Балалар йортыннан алты бала алган ана: «Әле тагын йөзне алыр идем»
«Телевидениедә эшләгәндә рухи яктан саегуымны сиздем, бөтен барлыгымны, ярату һәм тормышымны ятим балаларга багышларга теләдем».
Балалар йортыннан 6 бала алып, аларны бүген ялгыз башы тәрбияләүче Айсылу Чижевская-Мингалим – аңа шулкадәрле тәвәккәллек каян килгән? Балалар аны кем дип атый? Тормышларында нинди үзгәрешләр бар? Бу хакта татар блогеры Фәгыйлә Шакирова сюжеты.
Айсылу Чижевская-Мингалим – күренекле татар язучысы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимнең кызы. Казанда туып үскән, республика телевидениесендә кайчандыр зәңгәр экран һәм сәхнә йолдызларын матурлаган визажист кыз бүген Лаеш районында берничә ел элек үзе салып бетергән йортта балалары белән гомер кичерә.
«Детдомда эшләгәндә, балаларга ияләшәсең
һәм эштәме син, өйдәме – аерманы аңламый башлыйсың»
– Кеше тормышында була шундый моментлар, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Тормыш кыйммәтләре үзгәрә. Телевидениедә эшләгәндә рухи яктан саегуымны сиздем, бөтен барлыгымны, ярату һәм тормышымны ятим балаларга багышларга теләдем, – дип сөйли Айсылу ханым. – Миңа 26 яшьләр иде. Мин кияүгә чыкмаган идем. Әтием Рөстәм Мингалим мине телевидениегә алып килеп таныштырганда, миңа 16 яшь иде. Миңа бик ошады, шунда эшләп калдым.
Дистәдән артык елдан соң исә Айсылу ханым бу эш урынын калдыра, балалар йортына музыка җитәкчесе булып урнаша.
– Детдомда эшләгәндә, балаларга ияләшәсең һәм эштәме син, өйдәме – аерманы аңламый башлыйсың. Бу балаларны гел өйгә алып кайтасы килә, гел алар белән бергә буласы килә, – дип дәвам итә ул. Бу теләкнең нәтиҗәсе булып, йортка нәни Әмир кайта. Әмма баланың саулыгы булмый. – Әмир сәламәт түгел иде, мегалэнцефалия баш миенең уң ярымшарында, анда су иде.
Минем бер машинам бар иде, бүгенгедәй хәтерлим, алтын төстәге Ока. Баланы дәвалау өчен мин аны саттым. Шулай дәваландык.
«Тиз танышып, тиз кушылганда, шулай ук тиз аерылышасың да»
Әмирне алып кайтканда вакытта Айсылу ире белән аерылышкан була инде. Тормыш арбасын ялгыз тарту җиңел түгел. Янәшәңдә таяныр җилкә булмаса – бирәк тә. Шундый көннәрнең берсендә Айсылу Эдуард белән таныша.
– Без аның белән ничектер бик тиз якынайдык. Безнең зур мәхәббәт булды, дия алмыйм.
Без бер көн очраштык, ул миңа ничек авыр икәнне күрде дә, әйдә бергә яшәп карыйбыз, диде. (...) Ул миңа болай диде: «Менә хәзер миңа фатир өчен түләргә кирәк. Без кушылсак, мин сиңа баланы карарга ярдәм итә алыр идем», – диде. Мин ризалаштым. Ул вакытта миңа чынлап та бик авыр иде. Бала бәләкәй, җаваплылык бик зур, бала авыру. Бик күп дару алырга кирәк...
Эдуард миңа бик нык булышты, аңа бик зур рәхмәт! Без аның белән һаман очрашабыз, дусларча аралашабыз. Без бергә озак яшәмәдек. Тиз танышып, тиз кушылганда, шулай ук тиз аерылышасың да, – дип фәлсәфи нәтиҗә ясый Айсылу.
Аның сүзләренә караганда, Эдик аның тормышка реаль каравын теләгән.
– Без бер-беребезгә туры килмәдек. Бер-беребезне аңламадык. Мин – бик иҗади кеше. Ә ул миңа гел әйтә иде: «Җырлама, синең тавышың юк. Уйнама скрипкада, минем башым авырта. Эш белән шөгыльлән. Әнә хисапчыга бар, укы». (...) Ә мин – иҗат кешесе! – дип аерылышу сәбәпләрен саный ханым. – Балаларыма мин шулай ук иҗат рухы сеңдеререгә тырышам. Минем Дэниил Чижевский «Ты супер» тапшыруының финалына үтте бит, Филипп Киркоров белән чыгыш ясады. Без аның белән шулкадәр шөгыльләндек, Мәскәүгә барып, ул финалга кадәр үтте, Аллага шөкер! Мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрдем! Тырышлыгыбыз бушка китмәде! Ульяна да җырлый хәзер. Барысы да җырларга тиеш, дигән нәрсә юк. Кайсындыр мин макияж ясарга өйрәтәм, кайсынадыр прическалар ясау серләрен өйрәтәм. Һәр бала үзенчә сәләтле, дип уйлыйм. Бу сәләтне үтерергә ярамый. Шуңа миңа башка төрлерәк кеше кирәк иде. Югыйсә, ул (Эдик) бик яхшы кеше иде.
