Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар елашып, әнисенең мәете янына шуыша». Ир хатынын балалары каршында чәнчеп үтергән

news_top_970_100
«Балалар елашып, әнисенең мәете янына шуыша». Ир хатынын балалары каршында чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Хабаровск шәһәрендә 31 яшьлек Руслан (исеме үзгәртелә) балалары каршында хатынын үтергән. Аннары ул улы белән кызын канга баткан фатирда, мәет белән калдырып чыгып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Руслан Хабаровскига Үзбәкстаннан 25 яшьлек хатыны, 8 яшьлек һәм 2 яшьлек балалары белән килгән. Алар гадәти яши, кайвакыт талашып та ала. Хатын иренең беркайда эшләмәвен ошатмый.

2022 елның июнендә Руслан хатыныннан ашарга сорый. Хатын башта акча эшләргә кирәк булуын искәртә. Ир бик ярсый һәм алар талаша башлыйлар.

Шуннан соң Руслан хатынын кыйный, пычак ала һәм берничә тапкыр чәнчи. Тавышны күрше хатын ишетеп ала, ул кергәндә, хуҗабикә аягында чак кына басып тора.

Руслан исә, бар да яхшы, ди дә ишекне шапылдатып яба. Күрше хатын шикләнә һәм тагын бер күршегә сөйли. Ул хатын исә фатир хуҗасына хәбәр итә. Бу вакытта Руслан өйдә булмый инде.

Хатыны үлеп, идәнгә аугач, Руслан ни кылганын аңлап ала. Ул пычакны сөртә, әйберләрен җыя һәм аэропортка китә. Руслан хатынының мәетен кухняда калдыра, балалар да шунда кала. Әти кеше саубуллашмый чыгып китә.

Балалар елаша, алар аналарының мәете янына шуышып бара. Фатир хуҗасы килгәч – шушы хәлне күреп ала. Ул ишекне үз ачкычы белән ачып керә.

Русланны аэропортта, Үзбәкстанга китәргә билет алып торганда тоталар. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итә. Балаларны мәрхүмә хатынның әнисе опекага ала һәм Үзбәкстанга алып китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100