Балалар өчен шигырьләр
1 июнь - Балаларны яклау көне. Шул уңайдан татар шагыйрьләренең балалар өчен язылган һәм балаларга багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Утыр, балам, ашарга...
(Халык авыз иҗаты)
Утыр, балам, ашарга,
Түгеп-чәчеп ашама.
Матур утыр табында,
Алдыңа күл ясама.
Ипи валчыгыңны койма,
Аяк астына ташлама.
Ул бакчаны ярата
Гасыйм Лотфи
Көн саен Ләйлә
Бакчага килә.
Соң гына кайта
Кич белән өйгә.
Ярата Ләйлә
Көн үткәрергә
Иптәшләр белән
Бакчада бергә.
Төрле уенчыклар,
Курчаклар монда.
Кайтасы килми
Ләйләнең шуңа.
— Әнием,— ди ул,
— Ашыгып йөрмә.
Мине алырга
Бик иртә килмә.
Беренче рәхмәт
Әхмәт Исхак
Алсу хәзер зур кыз инде —
Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.
Сабынлаган да яулыкны
Чиләккә тыгып,
Чайкаган да элеп куйган
Тормыйча сыгып.
Шатлыктан нәни Алсуның
Күзләре яна:
Рәхмәт әйткән моның өчен
Абыйсы аңа.
Мөмкин түгел шатланмаска:
Бит шундый рәхәт
Чын күңелдән эшләп алган
Беренче рәхмәт.
Зиләнең курчагы
Хәкимҗан Халиков
Зиләнең бер курчагы бар,
Сузып кына: «Ән-нә»,— ди.
Сеңелем аңа: «Әттәбезне
Яратмыйсыңмы әллә?» — ди.
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине...
Йә үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә»,— диеп әйт инде.
Ике кыз
Әнәс Кари
Ай, начар кыз Әнвәрә,
Көн дә елый: «Вә-вә-вә!»
Кичен елый куркудан,
Елап тора йокыдан.
Уенчыкларын вата,
Энесен дә елата.
Шуңа аны сөймиләр —
«Елак Әнвәрә» диләр...
Күрше кызы Әминә
Шундый акыллы менә:
Егылса да еламый,
Сеңелесен дә кыйнамый.
Елаганда юата,
Курчак биреп уйната.
Куянны рәнҗеткәннәр
Рафис Корбан
Куянымның бер колагын,
Белмим, кайсы өзгәндер?
Бик тә авырткандыр инде,
Белмим, ничек түзгәндер.
Түзүен дә түзгәндер ул.
Инде менә моннан соң
Мин сөйләгән шигырьләрне
Ничек итеп тыңлар соң?
Әни эштән кайтсын инде,
Түз, куяным, түз генә.
Әниемнән яңа колак
Тектерермен үзеңә.
Урманда
Роберт Миңнуллин
Биредә кошлар, җәнлекләр
Читлеккә ябылмаган.
Урманы да койма белән
Уратып алынмаган.
Ул куяннар, ул пошилар,
Ул керпеләр, тилгәннәр
Казандагы зоопарктан,
Ахры, качып килгәннәр.
Алар безне күргәчтен,
Без урманга кергәчтен,
Тизрәк качып китәләр,
Тизрәк очып китәләр.
Юкса без ул җәнлекләргә,
Кошларга тиябезме?
Алар бит матурлый гына
Әйләнә-тирәбезне.
Без бит яратабыз гына
Аларны — белдегезме?!
«Курыкмагыз!»— дияр идем,
Белсәләр телебезне.
Белмиләр шул. Алар шулай
Гел качарга торалар.
Зоопаркка ябарлар, дип,
Куркып качадыр алар.
Зоопаркта
Разил Вәлиев
Бервакытны әтием
Алып барды шәһәргә,
Зоопаркта күрдек без
Бүреләр, төлкеләр дә.
Читлектәге арслан
Йөрми җәнлек ауларга.
Китә алмый моннан ул
Туган иле — тауларга.
Лачын салган канатын, —
Сусаган ул иреккә,
Моңсу күзен төбәгән
Биеккә, зәңгәр күккә.
Маймылга конфет биреп,
Өйгә кайтып киттек тә.. .
Кызганып йөрим хәзер:
Яшәү читен читлектә.
Иртән
Кикрикүк иртән тора,
Һава ярып кычкыра:
— Торды инде кошлар,
— Уяныгыз, дуслар,— ди.
Уята Галине дә,
Уята Вәлине дә,
Уята Кәлине дә,
Уята ул мине дә.
Ашыгырга куша ул
Балалар бакчасына.
Анда тәмле әйберләр
Пешкән, ди, барчасына.
Әгәр соңга калсагыз,
Тәмле әйбер бетәр, ди,
Сездән алдан барыр да,
Песи алып китәр, ди.
Шофер булам
Зәкия Туфайлова
Мин дә, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофер булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Май ае
Бари Рәхмәт
Майдан да ямьле ай,
Җанлы ай юк бугай,
Беренче Май белән
Башлана шул бу ай.
Яшәргән агачлар,
Каеннар, усаклар,
Юкәләр ярганнар
Ямь-яшел яфраклар.
Һәр агач, һәр үлән
Чәчәккә күмелгән.
Әйтерсең аларга
Ислемай түгелгән, —
Хуш исләр аңкыйлар.
Матурлык — һәр җирдә
Алмагачлар җиргә
Ак чәчәкләр сибә.
Аларның хуш исен
Киң сулап иснисең,
Бәйрәме дә майның
Күңелле ич дисең.
Безнең авыл зоопаркы
Роберт Миңнуллин
Шәһәр малайларының
Күргәне юк гомергә
Бездәге җәнлекләрне,
Бездәге кош-кортларны.
Теләсәләр күрергә,
Килсен алар авылга,
Аптырашта калырга!
Алар бездә өй саен,
Күреп була көн саен!
Атлар бездә көн буе
Кешегә эшләшәләр.
Яшь тайлар хәлләреннән
Тайганчы кешнәшәләр.
Колыннар да туйганчы
Уйныйлар, тешләшәләр.
Кәҗәләр сөзешәләр,
Чучкалар җир чокыйлар,
Ә үрдәкләр, ә казлар
Көн дә үлән чукыйлар.
Күркәләр кабарына,
Җим эзли кабарына.
Әтәчләр һәм тавыклар
Тары чүпли савыттан.
Ә сарыклар, бәрәннәр
Киртәгә сыенганнар,
Бергәрәк җыелганнар.
Чебешләр һәм бәбкәләр,
Качып канат астына,
Йокларга җыенганнар.
Бирегә кайчагында
Мәче дә кереп чыга.
Биредәге дусларын
Маэмай да күреп чыга.
Кайчагында бирегә
Каргалар килеп куна,
Саесканнар, песнәкләр,
Чыпчыклар кереп тула...
Алар янына безгә
Көн дә керергә була.
Көн дә кереп, ал арның
Хәлен белергә була.
Һәрберсе таный безне,
Һәрберсе тыңлый безне.
Җәнле к һәм кошларыбыз
Барсы да — дусларыбыз!
Авылыбызда өй саен
Менә шундый зоопарк.
Зоопарктан ким түгел
Безнең дә абзарпарк!
Әтием белән бергә
Әминә Бикчәнтәева
Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез,
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Язлар җиткәч, балыкка
Таң аткач ук барабыз,
Тота алмасак, әнигә дип
Сатып кына алабыз.
Әгәр барсак урманга,
Бергә җырлап алабыз,
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп табабыз.
Бергә ишкә к ишәбез,
Бергә кәрзин үрәбез.
Би к күңелле яшибез
Менә шуңа күрә без.
Кунаклар
Шәүкәт Галиев
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына — чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш:
Ба р кыстыбый һәм бәлеш!
— Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
Оялдык
Резеда Вәлиева
Ачыгып уеннан кердек,
Өстәлдә ипи күрдек.
Бөтене белән алып,
Тәрәз төбенә салып,
Әй тотындык ашарга.
Төрле яклап өзәбез,
Чеметәбез, изәбез,
Ә үзебез, кызык табып,
Чырык-чырык көләбез.
Шунда кинәт бүлмәгә
Әбием килеп керде.
Әллә ничек моң гына
Ипи янына килде.
— Ач бүреләр шикелле
Ташлангансыз өстенә
Ипекәйне, балалар,
Күр, ничек рәнҗеткәнсез,
Ничек мыскыл иткәнсез,
Бәгырьсез үк икәнсез... —
Диде дә, шелтә белән,
Ипине, ипләп кенә,
Ак ашъяулыкка салды,
Валчыгын чүпләп алды:
— Ипи дигәч ни калды...
Кыен булды безгә бик,
— Әбекәй,— дип,— гафу ит, —
Чүт кенә әйтә алдык,
Шундый да нык оялдык...
Кояшлы уен
Эльмира Шәрифуллина
Яуды яңгыр, яуды яңгыр,
Күлләвекләр җыелды.
Чулт-чулт итеп агачлардан
Шук тамчылар коелды.
Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.
Әнә салават күпере —
Ал, кызыл басмалары,
Гүя ул нәни кызларның
Чәчүргеч тасмалары.
Уянды бөтен табигать,
Гөлләр нурга коенды.
Яңгыр үзе башлап китте
Бу кояшлы уенны.
Дусларың гына булсын
Рөстәм Мингалим
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була —
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була —
Дусларың гына булсын!