Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар да, ата-аналар да ярата иде». Татарстанда билгеле укытучының мәете табылган

news_top_970_100
«Балалар да, ата-аналар да ярата иде». Татарстанда билгеле укытучының мәете табылган
https://pixabay.com/

Чаллыдагы «Сосновый бор» бакчачылык ширкәтендәге көймәләр гаражында ир-ат мәете табылган. Ул биредә билгеле укытучы – 52 яшьлек Павел Т. булып чыккан. Аны су эчендә тапканнар. Бу турыда Chelny-biz.ru хәбәр итте.

Павел физкультура укытучысы булып эшли. Ул балык тотарга ярата. Фаҗига булган көнне гаражда нидер төзәтеп йөри. Якынча белешмә буенча, аның хәле киткән.

Павел Т. үзе Иркутск өлкәсендә туган. Чаллыда 2010 елдан бирле балалар спорт мәктәпләрендә эшли. Аннары гомуми мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. 

Быел Павел Т. укучыларының икесе физкультура буенча бөтенроссия олимпиадасында призер була. Аны балалар бик ярата, әти-әниләр дә яхшы фикердә була.

Павел Т. Чаллыда рус лаптасын үстерүгә нигез сала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100