Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар коронавирус белән ничек авырый?

Яңа коронавирус белән балалар сирәгрәк һәм җиңелрәк авырый.

news_top_970_100
Балалар коронавирус белән ничек авырый?
pixabay.com/

Балалар коронавирус белән сирәк авырый. Алар авыруны җиңел уздыра. Фәнни чыганаклардан күренгәнчә, балалар коронавирус инфекциясен йөртүчеләр генә булып тора. Бу хакта, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә нигезләнеп, РИА Новости яза.

«Яңа коронавирус белән балалар сирәгрәк һәм җиңелрәк авырый. Бу, әлбәттә инде, яхшы. Балаларның әлеге авыруны, үзләре дә белмичә, таратуы билгеле. Моны без фәнни басмаларга нигезләнеп әйтә алабыз Ә өлкәннәр, ата-аналар, әби-бабалар балаларын, оныкларын кочакларга, үбәргә ярата. Мондый һәрдаим контакт өлкәннәрнең үзләренә куркыныч тудыра», — диде Мурашко.

Министр билгеләп үткәнчә, бүген коронавирус таралуны профилактикалау өчен кулланыла торган чаралар балаларны яклауга һәм риск төркемендә булган кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100