news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар мәйданчыгында 10 яшьлек бала мәете табылган – яшүсмер үтергән

news_top

Мәскәү өлкәсендә 10 яшьлек малайны үтергәннәр.

«SHOT» мәгълүматлары буенча, баланың мәетен Ермолино авылындагы балалар мәйданчыгында очраклы рәвештә генә күреп алганнар. Балага берничә пычак җәрәхәте ясалган, ул канга баткан. Килгән «ашыгыч ярдәм» баланың үлемен раслаган.

Үтерүдә 14 яшьлек яшүсмер шикләнелә, аны тоткарлаганнар. Һөҗүм итүче җинаять урыныннан ерак китеп өлгермәгән, ул үз аягына шул ук пычакны кадаган һәм үзенә «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Фаразлар буенча, яшүсмер үзенә һөҗүм итүне имитацияләргә теләгән. Аның белән хәзер полиция хезмәткәрләре эшли, мотивларын ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар