Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар мәйданчыгында йөрүче малайны чит ир-ат кыйнап ташлаган

Ир-ат баланың чүп-чар ташлавын ошатмаган һәм кисәтү ясаган, аннары суккан. Икенче көнне аны полиция эзләп тапкан.

news_top_970_100
Балалар мәйданчыгында йөрүче малайны чит ир-ат кыйнап ташлаган
pixabay.com

Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә балалар мәйданчыгында бер ир-ат чит кеше баласын кыйнаган. Бу хәлне башка үсмерләр күреп торган. Алар җәнҗалны видеога да төшереп алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әлеге видео кадрлары социаль челтәрләрдә таралган. Анда ир-атның кимендә бер тапкыр баланың битенә сугуы күренә. Аннары ир-ат балага ниндидер ачулы сүзләр әйтә һәм җибәрә. 

Видео кадрларында ир-атның баланың өстендә торуы, аның хатыны исә туктатмакчы буулы күренә. Ир хатынын кулы белән куа, үзе җирдә ятучы баланы җәберләвен дәвам итә.

Икенче көнне бу кешене полиция эзләп таба. Аны полиция бүлегенә алып киләләр. Якын арада аңа карата җинаять эше ачылачак.

«Якынча белешмә буенча, низаг чүп-чар ташлау аркасында була. Үсмерләр төркеменә башта бер хатын-кыз кисәтү ясый. Аннары җәнҗалга аның 41 яшьлек ире кушыла. Ул чыннан да үсмерне имгәтүе ачыкланды. Бу малайга 11 яшь, ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар ярдәм күрсәткәч, аны өенә җибәргәннәр», — дип аңлатканнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100