Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар мәйданчыгында 2 яшьлек кызны урлаганнар

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын-кыз Ярославль шәһәрендә балалар мәйданчыгында 2 яшьлек кызны урлаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

29 майга каршы төндә бу хатын бер йорт ишегалдында йөри. Ул таныш хатыны һәм аның кызы белән була. Танышы кырыйга киткәч, бу хатын баланы ала да билгесез якка китеп югала.

Җинаять эше ачылган.

Соңрак билгеле булганча, сабыйны 29 майда көндез табалар. Җинаять турында башка белешмә хәбәр ителми.

Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында бу хатын белән кыз баланың фотосы чыкты. Аңа 32 яшь икәнлеге хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100