Аерылгач, депрессия дә булмады. Чөнки минем балаларым бар. Мин – бик көчле кеше, үзәгем нык минем.
«20 бала алсам да, шушы энергиямне, яратуымны аларга җиткерә аласымны беләм»
Балалары – горурлыгы, мактанычы, куанычы Айсылу ханымның. Әмир, үз улы Солтан, Дэниил, Таисия, Тимофей, Ульяна, Юлиана... Һәркайсының – үз тарихы, үз холкы, үз язмышы.
– Миннән бервакыт Солтан, ярыймы, дип сорады да, шуннан мин бөтенесен җыйдым, – дип, балаларны алырга тәвәккәлләгән мизгелләрен искә төшерә күп балалы ана. – Әле тагын 100 бала алыр идем, ләкин аларны үстерергә кирәк.(...) Минем сарыф ителмәгән энергия, яратуымны кемгәдер бирәсем килә. 20 бала алсам да, шушы энергиямне, яратуымны аларга җиткерә аласымны беләм мин.
Дэниилга хәзер 22 яшь, ул читтә. Әмиргә – 19, ул Казанда яши, эшли. Ульяна саулыкка туймый. Әмма, татарча белмәсә дә, әнисе белән бик матур итеп татар телендә җырлый. Юлиана Бөгелмәдә аш-су остасы һөнәрен үзләштерә. Тимофей футболчы булу турында хыяллана...
– Минем бурычым – аларга иптәш булу, – ди әниләре. – Иптәш буларак, алар миңа колак салалар. Берәр проблема булса, без гел сөйләшәбез. Мин үз проблемаларымны сөйлим. Бигрәк тә Таисия белән киңәшләшәм. Мин аны сорауларым белән җәфалыйм инде, тик ул түзә. Кайчакта: «Әни, туйдым, син миннән бу турыда 150 тапкыр сорадың инде», – ди. Ә миңа рәхәт. Әлбәтттә, орышкан, ачуланган вакытларым да була.
Алар гаилә белән бергәләп ашарга әзерлиләр, җәйләрен кош-корт карыйлар. Һәр эшне бергәләп эшлиләр.
«Намаз укыйсыңмы?» – дигәч, «Укыйм», – диде
Айсылу Чижвская-Мингалим сыздырып сәхнәдә скрипкада уйный, җырлый. Журналист һөнәрен үзләштерә:
– Икенче югары белемемне алырга (мин хәзер Ислам университетында, журналистика факультетында укыйм) мин үзем өчен кердем укырга. Әйтәләр бит: «Кто с верой живет, тому Бог дает», – дип. Мин балаларымны, намаз укыгыз, дип мәҗбүр итмим. Кем кайсы динне тота – ул калсын. Ләкин татармы ул бала, урысмы – барысыннан да, намаз укыйсыңмы, дип сорадым. Ульяна – татар кызы түгел. «Намаз укыйсыңмы?» – дигәч, «Укыйм», – диде.
«Әтием белән үги әтием бергә балыкка йөри иде»
Айсылу сүз-фикерләрен русчадан татарчага, татарчадан русчага күчә-күчә сөйли. Әтисе Рөстәм белән әнисенең юллары аерылгач, татарчасы шулай аксаган аның.
– Без гаиләдә гел татарча сөйләшә идек. Ләкин әтием белән әниемнең юллары аерылган. Үги әтиебез шундый әйбәт кеше иде, ашап туйгач, ул «Аллаһы әкбәр» дип битен сыпыра иде. Ләкин ул Украинадан, – дип балачак истәлекләрен барлый ханым. – Минем үз әтием дә аның белән дус иде. Ул безгә кунакка килә иде. «Виктор Петрович, такой вы молодец!» – дип сөйләшә иде. Икәүләп балыкка йөриләр иде. Үги әтием – хәрби кеше иде. Без Ерак Көнчыгышка киткәндә, (аны хәрби очуы буларак җибәргәннәр), минем Рөстәм әтием безгә хәтта кунакка килде, бездә 4 ай яшәде.
Әтисенең студент чагында үз куллары белән язып тутырган куен дәфтәре Айсылуда саклана. Ул аны балаларына да күрсәтә, әтисе турында сөйли.
«Кредитка да батам, чөнки балаларга бүләк алырга кирәк»
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Айсылуның күңеленә саулык һәм гаилә назына туймаган балаларның иҗат фестивален оештырырга этәрә.
– Минем «Үзеңә ышан» («Поверь в себя») дигән проектым – фестивалем бар. Ятим балалар, инвалид балалар белән оештырам, – ди Айсылу Чижевская. – Тик безнең иганәчеләребез юк, үз көчебез белән тырышабыз. Төрле вакыт була. Кредитка да батам, чөнки балаларга бүләк алырга кирәк.
«Баласыз тормышның мәгънәсе юк»
«Балалар алуыңа үкенмисеңме?» – дигән сорауга Айсылу ханым болай дип җавап бирә:
– Бу – ике башлы таяк кебек. Кемдер нервларын саклый һәм бала алмый, үзе дә тапмый. Кемдер ала һәм башка бер кем өчендер яшәргә була. Баласыз тормышның мәгънәсе юк, дип исәплим мин. Үзеңнең җылыңны һәм яратуыңны да бирмәгәч, нигә яшәргә кирәк соң?