантологлары да әз. 10 кг нан да кечерәк авырлыклы балалар белән бер трансплантолог кына шөгыльләнә.

Гемодиализга бәйле балалар башка районнардан да киләме?

Бөтен республика белән эшлибез. Районнарда балалар өчен гемодиализ әлегә юк. Чаллы, Түбән Камада да, бәлки, булдырып булыр иде, ләкин бүген Казанда гына. Гемодиализга бәйле балалар хастаханәдә яши дип тә әйтеп була. Атнасына өч тапкыр гемодиализ алалар. Бу авыр процедура. Дүртәр сәгатькә сузыла. Бу социаль тормыштан да читләшү, аларның тормышы гел стационар белән бәйле.

Ә уку мәсьәләсе ничек?

Алар инде өйдә укый, мәктәптән китәргә мәҗбүр булалар, дусларын да югалталар. Шуңа күрә бу зур проблема, зур стресс. Аңа кадәр балалар белән аралашып яшәгән булса, гемодиализда моннан мәхрүм.

Ул 12 баланы ничек коткарып була?

Чиратта торалар, донор табылгач, аларны трансплантациягә җибәрәчәкбез.

Чит кешедән алып куелган бөер балага күпмегә җитә?

Донорны дөрес табамы юкмы — трансплантатның гомере шуннан да тора. Реципиент белән донор иммунологиясе ягыннан да килешергә тиешләр. 70-80 процент очракта күчереп утыртылган бөер белән 5 ел яшиләр, 50 процент очракта — 10 ел. Олыларда 30 елга да җитәргә мөмкин, ләкин табиблар белән никадәр элемтәдә булуга да бәйле.

Быел безнең хастаханәдән юллама белән бер яшүсмер балага трансплантация ясалды.

Ул бала кайттымы соң?

Әйе, бүген хәле әйбәт.

Чит кеше бөерен алган хатын кызлар бәби таба аламы?

Андый мисаллар бездә бар. Бала табарга да мөмкин, үстерәләр дә, ләкин трансплантантны сакларга кирәк. Табиб белән даими элемтә булырга тиеш, чөнки әни организмына ул бит өстәмә көч.

Кече йомышны вакытында үтәмичә түзеп йөрүчеләр бар. Кысталып йөрүнең зыяны бармы?

Көненә бер яки ике сию, әлбәттә, аз. Кеше көненә берничә тапкыр сияргә тиеш. Сию режимын сакларга кирәк. Аның өчен суны да әйбәт итеп эчәргә кирәк. Без бит әле су да эчмибез. Һәр яшь өчен аның үз нормалары бар. Суны күбрәк эчсәк, бөер чирләрен дә әзрәк күрер идек, бәвел юллары проблемалары да азрак булыр иде. Хәзер балалар, яшүсмерләр су эчми. Бу начар. Бигрәк тә, сидек юллары чирләре булганда, суны әйбәт эчәргә кирәк, чөнки бөер гел чистарынырга тиеш. Дөрес режим белән сисәң, бәвел юллары, бөер чирләрен дә азайта.

Бәвел тотмау проблемасы турында да ишетергә туры килә? Аның сәбәпләре нидә?

Бәвел тотмау белән биш яшьтән генә шөгыльләнә башлыйбыз. Гадәттә, биш яше тулгач, бала сиюен контрольдә тота ала. Төне буе симичә, иртән генә сияргә тиешләр. Ул авыру белән неврологлар, урологлар, нефрологлар шөгыльләнә. Иң беренче сәбәбе неврология белән бәйле булырга мөмкин. Сидек куыгы ялкынсыну, тумыштан сидек юлларында кимчелекләр булуы да ихтимал.

Мәктәп яшендәге балалар белән бу проблема буенча еш мөрәҗәгать итәләрме?

Гадәттә, шул яшьтә килә башлыйлар да инде. Бер-берсенә кунакка йөрешә, лагерьларга китә башлагач, шул проблема килеп чыга да инде. Кайчак үзеннән үзе дәваламыйча да бетәргә мөмкин. Кайбер кеше картайган көнендә дә интегә.

Нефролог табиблар җитәме?

Ихтыяҗ зур, нефрологлар Чаллыда һәм Казанда берничә генә кеше. Нефрология бүлеге Республика хастаханәсендә һәм Чаллыда бар. Нефрологлар җитми. Бөер авырулары белән балалар бик күп. Районнарда бүген нефрологлар юк, алар монда килергә мәҗбүр булалар. Районнарда бөер авыруларын дәваларга педиатрлар булыша.

Бөерләр сәламәт булсын өчен тагын нинди киңәшләр бирер идегез?

Әти-әниләргә үз сәламәтлекләреннән башларга кирәк. Үзләре сәламәт булса, балалары да сәламәт туачак. Диспансеризациядә балага бер айда, өч айда сидек анализлларын бирү кирәк. Бөер чирләре клиникасыз да булырга мөмкин. Аннары кызларда синехия дигән авыру бар, ул җенес әгъзасы иреннәре тоташкан булу. Аны вакытында дәваларга кирәк. Аның белән гинекологлар шөгыльләнә. Малайларның җенес әгъзаларында баланопастит, фимоз авырулары бар. Шуларга игътибарлы булу кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, физик эш, һава торышына карап киенү мөһим.

Хәзер еш кына яшьләрне яланаяк кедада, кыска курткада күрергә туры килә. Ә күп кенә чирләр салкыннан. Аяк өшесә, бөер авырулары китереп чыгара.


Әти-әниләргә баланың берничә көн эче авыртуына, сидекнең төсе үзгәрү, исе чыгуга башыннан ук игътибарлы булу кирәк. Исе булса, нишләп анализ бирмәдегез, дигәч, я үтәр, дип уйладык диләр. Яшүсмерләрнең бил авыртуына да ата-аналар ягыннан игътибар булырга тиеш.

Үсә төшкәч, баланың эче нык авырта, сиюе дә үзгәрә, ә вакыт инде узган була. Вакытында дәваласаң, күп авырулар бүтән кабатланмаска мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100