Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар өчен чыгарылган косметика зыянлымы?

Җиде яшьлек кызым минем косметика белән бизәнә. Балалар тәне өчен олыларның косметикасы зыянлы булуы хакында беләм. Балалар өчен чыгарылган бизәнү чараларын кулланырга мөмкин микән?

news_top_970_100
Балалар өчен чыгарылган косметика зыянлымы?
Сорауга косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева җавап бирә:

- Балаларның тән тиресен чиста тотуның зур әһәмияте берәүгә дә сер түгел. Тән тиресен тузаннан, гомумән, пычрактан, йогышлы авырулардан сакларга кирәк. Аларның тәне йомшак һәм сизгер, бик юка була. Шуңа күрә ул тиз җәрәхәтләнә, төрле авыруларга тиз бирешә. Бары тик 6-7 яшьтә генә сабыйларның тән тиресе олыларныкына кебек формалаша.

Кечкенә кызлар косметика белән уйнарга, әниләренә ошап бизәнергә тырыша. Әниләрнең иннек яки кершәнең табып алып, беренче тапкыр бизәнеп карау барыбызда да була торган хәл. Ләкин ул һәрдаим кабатланмаска тиеш. Туктый алмыйча, яшь кызларның бизәнергә омтылуы, чыннан да, борчу тудыра. Күп очракта, моңа әти-әниләр гаепле. Балалар бакчасында нинди генә чара узса да ярыша-ярыша балаларын бизәндерәләр. Кызларның чәчләрен лак, мусс белән катыралар һәм тушь, подводка, ирен ялтыравыгы сөртәләр. Шуны истә тоту кирәк: балаларның тәннәрендә тире бизләре бүлеп чыгарган майлар күп, алар бактерияләр өчен бик яхшы мохит тудыра. Мәсәлән, шул ирен ялтыравыгын гына мисал итеп алыйк. Балалар сикерә, йөгерә, бии һәм шуның нәтиҗәсендә тирлиләр. Димәк, тир белән бергә ирен ялтыравыгы бала тәненә үтеп керәчәк. Баланың тәнең химия белән зарарларга кирәкми.

Хәзер сайлау мөмкинлеге бар. Нинди генә натураль косметик препаратлар юк, махсус балалар өчен ясалганы да очрый. Ләкин аларга да ышанырга киңәш итмим, чөнки ничек ясалганың белмибез. Балаларыгызга косметика алмасагыз, тора-бара аларның кызыксынулары бетәр.

Хәзер балаларга хна белән татуаж, битләренә аквагрим ясаталар. Аларның да зыяны әйтеп бетергесез зур. Киләчәктә сабыегыз аллергия белән интегергә мөмкин. Кызларга кечкенәдән үк чын матурлыкның тышкы кыяфәттә һәм бизәнүдә түгел, эчке халәттә икәнлеген аңлатырга кирәк. Акыллы, тәрбияле булуның мөһимлеген кабатлау аеруча зарур.

https://docs.google.com/document/d/17h_DZGaW_pogMa3SOgvcH5xc7N3UfjW5aX_n2Dy7Fe0/edit

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100