news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар Фатих Әмирхан иҗаты буенча эскизлар күрсәтте: «10 көн эшләдек, йокы да булмады»

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясенең йомгаклау чарасы - «Күзлек» фестивале узды. Быел лабораториядә катнашучылар Фатих Әмирхан әсәрләре буенча эскизлар тәкъдим итте.

news_top
Балалар Фатих Әмирхан иҗаты буенча эскизлар күрсәтте: «10 көн эшләдек, йокы да булмады»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Күзлек» фестивале – Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Лаборатория 13 августта лагерь форматында эшли башлаган.

Оештыручылар сүзләренчә, лабораториядә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре, «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре, шулай ук Әлмәт, Чаллы һәм Мәскәү шәһәрләренең театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар катнашкан. Алар өчен махсус остаханәләр, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләр һәм фикер алышу мәйданнары оештырылган.

Быелгы лабораториянең төп үзенчәлекләренең берсе – балаларның Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать итүе. Моның сәбәбе дә символик: 2026 елда язучының тууына 140 ел. Лаборатория кысаларында балалар аның әсәрләре буенча эскизлар әзерләгәннәр.

Фестивальгә Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

25нче август – Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне. Ләкин безнең өчен ул Туфан абыйның туган көне дә. Шулай ук инде өченче ел рәттән «Күзлек» лабораториясе көне. Һәм бу даталар бер-берсенә бик бәйле. Көннең нинди булуына карамастан, без 25е һәрвакыт җыелачакбыз.

Аллаһ боерса, Марат Готыф улы һәм комиссиябез безгә тагын да хәерхаһлы булса, һәм гомумән, безнең педагогларыбыз, режиссерларыбызның идеяләре булса, тагын да «Апуш»ка килүче яшь буын булса – киләчәге булыр иншаАллаһ, без инде шуңа бик өмет итәбез.

«Күзлек» – ул шулкадәр эксперименталь әйбер. Бу эзләнүләргә карамастан, зур кунакларыбыз булуына без бик горурланабыз. Марат Готыф улы, олы башыгызны кече итеп шушы эзләнүләрне күрергә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.

Марат Әхмәтов Казан шәһәре җитәкчелегенең һәм Гүзәл Сәгыйтова командасының татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә балалар белән алып барыла торган проектларга соклануын белдерде. Әлеге хезмәтнең зур фидакарьлек таләп итүен ассызыклады.

Ул шулай ук «Күзлек» лабораториясенең Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать итүен югары бәяләде.

Фатих Әмирхан образын бүген герой итеп алулары миңа бик ошый, чөнки алар Тукай белән фикердәшләр, чордашлар, хәтта бер үк елны туганнар. Гәрчә алар берсен-берсе көндәш дип санамаган. Бер галим Фатих Әмирхан турында: «Вакытында туа да белмәгән, вакытында үлә дә белмәгән», – дип әйткән. Тукай белән бер чорда торгач, Тукай бөтенләй бөек булганлыктан, ул ничектер күләгәдә калган. Шуңа күрә аның бөеклеген, аның талантын халык, тамашачы, милләттәшләр ул кадәр танып бетермәгән, дигән фикерләр дә йөргән, – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Марат Әхмәтов «Күзлек»нең балалар өчен бик әһәмиятле проект булуы турында әйтте һәм алга таба да әлеге проектка ярдәм итәргә ризалыгын да белдерде:

«Күзлек» проектын мин – «Апуш»ның балаларны сәхнәдә сөйләм, хәрәкәт осталыгына гына өйрәтү түгел, аларны ниндидер әсәр, ул әсәрнең авторы, ул әсәрдәге образлар аша мөстәкыйль фикерләргә, тирәнрәк фәлсәфи фикер йөртергә өйрәтә торган ниндидер өстәмә алым дип кабул итәм. Бала күңелендә ул автор, ул образ озак сакланачак. Әле ул аны үзенә ниндидер үрнәк итеп алырга да теләргә мөмкин. Һәм телебез язмышы өчен әлеге алымнар, бу лаборатория шул исәптән, минемчә, балаларга тагын да үтемлерәк чараларның берсе дип уйлыйм… Без киләчәктә дә сезгә теләктәш һәм ярдәмче булырга риза. Без балалар, яшүсмерләр аша, милләт буларак, киләчәгебезне саклыйбыз һәм яшәтәбез. Рәхмәт барчагызга! – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Фатих Әмирхан әсәрләре буенча биш эскиз

Фестивальнең төп өлешен балалар әзерләгән чыгышлар тәшкил итте. Балалар һәм аларның остазлары Фатих Әмирханның төрле әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, биш эскиз әзерләгәннәр иде. Алар язучының геройларын үз күзлегеннән күрсәтергә, әсәрләрдә күтәрелгән темаларны бүгенге тамашачыга җиткерергә тырышкан.

«Нәҗип» — Фатих Әмирханның шул исемдәге хикәясенә нигезләнгән эскиз. Балаларның остазы һәм режиссёры – Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов. Эскизда Нәҗип исемле малайның хис-кичерешләре, абыйсыннан көнләшүе, күрше Марфуга апасының мәхәббәтен яуларга теләве һәм үз талантын табу юлы күрсәтелде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бар иде ди, бар иде ди…» — Фатих Әмирхан әсәренә нигезләнгән икенче эскиз. Нәни Апушлар «Син олугмы? Мин олугмы?» дигән сораулар аша җитди темаларга кагылды, тамашачыны да алар турында уйланырга этәрде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Объект Фатих» эскизында Фатих Әмирханның үз чоры өчен кызыклы һәм үзенчәлекле шәхес булуы күрсәтелде. Аның образы гадәти булмаган детальләр аша бирелде: «Котелок – башында, эт – култык астында», әле кызыл күзлеге дә бар. Остаз һәм режиссер Резеда Гарипова иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Фәтхулла хәзрәт» — Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте буенча әзерләнгән эскиз. Остаз һәм режиссер – «Әкият» курчак театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Дилүс Хуҗәхмәтов. Балалар Фәтхулла хәзрәтне курчак образы аша күрсәтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хәят» эскизында театр һәм кино сәнгате берләштерелгән иде. Эскизда бүгенге көн Хәятен тәкъдим иттеләр. Балаларның остазлары һәм режиссёрлары – Кариев театры актеры һәм режиссеры Булат Гатауллин һәм кинорежиссёр Александр Далматов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты буенча «Шүрәле» эскизы күрсәтелде. Аның музыкаль бизәлеше композитор Азат Хөсәенов истәлегенә багышланды.

Иң оста апушка – электросамокат

Эскизлар тәкъдим ителеп беткәч, сәхнәгә «Апуш» балалар театры студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова чыкты.

Бу мизгелләр безнең өчен бик кадерле. Без 10 көндә шушы эшләрне эшләдек. Башкаларда «тихий час» бар. Бездә ул йокылар да булмады. Шуңа күрә, беренче чиратта, барысына да түзгән һәм шуннан канәгатьлек хисе алып, «Рәхмәт сезгә, Алия Госмановна!» дип соңгы көндә хушлашкан барлык балаларга рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фестиваль ахырында лаборатория эшчәнлегендә аеруча аерылып торган балаларны да бүләкләделәр. Әмирхан Юнысов, Әминә Вәлиуллова, Әмирхан Гаянов һәм Мәликә Бәриевага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Алмаз Гафаров электросамокатка ия булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар