Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар мәйданчыгында әбиләр йодрыклар белән сугышкан - видео

Балалар мәйданчыгында әбиләр йодрыклар белән сугышкан - видео

news_top_970_100
Балалар мәйданчыгында әбиләр йодрыклар белән сугышкан - видео

Ростов-Дон шәһәрендә балалар мәйданчыгында әбиләр сугышкан, дип яза «Регион Online».

Гадәти күренеш - бер бала икенчесен кимсеткән. Бер әби оныгын яклый - бәләкәй хулиганны һәм аның әбисен сүгә. Икенче әби җавапсыз калмый. Талаша чыккач, әбиләр сугыша ук башлый - бер-берсенә йодрыклары белән ташлана, бер-берсенең битенә суга. Моны балалар карап тора, әбиләрен аермакчы булалар. Берничә ир бу хәлне көлеп карап тора. 

Әмма чын ир-ат та табыла - янәшәдән узып барган бер яшь әти әбиләрне аера.

Социаль челтәрләрдә әбиләрне дә, аларны көлеп карап торган ирләрне дә тәнкыйтьләгәннәр. "Авылдан килгәннәрдер" дип язган берсе. "Авыл халкы эшләп үсә ул, тәрбияле була, яшь чагында эшләмичә, теләсә-нәрсә эшләп урамда йөргән кызлар әби булды", дип җавап биргәннәр аңа.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100