Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар йортыннан бирле бергә булдылар». Ир белән хатын һәм аларның улы янгында үлгән

news_top_970_100
«Балалар йортыннан бирле бергә булдылар». Ир белән хатын һәм аларның улы янгында үлгән
Фото: https://38.mchs.gov.ru

11 декабрьдә кич белән Иркутск шәһәрендә 5 катлы йортта янгында 27 яшьлек ир белән 26 яшьлек хатын һәм аларның 9 яшьлек улы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар үсмер чактан ук бергә булды, балалар йортында ук танышканнар. Без барыбыз да – әти-әнисен югалткан кешеләр», – дип искә ала Владислав Истомин абыйсы һәм аның хатыны турында.

Бишенче каттагы фатирда янгын чыкканда, анда ир белән хатын, аларның 7 яшьлек кызы, 4 һәм 9 яшьлек ике улы була.

22.31 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Ут капкынында калган хатын ярдәм сорап кычкыра. Аста берничә ир-ат җәймә җәеп тора. Әни кеше ике баласын коткару өчен аска ыргыта, аннары үзе дә сикерә. Ләкин ул һәлак була.

«Табиблар исән калган балаларга ярдәм итү өчен тырыша. Хәзер алар реанимациядә, киләчәккә фаразлар яхшы», – дигән Иркутск мэры Руслан Болотов социаль челтәрләрдәге хәбәрендә.

Янгын сүндергәндә, бер бүлмәдә гаилә башлыгы һәм олы баланың мәете табыла.

Күп балалы гаиләнең иң якын туганнары – абыйлары һәм сеңелләре. «Алар үзара бик яхшы мөнәсәбәттә иде. Гел бергә булдылар. Абый төрле эштә эшләде, гаиләне тәэмин итте. Хатыны балаларны тәрбияләде, башкаларга ярдәм итәргә дә өлгерде – күршедәге мохтаҗ әбиләрнең өен җыйды, азык-төлек алып кайта, пешерә иде. Бик мәрхәмәтле булды», – ди Владислав.

Хәзер опека органнары исән калган балаларны туганнарына бирү мәсьәләсен кайгырта. Владислав сүзләренчә, балаларны өлкән апалары алачак, аның үзенең дә бер баласы бар.

Ут кыска ялганыш аркасында чыккан, дип фаразлана. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100