«Үләм дип уйладым, балалар белән хушлаштым»: атышта исән калган укытучы судта җавап бирде
Ватык репродуктор аркасында укытучы кабинет ишеген бикләргә өлгермәгән, ләкин гомерләре өзелгән балаларның әти-әниләре, аның вакыты җитәрлек булган, дип исәплиләр. Бу хакта kazanfirst.ru журналисты Аделя Рахматуллина яза.
Илназ Галәвиевкә карата чираттагы утырыш үтәчәк зал бүлмәсе кинәт үзгәрү сәбәпле, җыелган бар пресса Татарстан Югары судының дүртенче катына юл тотты. Зыян күрүчеләр бу вакытка анда җыелган иде инде. Үтерелгән балаларның әниләре, ярсып, нидер сөйләшә. Бер читтә кулы бәйләнгән ханым утыра, кешеләр залга кереп утырганчы, ул берни сөйләшмәде. Монда аның белән истерика башланды: «аквариум»да утырган Галәвиевне күрүгә, ул «балалар, балалар» дип сөйләнә-сөйләнә, кычкырып елый башлады. Бу – татар теле укытучысы Диләрә Галиуллина. Фаҗига булган көнне ул һөҗүмгә эләккән 8А сыйныфында дәрестә булган һәм атыштан исән калган.
Аның күзләре буш иде
Ханым тынычланганчы, суд башка зыян күрүчеләрдән сорау ала торды. Беренче булып, сорауларга математика укытучысы Анастасия Поликарпова җавап бирде. Ул хезмәтттәше Венера Айзатованың үтерелүенә шаһит булган. Ул көнне укытучы ханым 7Б сыйныфында беренче катта дәрес алып бара, шартлаган тавышлар ишетеп, ни булганын карарга коридорга чыга.
– Ишекне аз гына ачтым, ә анда Венера Солтановна ята, мин аны билгә кадәр генә күрдем, киеменнән таныдым. Янында ул тора иде... гаепләнүче, кап-карадан киенгән, кулында корал. Ул миңа карады, мин – аңа. Башта берни дә аңламадым, Венера Солтановнаның хәле начарланган, ахры, дип, янына килмәкче булдым. Гаепләнүченең аның янында торуы күңелемдә бер шик тә уятмады. Аның күзләрендә агрессия түгел, бушлык, салкынлык, хиссезлек иде. Шул вакыт радиодан директорның тавышын ишеттем, аның интонациясеннән үк ниндидер куркыныч хәл туганлыгын аңладым. Болар барысы мизгел эчендә булды, секунд эчендә: ишекне ачтым, күрдем, белдерүне ишеттем, шундук ишекне яптым, – дип искә төшерә Поликарпова.
Ханым ишекне япкач, ачкычны таба алмыйлар. Ул ишекне бар көче белән үзе тартып тора. Укучылар тәрәзәләрне ача башлыйлар, әмма тәрәзәләрдә – рәшәткәләр. Бары тик бер генә рәшәткәне ача алалар, һәм класс шуның аша тулысынча мәктәп ишегалдына чыга. Соңгы булып, Поликарпова чыга, ул тәрәзә төбенә менеп баскач, шартлау дулкыны аны тәрәзәгә китереп бәрә. Бу сыйныфтан бер кызның умыртка сөяге сына.
Ишегалдына чыгу белән, Поликарпова балаларга йөгерергә кушып кычкыра, мәктәп территориясеннән читкәрәк чабарга куша, куа. Мәктәп ишегалдын укучылар пулялар сызгыруы астында үтә – аларга мәктәп тәрәзәләреннән аталар. Шулай да, койма буена барысы да килеп җитә. Һөҗүм итүченең йөзен укытучы күрми, чөнки ул кара битлек белән капланган була. Әмма күзләрен аерымачык хәтерендә калдыра.
Галәвиев утырыш буе гайре табигый позада утыра: башы тезләренә кадәр иелгән, гәүдәсенең өске өлеше идән белән параллель диярлек. Зыян күрүчеләргә ул йөзен күрсәтмәскә тырыша, һәм басып, судьяның дежур сорауларына җавап бирергә туры килгәндә дә тураймый.
– Сез гаепләнүчене таныйсызмы? – дип мөрәҗәгать итте укытучыга суд рәисе. – Галәвиев, зыян күрүчегә карагыз әле! Галәвиев! Галәвиев?!
Ләкин егетне кемгә дә булса карарга мәҗбүр итү файдасыз булып чыкты. Атучы башын күтәрми, хәтта пыялага шакыганнан соң да, юк дигәнне аңлатып, җиңелчә баш чайкый.
Поликарпова сыйныфындагы кыз, умырткасының күпсанлы сынуларыннан соң, хәзер өендә торып укый. Ул утыра, авырлык күтәрә, ерак арага хәрәкәтләнә алмый, туктаусыз авыртуны киметә торган көчле препаратлар эчәргә мәҗбүр. Психикасы тәмам бозылган: әле илереп елый, әле шашып көлә. Бала елаган тавышка түзәлми, телевизор карый алмый, теләсә нинди көчле тавыштан кызның паника һәм истерика башлана. Кәефе уйнаклап кына тора: тупас сүз әйтергә һәм эченә йомылырга мөмкин, икенче караганда, бар дусларын һәм танышларын өенә чакырырга тели. 11 май фаҗигасенә кадәр аның белән бар да тәртиптә булган.
Ничек сез ишекне яба алмадыгыз?
Инглиз теле укытучысы Динә Гыйльмуллина судка бәләкәй баласы белән килгән. Әлеге вакыйгалар булганда аның бәби көткән чагы була. Судьяга яшь әнинең җавапларын бәләкәчнең шат тавышлары астында укырга туры килде: башта сабый машина тавышы чыгарып уйнады, аннан судьяның сорауларына кычкырып, «әйе» дип җаваплады.
– Ул миңа ябышкан инде, беркем белән дә калмый, – дип акланды әнисе.
Нәниенә карап, бүленә-бүленә, Гыйльмуллина булган хәлләр турында өзеп-өзеп сөйләде. Ханым 2Д сыйныфында инглиз теле дәресе алып барган. Кабинетта сыйныф җитәкчесе Венера Айзатова да утырган. Шартлау тавышлары ишетелүгә, педагоглар бер-берсенә караша. Гыйльмуллина дәрестән бүленми, ә Айзатова ни булганын карарга чыгып китә. 107нче кабинет шундый итеп урнашкан: бүлмәдән чыгып киткәч тә, Айзатова Гыйльмуллинаның күз уңында кала.
– Карыйм, Венера Солтановна кире йөгерә, аңа аталар, ул идәнгә егыла. Һөҗүм иткәннәрен аңладым. Балаларга класс түренә үтәргә һәм идәнгә ятарга куштым, ә үзем тәрәзә ача башладым, – дип искә төшерә Гыйльмуллина.
Директорның сыйныф ишеген ябарга кушкан белдерүен ишетсә дә, Гыйльмуллина анда бармый, һөҗүм итүче ишектән үзен күрер дип курка.
– Сез Венера Солтановнаның егылуын күрдегез һәм ишекне япмадыгыз? Ничек инде? Ә әгәр ул, безнекеләргә кергән кебек, сезнең класска да кергән булса? Нишләгән булыр идегез? – атышта үлгән VIII сыйныф укучысының әнисе Регина Волкова, шаккатып, шул сорауны бирә.
– Дулкынланудан мин хәтта ачкычны да таба алмаган булыр идем, мин бу кабинетка бары тик дәрес үткәрергә генә керәм, – дип аптырап җавап бирде ханым.
Чираттагы шартлаудан соң, балаларга тәрәзәдән чыгарга куша Гыйльмуллина. II сыйныф укучыларының җавапларына караганда, укытучы тәрәзәдән беренче булып чыга, аны күреп, балалар артыннан иярә. Кайбер укучыларга тәрәзә аша чыгарга VII класслар ярдәм итә, укытучыларын алар мәктәп ишегалдында гына күрәләр.
«Мин һушыма килдем: бөтенесе ята, каннан күл җәелгән»
Диләрә Галиуллинага «показание бирү» бик авыр. Ул әле һаман да кулын селкетә алмый: дары аның сөяген чәрдәкләгән. Галиуллина – Мәскәүгә дәваланырга җибәрелгәннәрнең берсе. Кулны саклап калу өчен берничә катлаулы операция ясатырга һәм хәтта аяктагы зур балтыр сөягенең бер өлешен күчереп утыртырга туры килә. Зыян күрүче статусында булса да, укытучы судка үз адвокаты белән килгән иде.
Фаҗига буласы көнне Галиуллина 8А классында татар теле дәресе алып бара. Директорның белдерүен, аның тавышындагы шомлы интонацияне ишетә, әмма Әминә Вәлиеваның төгәл ни әйткәнен ишетми. Эвакуация дип уйлый – ә алар мәктәптә еш үтә – һәм классны коридорга алып чыга, әмма анда беркем дә булмый. Укучыларның берсе күрше кабинетка кереп, андагы укытучыдан директорның ни әйтүе турында сорый, аңа «Класска кереп бикләнергә кирәк!» дип җавап бирәләр. Балалар кире кабинетка йөгерә, ләкин Галимуллина кабинет ишеген ябарга өлгерми.
– Яллардан соң балалар сагынышкан, аралашалар, хәтта класстан да чыкмадылар, – дип елый укытучы ханым.
Кабинетка керүгә, ул ачкыч алыр өчен өстәлгә йөгерә, әмма шулчак яңгыраган шартлау аны саңгыраулата. Мәктәп стеналары селкенә, балаларда паника башлана, укытучы аларга парта астына төшәргә куша. Аның сүзләренә караганда, болар барысы санаулы мизгелләр эчендә була. Укытучы ишеккә кадәр барып җитә алмый: кабинетка бәреп кергән Галәвиев ата башлый. Беренче пуля Галиуллинага эләгә, ул аңын югалта.
– Укучы кыз миңа ачкычны ыргытты, мин ишеккә йөгердем, башымда бер генә уй: ишекне бикләргә кирәк! Мин инде бусагага җиткән идем, кораллы кеше пәйда булды, кап-карадан киенгән, ул котырынган, явыз, ата башлады. 19 яшьлек егеткә ул кадәр явызлык каян килгәндер, мин аңламыйм. Беренче пуля миңа эләкте, уң кулымда көчле авырту тойдым. Егылдым, аңымны югалтканмын. Белмим, күпме вакыт үткәндер. Күзләремне ачсам: бөтенесе ята, каннан күл җәелгән... Мин бу күренешне сөйләп-аңлатып бирә алмыйм. Аякларыма баса һәм кайда кем ятканын да карый алмадым. Соңыннан күрәм: икенче рәттәге укучы күзләрен йомды... Үлә, дип уйладым. Балалар белән саубуллаштым, кичерүләрен сорадым. Аннан шул укучының: «Аяк, аяк, минем аягым юк!» – дип кычкырганын ишеттем. «Ярдәм итә алмыйм шул – минем кулым юк», – дип җавап бирдем, – дип искә төшерә ханым.
Кычкырган малайның әнисе сөйләвенә караганда, класста ул бердәнбер исән калган бала була, башкалар тәрәзәдән сикерә. Пуля малайның аягын чәрдәкләгән, ярчык җәрәхәтләре күп. Малай бер генә мизгелгә дә аңын югалтмаган, анда булган бар нәрсәне хәтерли – сорауларга җавапларны ул ябык режимда биргән.
Классташларына атып килгән Галәвиев алдында ул үлгән булып кылана, үтерүче аңа кабат атып тормый. Малай – классының старостасы, Галәвиев килеп җиткәнчегә кадәр укытучыга классташларын тынычландырырга ярдәм иткән, укытучыны тыңларга һәм парта астына төшәргә кушкан.
– Сезнең вакытыгыз ярыйсы ук күп булган – камераларга караганда, ике минут. Нигә сез ишекне бикләмәдегез? Башкалар ишекне куллары белән ябып тартып торган, ни өчен сез ишекне шулай тотып тормадыгыз? – кайгы-хәсрәт баскан ата-аналар Галиуллинадан шулай дип сорады.
– Без, үтерүче килә, дип көтмәдек. Мин ачкычны алам да ишекне биклим, дип уйладым. Нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеге турында хәзер сөйләү җиңел ул. Күз алдына китерегез, зинһар, бу бит – кыска мизгелләр, сез анда юк идегез бит... Аңлыйм, бу – зур фаҗига. Бу – минем дә трагедиям. Мин бу хакта һәр көнне уйлыйм, йокысыз төннәрдә... Булдыра алганымны мин эшләдем. Әгәр белдерүне вакытында ишеткән булсак, без, бөтенесе кебек үк, кабинетны бикләгән, чыкмаган, ни булды, дип сорамаган булыр идек, – дип аклана укытучы.
Галиуллина мәктәп хакимиятен тавыш көчәйткечнең эшләмәве турында кисәтүен, хәтта ул хакта 2020 елның августында вахтадагы журналга язып куюын, директорның ватык репродуктор турында белүен сөйли. Бервакыт класска ике эшче килеп, техника төзеклеген тикшерә һәм колонканың янып чыгуын билгели.
Галиуллина инвалид калган. Аның реабилитациясе әле дәвам итә, ул психолог һәм неврологларда күзәтүдә тора. Рәсми рәвештә вазифасыннан китмәгән, әлегә ул больничныйда санала.
Аделя Рахматуллина