Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар чагалар… (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Хәкимҗанның кызлары Казан шәһәренең уртасыннан ике бүлмәле фатир алды. Тәрәзәләре кояшка караган, зур кухнялы, иркен коридоры, пыяла белән тышланган балконы булган фатир барысы өчен дә зур шатлык булды. Хәкимҗан хатыны Сәлимә белән күчтәнәчләр төяп килеп төштеләр фатир котларга. Өйләдән соң табын хәстәрләп, якындагы мәчеттән хәзрәт чакырттылар. Мулла шартына китереп Коръән укыды, яшь гаиләгә бәхетле, тәүфыйклы гомер теләде. Бик тә күңеле булды Хәкимҗанның, һич жәлләп тормады, дин әһеленә кесәсеннән ике йөз сум чыгарып бирде. Ай-һай күп биргән икән, дип кемдер авыз кыйшайтыр. Көлмәгез, көлмәгез, җәмәгать, авыл җире өчен зур акча ул. Мулланы озаткач, иркенләп, бер өстәл булып утырып тагын чәй эчтеләр әле. Кызлары Гөлүсә гел елмаеп кына торды, кияү тиешле кеше дә фатирның уңайлы якларын мактаудан бушамады. Кирәк иде, күптән кирәк иде балаларга үз кыеклары, кеше бусагасын күп таптадылар. Өстәп, әнә оныклары да туды. Балага бит аерым шартлар кирәк. Яфрак җиле дә ярамый аңа.

Алтын кош тоткандай шатланышып кайтып киттеләр әти белән әни үз авылларына. Тик бер ягы йөрәген урыныннан кузгаткан иде Хәкимҗанның. Фатир әйбәт – сүз дә юк, яшәргә дә яшәргә шатланып. Тик балалар ул фатирны ипотекага алдылар шул. Башкача ничек? Өч миллион акча чыгарып салырга хәлләреннән киләмени аларның? Гөлүсә бала белән утыра, кияү берүзе эшли. Төзүченең эш хакы шул кадәр генә, очын очка ялгап яшиләр. Хәзер килеп ай саен егерме мең түләп барырга тиешләр. Егерме мең! Бик зур акча бит ул. Бер-ике ел гына түгел, унбиш елга сузылырга тиеш бурычлары. Уйлый башласаң, акылыңнан ычкынырсың, валлаһи. Ни үзләренең балаларга ярдәм итәргә хәлләреннән килми. Терлек карап, сөт сатып көн итәләр. Пенсиягә ерак әле ...

Кайткач та бу хакта төрлечә баш ваттылар ир белән хатын. Шулай көтмәгәндә акыллы уй килеп калды башларына. Детдомнан карарга берәр бала алырга кирәк! Әнә елга буе Мәмдүнә ялгыз булса да артыннан йөрде, кирәкле кәгазьләрен җыйды, аксыл чәчле, Марина исемле бик сөйкемле кыз алып кайтты. Бер адым да яныннан җибәрми, «туйдыручым» дип кенә тора. Шулай булмый ни, акчаны көрәп ала шул балага. Мисал өчен, Хәкимҗан ала калса, шул кергән акчалар белән кызларына булышыр иде, ичмасам. Муеннан бурычка батып, харап булалар бит балалар.

Тәвәкәллеге бар иде Хәкимҗанның, хатыны да аның сүзләрен күтәреп алды. Тәки бер җиде яшьлек малай алдылар тәрбияләргә. Үзебезнең нәселдән иде, исеме дә колакка ятышлы – Ирек. Хәкимҗанның үзенеке булмагач, малай аласы килде. Бераздан кул арасына керер, терлекне күбәйтергә исәплиләр, эшче кул артык булмас ...

Кәнишне, ай саен исәп-хисап эшләре четерекле икән дә, әмма акчасын алулары бик тә ошап калды Хәкимҗанга. Малай да күндәм генә булып чыкты. Букча күтәреп мәктәпкә китте. «А» хәрефен бик озак өйрәнде өйрәнүен, бара- бара ачылып китәр әле дип өмет иттеләр. Кызларына булышырга мөмкинлек туганга бигрәк тә шатландылар алар.

Тагын берәрне алабызмы әллә? – дип оеткы салды Хәкимҗан хатынына. - Бер янына икенчесе сыяр. Бер пешергән ашың барыбызга да җитәр. Акчаның артыгы булмый.

Сәлимәне артык үгетләргә туры килмәде. Әлеге таныш детдомнан тагын бер малайга документ төзеделәр.

Шул гына кирәк булган икән Хәкимҗанга. Хөкүмәт бит ул балаларны кайгырта, айның аена акчаны тиененә кадәр төгәллек белән күчереп бара. Икенче малай мари милләтеннән иде, Валерик, яшькә дә олырак. Татар телен бөтенләй белми, имеш. Бер-берсе белән аңлашыр өчен, галәдә тулысынча урысча сөйләшүгә күчтеләр. Хәкимҗан белән хатыны да вата-кыра урысча сөйләшә, Ирек тә белгән килеш бер кәлимә татар сүзен әйтми башлады.

Малайларга эш табылды. Сарык үрчетү файдалы икән ул, тиз үрчиләр, алучысы табылып кына тора. Зур абзарның яртысын шулар басты. Акчага инде шактый иркен яши башладылар алар. Сәлимә көн саен кибеткә чыгып урый, Хәкимҗаның да кесәсе буш тормый. Хәзер кияү «бабакай» дип өтәләнеп кенә тора, аңлый ярдәм кайдан килгәнен.

Ел үттеме, Сәлимә аптыратты ирен:

Бер кыз да кирәк безгә. Сезгә ашарга пешереп, күлмәк-ыштаннарыгызны юып өлгертә алмыйм, - дип чәпчеп чыкты. Өченчесе хакында Хәкимҗан үзе дә уйлаштыргалап йөри иде инде. Өзә суктылар да, Маша исемле кыз бала алып кайттылар.

Авыл халкы арасында озын теллеләр табылды. Имеш, алар акчага кызыгып ятимнәр җыялар икән, ятимнәр ризыгын ашыйлар, мескеннәр баш күтәрми эшлиләр, ялчы урынына тоталар бичараларны, фәлән-фәсмәтән. Кешенең авызын каплап булмый, артык игътибарга алмады мондый гайбәтләрне Хәкимҗан. Тәрбиягә алган балаларны какмый-сукмый, тамакларын туйдыра, өс-башлары бөтен. Тагын ни кирәк? Бераз катырак тотына анысы, ну бит эшкә өйрәнеп үссеннәр, үзалга дөнья көтә башласалар кирәк булыр. Дөресен генә әйткәндә, кеше баласы синең балаң булмый инде ул, барыбер монда детдом шартларыннан яхшырак алар өчен.

Шулай ике-өч еллап вакыт үтеп китте. Хәкимҗан өр-яңа машина алып утырды. Өйне киңәйтеп, тагын бер зур бүлмә өстәде, күп кешегә күп кирәк. Абзарда алмаш-тилмәш алты баш үгез симертте. Ялгыз башы түгел бит, ярдәмчеләр бар. Хәрәкәттә – бәрәкәт ди, көн буена телевизор каршында утырганчы, саф һавада терлек арасында йөриләр, тәнгә сихәт, җанга дәва була. Балалар файдасына барысы ...

Балаларның шул хикмәте бар: тиз үсәләр алар, үскән саен үзгәрә баралар. Хәкимҗан тәрбияләгән нарасыйлар яхшы тормыштан детдомга килеп эләкмәгәннәрдер инде. Андый балаларның ата-аналары барып чыккан сәрхуш булалар яки читлек артында үтә гомерләре. Безнең халыкта «кан тарта», – дигән гыйбарә бар. Алыштырып куйдылармыни күндәм Ирекне, тыңлаучан Валерикны! Өйне бер итеп, канга батып сугыша башладылар малайлар, мәктәптә тегеләрнең гел тәртипләреннән зарландылар. Хәкимҗанның сүзләрен колакка да элмәделәр. Аларга гел урам киләпләп йөрергә генә булсын. Әллә нинди тарихларга очрап беттеләр. Маша да Сәлимәне акыртып кына куяр булды. Балалар өчәүләп бер сүздән булып алдылар.

Безнең акчага яшисез, эш кушарга хакыгыз юк, – дип кенә җиффәрәләр хәзер. Тәмам башы катты Хәкимҗанның, алган акчалары да шатлык китерми башлады. Теге фатир да бәхетле булмады кызлары өчен. Кияү кеше гаиләсен ташлап чыгып китте. Ни-нәрсә сәбәп булгандыр инде ...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100