Балалар өчен татар әкиятләре
Игътибарыгызга балалар өчен татар халык әкиятләре һәм язучыларыбыз язган әкиятләрне тәкъдим итәбез.
Ай белән Кояш
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Өч кыз
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Ялкау малай
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу Кеше, улына күрсәтеп:
— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:
— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.
Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:
— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.
Алтын бөртекләр
Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.
— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.
— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.
— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.
— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.
— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.
— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
— Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.
Бүләк кемгә?
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар
Абдулла Алиш
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.
Бал корты һәм Шөпшә
Абдулла Алиш
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
— Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.
Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
...Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.
Дуслар
Сәрвәр Әдһәмова
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.
Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.
Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:
— Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.
Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.
Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.
— Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.
— Әйдә-ә! — диде Кечкенә.
Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!
Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.
Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.
— Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.
Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.
Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.
Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.
Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!
Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:
— Коткарыгыз!
Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.
— Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.
Кечкенә:
— Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.
— Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.
Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:
— Ой, ой, ой!
Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.
— Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.
Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:
— Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:
— Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.
Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.
Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.
Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.
— Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.
Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:
— Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.
Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.
— И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.
Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.
Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:
— Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.
Шалпан колак белән Кечкенә:
— Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.
Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.
— Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.
Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.
Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:
— Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.
Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.
— Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.
Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.
Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.
Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:
— Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.
Кемгә кирәк, кемгә кирәкми
Абдулла Алиш
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:
— Фу... Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.
Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:
— Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.
Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.
Әтисе Таҗига:
— Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.
Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.
— Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.
— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.
Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.
Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.
Ул:
— Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.
Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:
— Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.
Алдакчы Наил
Абдулла Алиш
Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:
— Наил! Наил!
Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
— Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
— Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.
Апа әйтә:
— Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:
— Мин уйнап кына.
— Уйнап кына да ярамый,— диде апа.
Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
— Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
— Наил, Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:
— Батам, батам, коткарыгыз!
— Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
— Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.
Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:
— Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.
Туган көндә
Резеда Вәлиева
Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.
Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.
Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!
Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр...
Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.
— Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт... бер дә килешми.
Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.
— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз...— диде ул.
Тамчы
Гасыйм Лотфи
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
— Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!
Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.
Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.
Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.
— Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар
төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.