news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар мәйданчыгында уйнап йөрүче сабыйны чит хатын урлаган

news_top

Асбест шәһәре суды балалар мәйданчыгында уйнаган сабыйны урлаган хатын-кызны мәҗбүри дәвалануга җибәргән. Бу хакта Свердловск өлкәсе судларының берләштерелгән матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Вести».

Хәбәрдә әйтелгәнчә, быел июньдә гаепләнүче хатын балалар мәйданчыгында уйнаган чит сабыйны үзе белән ияртеп алып киткән һәм аны фатирында тоткан. Кызны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан.

«Хатын-кыз сәламәтлеге буенча җинаять җаваплылыгына тартыла алмый», – диелә хәбәрдә.

Суд хатынны психиатрия ярдәме күрсәтелә торган учреждениегә җибәрергә карар кылган. Аны стационарда дәвалаячаклар, ә аңа кадәр хатын-кыз сак астында калачак. Яклар суд карарына карата шикаять белдермәгән очракта, карар 15 тәүлектән соң үз көченә керәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар