«Балалар энергия алмый, ә бирә»: декрет ялында вакытта уңышка ирешкән ханымнар
Бу яшь әниләр бала үстерергә дә, хезмәтләрендә хөрмәтләнергә дә җитешәләр. Барысына да ничек өлгерәләр – шул хакта «Казанские ведомости» яза.
Хатын-кыз, бигрәк тә, әни кеше, бөтен нәрсәне булдыра ала. Бу язманың бер герое, әни булгач, һөнәрен алыштырган, икенчесе үз һөнәри өлкәсендә затлы премиягә лаек булган, өченчесе нәни сабые белән кофейня ачкан, ә дүртенчесе үз косметика брендын җитештерүне киңәйткән. Бу яшь әниләр бала үстерергә дә, хезмәтләрендә хөрмәтләнергә дә җитешәләр. Барысына да ничек өлгерәләр – шул хакта «Казанские ведомости» сайтында Динара Прокопьева язмасы.
Рәмилә Кәрамуллина, Киана һәм Илайның (3 яшь һәм 7 айлык) әнисе, Amaia косметика брендына нигез салган
Киана тугач, эшемә мин ипләп кенә кайттым, ләкин җитди киңәюне күзаллаган идем инде. Кызыма 6 ай тулганда, яңа җитештерү бинасына күчтек. Нәкъ шул вакытларда коллективыбыз зурайды – шул рәвешле, мин гаиләм һәм кызым өчен вакыт арттыра алдым, аларга игътибар көннән-көн күбрәк кирәк иде. Без һәр көн 4 сәгать эшләячәк бик яхшы бала караучы таптык, баламның нәни чагындагы бәһасез мизгелләрне сизми-күрми каласым килмәде. Кианага 1 яшь тә 9 ай тулгач, аны шәхси балалар бакчасына бирдек.
Илай белән исә миңа декретка китү эләкмәде. Бик җайлы туры килде: улыбызга 2 ай тулганда, яраткан бала караучыбыз безгә кире кайтты. Бала табып 1 ай үткәннән соң, мин эшкә чыгып керә башладым. Читтән торып эшләү туктап та тормады. Ике баламны да күкрәк сөте имезеп үстердем. Киананы 2 яшькә кадәр, Илайны да шулай ук имезергә планлаштырам.
Сүз уңаеннан, улыма хәзер 7 ай, һәм без кабат киңәябез, Яр Чаллыда икенче ноктабызны ачабыз. Минемчә, бу – балалар энергия алмый, ә бирә, дигән сүзләрне раслаучы мисал.
Производствода атнасына 1 тапкыр булырга тырышам: тулы эш көнен планлаштырып куям, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшлим. Читтән торып – телефон аша эштәге вак-төякләрне хәл итәм, ә ял көннәрендә аларның барысыннан ял итәргә тырышам. Иң кыены – балам минем игътибарны һәм янында булуны таләп иткән чакта эшкә бүленергә туры килгән вакытлар. Әлбәттә, бала – беренче урында, ләкин кайчакларда вакытымны балага тулысынча багышлый алмавым, һәм эшкә дә җитәрлек дәрәҗәдә кереп чума алмавым өчен үземне гаепле хис иткән чаклар була.
Минем тормышым – эштә дә, гаиләдә дә. Эшемне дә, гаиләмне дә яратам. Дөресен әйткәндә, мин аларны бүлмим дә. Эшем – һәрвакыт минем белән: ванна бүлмәсендәге бөтен косметикам Amaia һәм Awaiaskin, балаларым башка төрлене белмиләр дә, туганнан бирле минем шушы косметикамны кулланалар.
Эшем шикелле үк, ана булу бәхете дә – минем аңлы рәвештә сайлаган үз юлым. Очраклы туры килү генә түгел. Балаларым янында, алар икәү булса да, хәтта чирләгән чаклары булса да, нишләп мин арырга тиеш әле? Алар бит – минем яраткан балаларым. Алар белән бергә чакта, мин үз тормышымны яшим. Көнозын производствода аяк өсте чакта да мин үз тормышымны яшим. Эш сәгате бетсен дә, өйгә кайтыйм әле, дип көтеп йөрмим.
Телефонымны кулдан төшермәү – бу минем тормышым. Миңа жонглер кебек кыланырга туры килә: очрашулар, хезмәтем, 5 эш буенча чатка берьюлы җавап бирү, үз расписаниемне иремнеке, бала караучыныкы, әбиләр, бабайларныкы белән туры китереп җайлау – һәм болар барысы да фәкать бөтен нәрсәгә өлгерү һәм кирәк булганны яки теләгәнемне эшләр өчен.
Алена Лефлер, Гай һәм Маркның (11 һәм 6 яшь) әнисе, «Ранняя пташка» һәм «Ясный батч бар» кофейняларын ачкан
Кофе белән 2014 елдан, ирем белән бергә бер өстәлле бәләкәй генә «Гудини» кофейнясын төзегәннән бирле шөгыльләнәм. Һөнәрем буенча, мин – дизайнер, ирем – архитектор, шуңа күрә кофейняларыбызны икәүләп проектлаштырабыз, мин стилен һәм дизайнын уйлыйм, арт-директор буларак, маркетингны алып барам.
Аннан икенче кофейнябыз «Жаворонок»ны (хәзер башка бинага күчкәч, исемен «Ранняя пташка» дип үзгәрттек) ачтык. Аның белән бәби көткән вакытымда шөгыльләндем. Август аенда Маркны таптым, кофейняны исә декабрьдә ачтык. Ачылыш тантанасында, улымны да алып, үзем дә катнаштым.
Балалар бәләкәй чакта әти-әниләрем бик нык ярдәм итте. Бердәнбер кыен хәл – бала чирләгәндә, син алар янында булырга тиеш. Андый больничныйлар планнарны боза, аның каравы, бераз әкренәергә, балалар янында булырга мөмкинлек бирә.
Олы улым бәләкәй чагында күп вакытын бабасы белән үткәрә һәм безне бик сагына торган иде. Минем әти-әнием безгә нык булыша: балаларны түгәрәккә йөртәләр, без өлгермәгәндә, балалар бакчасыннан алалар. Ял көннәрендә балаларны күбрәк әтием карый. Кышын урманга алып бара, җәен – дачага. Әти-әниемнән башка күпкә кыенрак булыр иде.
Хәер, хәзер дә мин, теләсә кайсы әни кебек үк, еш арыйм. Ләкин мин барына да түгел, иң мөһименә җитешергә тырышам: бәләкәебезгә китап укырга, олысы белән кичләрен сөйләшеп утырырга. Һәркайсына – кимендә 15-30 минут индивидуаль вакыт.
Балалар инде үсте, эш өчен вакыт табу кыен түгел. Эш көннәрендә иртәнге 9дан 17 сәгатькә, кайчакларда 18 сәгатькә кадәр эшлим. Ял көннәрендә кофейняга эшләрнең барышын тикшерү, нидер алу я алып кайту өчен киләм.
Балаларны мөстәкыйль итеп үстерергә тырышам. Олы балабыз гади ризыкны үзе дә пешерә һәм продукция сатып ала. Үзләре генә калганда, аларга өйдә эшлисе эшләрне кушып калдырам, шулай итеп, аларның шөгыльләре була, миңа да ярдәм итәләр дигән сүз.
Әни булу – шәп нәрсә! Минем иң яхшы иҗат җимешләрем – балаларым, дип саныйм. Ахыр чиктә, безнең бөтен эшләребез – күбесенчә алар өчен, алар хакына. Балалар белән үткәргән вакыт – бәһасез ул.
Мөмкинлек булганда, үзегезгә дә вакыт табыгыз: тренировкалар, китаплар, массаж, йога... Үзеңне корбан итү кирәкми, бары тик яхшы кәеф, һәм кирәк чакта алар янында булу зарур. Әни кешенең ресурслары бар икән, әйбәт әни булу күпкә җиңел.
Анастасия Алашеева-Йосыпова, Юстинаның (4 яшь) әнисе, туйларда эшләүче һәм репортажлар ясаучы фотограф
Декретта бөтенләй дә булмадым, авырлы килеш, 36 атнам тулганчы фотога төшердем, 37 атнада инде баламны таптым. 3 атнага якын декретта утырдым, аннан эшкә чыктым. Акылдан язмас өчен, яраткан эшемә чыгарга кирәклеген аңладым (көлә).
Юстина бәләкәй чакта, әлбәттә, эшкә вакыт бүлү кыен иде. Бигрәк тә, беренче елны – бөтен игътибар бары тик аңа гына. Шулай да, мин аның көндезге йокы вакытында, төннәрен фотоларны эшкәртү белән шөгыльләндем. Алҗу бар иде, ләкин бу – яратмаган эш белән шөгыльләнгәндәге арыганлык түгел. Мин бит яраткан эш белән шөгыльләнәм, шуңа күрә ниндидер киеренкелек юк. Үзем сайлаган юл ләбаса. Киресенчә, беренче елны (ә ул – иң авыр ел) эшем миңа көч бирә һәм ял иттерә иде. Съемкалардан мин бәхетле елмаеп кайта идем.
Хәзергегә караганда, беренче елны мин әзрәк эшләдем. Хәзер безнең садик бар, бала караучыбыз бар. Хәзер мин чынлап та күп эшли алам, ләкин соңыннан Юстина белән тулы бер көн үткәрәм, берәр җиргә барырга, бергәләп ял итәргә мөмкинбез.
Гаилә тормышында эшкә урын табуда иң төп лайфхак – ирең белән сөйләшергә, килешергә өйрәнү. Планнарны бергәләп сөйләшергә, фикерләшергә, атнаны алдан ук планлаштырып куярга кирәк. Баланы кем бакчага илтә, кем алып кайта. Әгәр бу көнне беребез дә бара алмый икән, бала караучыбыз бар. Ул да булдыра алмаса, ирем Юстинаны үзе белән бию тренировкасына алып китә – ул анда укыта. Кызыбызны үзем белән съемкаларга ала алмыйм, шуңа күрә 3 кенә вариант кала дигән сүз: ирем, бала караучы һәм балалар бакчасы.
Әни булгач, мин эшләрне бүлә өйрәнергә кирәк икәнлеген аңладым. Хәзер минем өйдә булышучым бар, аның белән тормышыбыз күпкә җиңеләйде. Туңдыргычта һәрчак ризык булып торсын, тиз генә ашарга пешерергә мөмкинлек булсын өчен, ярымфабрикатларга заказ бирәм. Ял көннәрендә ашарга, рәхәтләнеп, үзем пешерәм, атна уртасында исә җайларга-җайлашырга туры килә.
Бик нык арыган чакларда мин мөмкинлекләр турында уйлыйм. Миңа канәгатьлек бирүче яраткан эшем бар, әйбәт керем, яңа танышлыклар. Арыган чакта пауза алырга, вакытны гаилә белән үткәрергә кирәк, ә аннары кабат яраткан эшеңә тотынырга була. Иҗаттан башка мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.
Үзегездән артык күпне таләп итмәгез, үзегезне социаль челтәрләрдәге башка әниләр белән чагыштырмагыз. Бары тик үзегез белән генә чагыштырыгыз. Кайбер әниләр, декретта берни дә эшләмибез, диләр. Ничек инде? Ул – шулкадәр зур хезмәт. Минем өчен бала белән көн үткәрү 12 сәгатьлек съемкаларга караганда авыррак. Балага бар көчеңне бирәсең, син тулысынча аныкы гына булырга тиеш.
Социаль челтәрләрдә барысы да «Уңышлы уңыш» күрсәтә. Мәсәлән, мин: «Карагыз, нинди шәп туй төшердем!», «Бүген мин бу шәһәрдә эшләдем», «Күрегез, мин «Идел буеның иң шәп туй фотографы» премиясен яуладым!» Ләкин болар артында күпме йокысыз төннәр, күпме очыш-юллар торуын бары тик үзем генә беләм. Кайчакта хәтта артык нык арудан авырый башлыйм. Ә кайчакта Юстина: «Әни, мин сине шундый сагындым!» – ди. Ә минем алда – 3 съемка, аларны күчереп тә, соңракка калдырып торып та булмый. Дөрес, соңыннан Юстинага ул вакытны мин кире кайтарам кайтаруын...
Бер сүз белән әйткәндә, гаиләне һәм эшне, хәтта бик яраткан эш булса да, берләштерү – җиңел түгел. Бик кыен. Баласы берәү генә булмаганнарга исә күпкә кыенрак. Ләкин балага да, иреңә дә, һәм әлбәттә инде, үзеңә дә, вакыт табарга кирәк. Әнинең ресурслары булганда, гаилә бәхетле. Бала да, ире дә аннан көч ала.
Дарья Морозова, Вераның (3 яшь) әнисе, перинаталь психолог, бала табарга әзерләнү курслары алып бара
Декретта утырганда, мин һөнәремне алыштырдым. Аңарчы җәмәгатьчелек, пиар белән шөгыльләнә идем. Рәсми рәвештә декретка киттем, кызыма 3 яшь тулганчы декретта утырдым, хезмәт кенәгәмне әле күптән түгел генә алдым. Бала туып, ярты ел чамасы үтүгә үк, үзем өчен яңа сфераны ныклап өйрәнә башладым, шулай итеп, һөнәремне алыштырдым.
Шундук эшли башламадым, ләкин күп укыдым, өйрәндем. Бала туып, ярты ел үткәннән соң, мәгариф программасы буенча укырга кердем. Кызым кулларымда йоклаган вакытта мин укый, шөгыльләнә идем, башкача булмый. Бүтән бернәрсә эшләп булмый торган вакытта мин лекцияләр тыңлый идем.
Кызыма 1 яшь тә 3 ай тулгач, без бала караучы алдык, ә минем атнасына 3 мәртәбә 2 сәгатькә өйдән чыгып китәргә мөмкинлегем барлыкка килде. Ирем бала белән урамда йөргәндә, өйдә нәрсәдер эшләргә тырыша идем.
Хәзер кызыма 3 яшь, ярты көнгә балалар бакчасына йөри, шул рәвешле, минем иртәнге 9дан көндезге сәгать 3кә кадәр вакытым бар. Бу вакытны мин тулысынча укуым һәм һөнәри эшчәнлегем өчен файдаланырга тырышам. Бәби көтүче хатын-кызлар белән ял көннәрендә шөгыльләнәм. Бу вакытта кызыбыз әтисе белән була.
Ярдәмчеләрең: ирең, әби һәм бала караучы булган вакытта гына, бәләкәй балаң һәм гаилә тормышына эшне кушып була. Син эшләгәндә, баланы карап тора торган кеше кирәк. Яки инде балаң бик «җайлы» булырга тиеш: тыныч, бәләкәй чагында озак йоклый, һәм синең шул вакыт эчендә үз эшләрең белән шөгыльләнергә мөмкинлегең бар. Төнлә эшләүче әниләр бар икәнен беләм, ләкин аны беркайчан һәм беркемгә тәкъдим итмәс идем.
Мин үзем, акчадан бигрәк, күңелемә хуш килгәнгә һәм кызык булганга күрә эшлим. Төп финанс чыгымнарын ирем каплый, шуңа күрә, мин үземне кысаларга кертим дип тырышмыйм да, чөнки нык арыйм. Әгәр офиска 8 сәгатьлек тулы эш көненә чыксам, берсүзсез, бик нык арыр идем. Чынлап та, яшь ярымлык балалары белән шул рәвешле эшләүче әниләрне миңа хәтта күз алдына китерү дә авыр.
Башкалардан ярдәм сорарга курыкмагыз, дияр идем мин башка әниләргә, чөнки атнасына 7 көн дәвамында тәүлегенә 24 сәгать буе бала белән булу бик нык арыта. Эшең исә, көчне аласы урынга, киресенчә, өсти генә, чөнки баладан бөтен игътибарың эшкә – үзеңә кызык булган, зурлар эшенә күчә.
Баланы кем белән дә булса калдырырга мөмкинлек юк икән, бу уй белән килешергә генә кала. Син эш белән декретны бергә кушмыйсың, ләкин бу – һөнәри яктан үсмисең, дигән сүз түгел. Бөтен игътибарыңны, димәк, үзеңне, ана булуга багышларга кирәк.
Бала өчен, бала белән бергә нидер эшләгәндә, үзеңә дә бик күп яңалык, ресурс ачасың. Ихтимал, бу – синең өчен ниндидер яңа белемнәр алырга мотивация булыр. Декреттагы әниләр өчен квалификацияне күтәрү буенча дәүләт программалары бар, алар бушлай һәм онлайн. Балалар белән һәм балалар чараларында эшләү өчен кызык идеяләр җитәрлек. Бер сүз белән әйткәндә, теләк кенә булсын.
Декрет вакытында син «империя төзергә» бурычлы түгел. Хатын-кыз боларның барысына да өлгерә икән, димәк, аны кайбер мәшәкатьләрдән азат итүче якыннарының ярдәме бар, яки инде безнең белән бүлешмәгән башка төр нюанслар.