
Кечкенә яшьтәге балалар әти-әнинең кычкыруыннан курка һәм, ачуланганнан соң, күпмедер вакытка әшәкелек эшләүдән туктап тора. Ләкин үсмер яшькә җитәрәк бала кычкырганны ишетми башлый, үз эченә йомыла, әти-әнине чит кеше яки дошман итеп күрә. Балага ешрак кычкырган саен, ул ныграк тыңламый башлый. Психолог Дарья Красило балалар белән кычкырышмыйча гына аңлашу өчен 5 киңәш биргән. Бу хакта KP.RU телеграм-каналында хәбәр ителә.
Өлкән кеше буларак, җаваплылыкны үз өстегезгә алыгыз
Ата-аналар килеп чыккан ситуация өчен җаваплылыкны үз өстенә ала белергә тиеш. Әйтик, бала начар укый яисә бертуктаусыз гаджетларда уен уйнап утыра, ди. Әти яки әни кеше үзенә «Минем нинди гамәлләрем яки хаталарым мондый нәтиҗәгә китерде?» дигән сорау бирергә тиеш. Ягъни, кечкенә бала кебек, ду килеп, аяк терәп нидер таләп итмичә, кычкырмыйча, ызгышмыйча, зур кеше позициясеннән уйларга, эш итәргә һәм сөйләшергә кирәк.
Эмоцияләрегезне аңлагыз
Ни өчен нәкъ менә әлеге ситуация яисә баланың нәкъ менә бу гамәле сезне шулкадәр чыгырдан чыгаруы, ачуыгызга кабуы һәм кычкырырга мәҗбүр итүе турында уйлап карагыз. Бәлки, сез баланың мәнфәгатьләрен, чын ихтыяҗларын һәм теләкләрен аңламыйсыздыр?
Сез – үзегезнең эмоцияләргә хуҗа
Һәр кеше теләсә нинди эмоциональ халәт кичерергә хаклы. Тик сез бер нәрсәне истә тотарга тиеш: бу – фәкать сезнең эмоцияләр. Аларны сез кичерәсез. Димәк, ачуны чыгара торган факторны бетереп булмый икән, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Сезне берәү дә кычкырырга мәҗбүр итми, сез үзегез кычкырасыз. Әгәр моны аңласагыз, бу инде ситуацияне җайга салу һәм кычкыру теләген тыюда беренче адым булачак, ди психолог.
Баланың тормышы белән кызыксыныгыз
Конструктив формада сөйләшергә тырышыгыз. Авторитар басым ясау урынына бала белән хезмәттәшлек итү стратегиясен сайлагыз. Балагызның тормышы, аның кызыксынулары, теләкләре, хыяллары турында белешегез. Салкын яисә мыскыл иткән төсле тонда сөйләшер урынга, йомшак итеп сөйләшеп карагыз, ышаныч уятыгыз. Балага дошман булмавыгызны, аны аңларга һәм бергәләп чишелеш табарга теләвегезне күрсәтегез. Сөйләшү өчен бала ял иткән, эш белән мәшгуль булмаган вакытны сайларга тырышыгыз. Мондый вакытта ул сөйләшү өчен ачык булачак.
Үрнәк күрсәтегез
Ата-аналар еш кына «тәрбияләү – ул сүз белән әйтү, нәрсә дә булса тукып тору, кычкыру» дип уйлап ялгыша. Чынлыкта без балаларны, беренче чиратта, узебезнең үрнәк белән тәрбиялибез. Без көннәр буе офиста компьютер экранына багынып утырабыз. Кичен өйгә кайтсак, тагын шул компьютер каршына барып кунаклыйбыз. Балаларның безнең китап укыганны, кызыксынып, нәрсә дә булса өйрәнгәнне, мавыгып, нәрсә белән дә булса шөгыльләнгәнне күргәне юк. Балалар күзлегеннән карасак, әти-әниләр балалардан берни белән дә аерылмый: алар да шул ук гаджетларны кулыннан төшерми, буш вакытта приставкада уйный.
Балага эшегезнең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлатып карагыз. Нинди бурычлар үтәргә, нинди мәсьәләләр хәл итәргә туры килүе турында сөйләгез. Мәктәптә укыган фәннәрнең кайсылары бу бурычларны үтәргә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүен дә әйтергә була. Мондый сөйләшүләр әти белән әнинең нәрсә белән шөгыльләнүен аңлатып кына калмаячак, бала белән мөнәсәбәтләрне җайларга, арагызны җылытырга, алга таба кычкырышуларсыз аңлаша башларга да ярдәм итәчәк, ди психолог.