Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар йортында аерырлар дип курыкканнар». Абыйлы-энеле ике малай әниләре үлүен яшергән

news_top_970_100
«Балалар йортында аерырлар дип курыкканнар». Абыйлы-энеле ике малай әниләре үлүен яшергән
https://pixabay.com/

Мәскәүдә 2 үсмер 1 ай дәвамында әниләренең үлемен яшереп яшәгән. Алар, милләте буенча вьетнамлылар булу сәбәпле, Россиядән депортацияләрләр, яки балалар йортына күчерерләр, дип курыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Балаларның сыйныфташларының әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе миңа мөрәҗәгать итте», – дип сөйли Мәскәүдә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославская.

Малайларның берсенә 15, икенчесенә 10 яшь, аларны әниләре ялгызы тәрбияли. Бу хатын Вьетнамда туган, 20 ел чамасы Мәскәүдә яши, биредә сәүдә бизнесы була, фатир арендалап яши. Әтиләре аларны күптән ташлап, Вьетнамга күченеп киткән.

«Малайлар кан буенча вьетнамлылар, ләкин Мәскәүдә туганнар. Вьетнам телен белмиләр диярлек. Үзләрен рус итеп тоялар, башкала мәктәбендә укыйлар. Гаилә шактый хәлле диярлек», – ди Ольга Ярославская.

2020 ел азагында малайларның анасы коронавирус белән каты авырый, аны хастаханәгә салалар. Бу хатын вьетнамка танышыннан балаларын карап торырга сорый. Берничә көннән әни кеше вафат була.

«КП» ачыклаганча, аның мәетен хастаханәдән туган ягына җибәрәләр, моны Вьетнам диаспорасы эшли. Ә балаларның язмышы белән кызыксынучы булмый.

Таныш апа балалар белән бераз булып тора, аннары сирәк килә башлый. Балалар үзләре яши. Нам һәм Дык исемле малайлар берничә көн елашып ала, аннары әниләренең үлеме турында беркемгә дә әйтмәскә дип килешәләр. Өйдә акча була, алар фатир өчен түли, азык-төлек сатып ала, үзләре пешереп ашый, олы малай кечесен карый.

Олы малай Нам шактый акыллы, ул әнисенең үлеме билгеле булгач, аларны балалар йортына җибәрерләр һәм бер-берсеннән аерырлар, дип уйлый. Яки бөтенләй Россиядән депортацияләрләр дип курка. Алар икесе дә Вьетнам гражданнары булса да, Нам туган ягында бик күптән бер тапкыр гына булган, Дык исә сурәтләрдә генә күргән.

Шуңа күрә балалар мәктәпкә йөрүләрен дәвам итә, фаҗига турында беркемгә дә сөйләми. Шулай итеп, 1 айдан артык вакыт уза. Ләкин балаларның берсе әлеге серне сыйныфташына сөйләп бирә. Сыйныфташы исә укытучыга әйтә.

«Шуннан соң балаларны социаль оешмага алалар. Алар приютта яши, аларны башка мәктәпкә күчерәләр, биредә алар, нигездә, дистанцион укый, укулары начарлана. Нам моңарчы отличник була. Асылда, балаларның язмышы билгесез булып кала. Әйе, аларга торак биргәннәр, аларны караганнар, ләкин алар – Вьетнам гражданнары, чит илдә туганнарсыз кала. 

Вьетнамда балаларның атасын эзләп табалар. Ләкин ул, балалардан баш тартып, нотариуста расланган документ җибәрә. Бу, әлбәттә, бөтен кешене шаккатыра. Мин Мәскәүдә Вьетнам диаспорасы белән 2 тапкыр очраштым. Ләкин анда балалар белән шөгыльләнергә атлыгып торучы булмады. Балалар да Вьетнамга китәргә теләми. Нам миңа 2 тапкыр язды: «Ольга Владимировна, ярдәм итегез, Россиядә калырга телибез», – диде», – дип сөйли вәкил.

Былтыр ноябрьдә Мәскәү суды Нам белән Дыкның атасын аталык хокукыннан мәхрүм итә. Аларны рәсми рәвештә ятим дип таныйлар. Хәзер алар рәсми рәвештә безнең ил яклавында. Ләкин берничә мәсьәлә бар – малайлар элеккечә чит ил гражданнары булып санала, ләкин алар үзләрен мәдәни яктан рус дип саный, ди Ярославская.

«Алар 18 яшькә кадәр гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгендә яши ала, аннары аларны чыгарып җибәрәләр. Россиянең ятим балаларыннан аермалы буларак, аларга социаль фатир һәм башка ярдәм бирелми.

Мин судтан соң балалар янына бардым, «Гаиләгә барасыгыз киләме?» – дип сорадым. Алар теләүләрен әйтте. Без Нам белән Дыкны алырга теләүчеләрне эзли башладык», – ди Ярославская.

Бер ай эчендә 2 кеше – Санкт-Петербургта берничә бала тәрбияләүче хатын-кыз һәм тәҗрибәсе булмаган ир белән хатын җавап бирде. 

«Мин балалар янына барып, беркемне дә таба алмавыбызны әйттем. Нам әйткән сүзләрдән йөрәгем ярыла дип торам. Ул – бик акыллы, инде олы егет. «Ольга Владимировна, борчылмагыз, без барысын да аңлыйбыз. Беренчедән, без нәни бала түгел, үсмерләр. Бу – коточкыч, ләкин үсмерләрне гаиләләр беркайчан тәрбиягә алмый диярлек. Алар белән борчу күп була, дип саныйлар. Икенчедән, без чит ил кешеләре булубызны да аңлыйбыз. Өченчедән, безнең бер тиен дә акчабыз юк. Бу да – дөреслек. Башка балаларга социаль түләүләр булыр иде. Ләкин чит кешеләренә юк», – диде. Бу бала миңа барысын да тыныч кына аңлатты», – ди Ярославская.

Хәзер балаларга гаилә табылган. «Нам хәзер 9нчы сыйныфта укый. Имтиханнарга әзерләнә. Дык та мәктәпкә йөри. Балалар белән килеп чыккан хәлләр – төзәлми торган яра. Ләкин алар яңа шартларга ияләшә. Бу – гади процесс түгел. Аларның барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», – ди вәкаләтле вәкил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100