Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар котырткач ярсыган сыер әбине сөзеп ташлаган – видео

news_top_970_100
Балалар котырткач ярсыган сыер әбине сөзеп ташлаган – видео
"Татар-информ" архивы

Хабаровскида бер әбине сыер сөзгән. Хәзер котырган терлекне эзлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хуҗасыз сыер шәһәр урамнарында йөри, аннары терлекне балалар котырта башлый. Алар сыерны тар ишегалдына куып кертә. Куркуга калган сыер үзе һөҗүм итә башлый. Шул чакта урамда очраган әбине дә сөзә.

Сыер әбине 2 тапкыр сөзә, әби егыла, сыер аны таптый башлый. Узып баручылар ташлар аткач кына, сыер качып китә. Әби имгәнә, аңа узып баручылар ярдәм итә.

«Красная Речка микрорайонында яшәүче кеше полициягә хәбәр итте. Ул җәмәгать урынында агрессив сыер йөрүен әйтте. Урынга участковый барды», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Полиция хезмәткәрләре сыерны таба алмаган. Сыер хуҗаларыннан качып китеп, адашкан булуы ихтимал.

«Закон буенча - сыер авыл хуҗалыгы терлеге. Иректә йөрүче терлек хуҗасына штраф салулары ихтимал. Ул көнне сыерны балалар котырткан, аннары ул әбигә һөҗүм иткән. Закон буенча, моның өчен терлекнең хуҗасы җавап бирә», – дигән депутат Наталья Коваленко.

Закон буенча, караучысыз терлекне тапкан кеше участковыйга яки җирле администрациягә хәбәр итәргә тиеш. Аннары терлекне, вакытлыча тотып тору өчен, тапкан кеше үзенә алып кайта, яки хакимият вәкилләренә тапшыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100